Бәйрәм иртәсе конспекты Дуслык белән көчле без

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Дуслык белән көчле без"

Максат: Төрле милләт халыкларына хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү.Идел буе халыклары турында күзаллауларын киңәйтү, белемнәрен баету. Балаларның акыл, хәтер, логик фикер йөртү сәләтен үстерү. Театр, уен сәнгатен үстерүгә, сәнгатьле сөйләм телен үстерүгә булышлык итү. Үз - үзеңне тоту күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлар: төрле милләт киемнәре, республикаларның милли ашлары, төрле милләтләр турында слайдлар.

Балалар белән алдан әзерлек эше: Идел буе халыкларының әкиятләрен уку, халык уеннарын, җырларын, мәкальләрен өйрәнү, шигырьләр ятлау, милли киемнәр, бизәкләр карау.

Барышы:

Хөрмәтле кунаклар, без бүген үзебезнең "Дуслык белән көчле без" кичәсенә кунаклар чакырдык, ә кунаклар гадәти кунаклар гына түгел - алар безнең күршеләр. Алар бөтенесе дә бер тату Идел буе халыклары гаиләсендә яшиләр.

Җыр: Дуслык

Әйдәгез кунаклар белән якыннанрак танышыйк, бәйрәмебезне Татарстан хуҗалары башлап җибәрә, рәхим итегез балалар.

Татар милли киеменнән балалар керәләр: Исәнмесез!

Алып баручы: Исәнмесез, түрдән узыгыз. Карагыз әле дуслар, нинди тәмле баллы чәкчәк алып килгәннәр, чәкчәк - ул татар халкының милли ризыгы. Рәхим итегез безгә, ә сез кайдан килдегез?

Балалар: Татарстанның башкаласы Казан шәһәреннән килдек.

Туган ягым Идел буе,

Анда яши төрле милләтләр Камилә

Татар, рус, чуваш, мари

Башкорт, мордва, удмурт кебекләр.

Һәрхалыкнын бар үз теле,

Әкиятләре, бәет, догалары.

Табышмаклар, мәкаль, әйтем

Үз җырларыhәм үз моннары.

Туган телдә жырлый чишмә,

Туган телдә сайрыйкошлар, Г.Әдилә

Тугантелдә дәшсәмгенә,

Туган җиреммине аңлар.

Туган телем - аннам теле,

Иң борыңгы бабам теле. Алия

Буыннардан буыннарга,

Кучеп килгән заман теле.

Җыр: "Туган тел"

Татар биюе

Алып баручы:

Таң аткач та ин беренче булып

Кояш сибә аңа нурларын.

Бәйрәмебез гөрләп торсын әле

Каршылыйбыз удмурт дусларын.

Удмурт дуслар: чырт-кемес

Исәнмесез түрдән узыгыз. Ә удмурт дуслар безгә Удмуртиянең башкаласы Ижевск каласыннан килгәннәр.

Ут куршеләр булып яшибез без!

Якташ безнең телләр, гәҗитләр Таңсылу

Тынычлык hәм дуслык чәчәк атсын

Уртак безнең гел дә теләкләр!

Алма компоты бүләк итәләр

Удмурт халык уены "Кульяулык белән уен"

Удмурт биюе

Алып баручы: музыкаль бүләгегез өчен рәхмәт балалар. Безнең бәйрәмебезне бизәр өчен мари дуслар да килгән.

Мари дуслар: Пеш сай юлташлак.

Бәрәңге пәрәмәче бүләк итәләр.

Исәнмесез, рәхим итегез. Дусларыбыз безгә Мари республикасының башкаласы - Йошкар-Оладан килгәннәр. Кунакларыбыз безгә үзләренең милли биюләрен бүләк итәрләр.

"Мари биюе"

Тәрбияче: Рәхмәт дуслар. Ә хәзер рус милләте кунакларын сәламлибез.

Балалар: Здравствуйте!

Өстәлгә түгәрәк ипи куялар

Ә сез Россиянең башкаласын беләсезме? (Мәскәү шәһәре). Алар безгә рус биюе һәм җырын алып килгәннәр. Рәхим итегез.

А мы живем в России

У нас леса густые Раил

У нас березы белые

И девочки умелые.

Российский край, моя земля,

Родимые просторы! Ф.Әдилә

У нас и реки и моря,

Поля, леса и горы.

Россия - любимая наша страна

Очень и очень большая она. Искәндәр

Россия - Родина, наш дом

Где вместе дружно мы живем.

Рус биюе

Ә хәзер без әкият иленә кунакка барып кайтабыз.

"Теремок" әкияте

Җыр: По малину в сад пойдем

Төрле милләт халыклары турында слайдлар карау

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген төрле милләт балаларының ничек итеп җырлаганын, биегәнен күрдек. Алар да безнең кебек уйнарга, җырларга, биергә, күңел ачарга яраталар! Алар төрле телдә сөйләшә, ләкин барлык балалар да үзләренең өйләрен, гаиләләрен, туган илләрен яраталар, күңелле, шат, тыныч яшәргә телиләр. Тыныч тормышта дус - тату яшик.





© 2010-2022