Конспект мероприятия Наврузв подгот. гр

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Әй син, Нәүрүз чибәре, язлар белән кил әле!

Максат: 1.Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре милли киемнәре белән таныштыру,

2.Бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү.

3.Балаларда бәйрәм кәефе тудыру.

Җиһазлау: компьютер аша слайдлар , экран , проектор, магнитофон.

Шөгыль барышы.

Милли көй яңгырый.Бүлмә бизәлгән .Ишек башына "Котлы булсын, Нәүрүз! " дип язылган Арткы планга "Әй син , Нәүрүз чибәре , язлар белән кил әле!" дигән язу эленгән.

1Алып баручы. Төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре,ниһаять, безнең көннәргә әйләнеп кайта башлады. Көннең төнне куып җиткән вакытында ерак бабаларыбыз язны-Нәүрүзбикәне каршылаганнар.

Элек заманда бу матур бәйрәм җиргә матур язлар килгәч, туган якларга кошлар кайткач, көннәр җылына башлагач үткәрелгән.Татарлар ул көнне Яңа елны каршы алганнар, ә бәйрәм -Нәүрүз бәйрәме дип аталган. Бәйрәмгә яз кызы-Нәүрүзбикә килгән. Ул кешеләрне яз җитү белән котлап, матур теләкләр теләгән, кешеләр дә матур теләкләрен аңа әйтеп калырга тырышканнар. Өйдән өйгә кереп, теләк теләп, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр бергәләшеп уйнаганнар, җырлаганнар һәм биегәннәр. Хөрмәтле дуслар, без дә бүген Язны-Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелдык.

2ведущая: Здравствуйте дорогие дети, уважаемые гости! Вот и прошла зима, пришла к нам весна - красна, а вместе с ней пришел Татарский народный праздник - Навруз. Слово «Навруз» означает «новый день». Навруз - это период пробуждения природы, наступления тепла и начало весенних полевых работ. Навруз - это праздник урожая, людей труда, мирной жизни. Навруз - это гимн родной природе, праздник всеобщего согласия. А хозяйкой этого праздника является Нәүрүзбикә.

Нәүрүз котлы булсын! Мы вас приглашаем на наш весенний праздник! 3ребенок:

Когда приходит к нам Навруз, цветут сады, цветут поля.

Когда приходит к нам Навруз, весною дышет вся земля!

Когда приходит к нам Навруз, звучит музыка и смех

Поздравления принимаем и сами поздравляем всех!

"Умырзая "Яз килгэн"

Балалар

-Ач ишегең, керәбез,

"Нәүрүз әйтә киләбез.

Әби.

-Керегез,керегез, кунаклар,

Без сезне күптән көтәбез,

Котлы булсын Нәүрүз!

1малай

- Өйдәме түтәй?

Җәтрәк бир күкәй!

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

2малай

- Табакка кабак кирәк.

Май,күкәй, калач кирәк.

Күмәчен дә кызганма.

Озак яшә ,сызланма!

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз мөбаррәк бад !

Кыз

-Дуслар , эшегез уң булсын,

Теләгегез юш булсын

Күңелегез хуш булсын,

Нәүрүз мөбәрәк бад!

Әби

-Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Малай -Тыңлагыз, тыңлыгыз, табигать патшасының фәрманы бар!

1Ал.баручы- Борын-борын заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән!

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

-Әйдәгез әле балалар,

Нәүрүзбикәнең үзен чакырыйк.

Балалар. Нәүрүзбикәү!

1ведущая: Күренми, әйдәгез бергәләп чакырабыз! Нәүрүзбикә!

2ведущая: Нет не идет, ребятки помогите!

Дети: Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә, кил монда!

Нәүрүзбикә. Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Нәүрүз әйтеп үттем мин,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Ал. баручы. Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүзбикә. Ай-Һай матур кызлар күп,

Күңелләре мәрҗан күк,

Егетләр кыздан уңсын,

Юш килсен теләгегез.

Нәүрүзбикә, безнең балалар сина яраткан җырларын , җырлы-уеннарын әзерләделәр. 1 Кумәк уен "Бир кулыңны"

(Кыш бабай керә)

Кыш бабай . Бу нинди тавыш монда? Кем минем йортка хуҗа булган?

1Ал.баручы -Кыш бабай, юкка ачуланасың, биләмәләреңне язга-Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте, Тәрәзәгә күз сал- гөрләп яз килә!

Кыш бабай.

-Туктагыз! Көч сынашмыйча гына язга урын бирү юк!

Нәүрүзбикә.

-Бөтен шартларыңа күнәм,

Кыш бабай.

- Менә кашык , менә күкәй,

Тот кулыңа, чибәркәй,

Син дә йөгер, мин дә калмам!(узышалар)

1 уен "Күкәй ташу"(2 кечкенәләр т.)

2 уен "Таяк тартышу"(урт төр. )

3 уен" Кар җыю"( кечкенәләр т.)

1Ал.баручы:

  • Ребята вот давние времена играли такую игру послушаем и посмотрим. Җырлы-уен.

  • "Чума үрдәк, чума каз" "Капельки"

Кыш бабай.

-Тагын бер шартым бар -

Бие, бие, чибәркәй, мине узалмассың син,

Син яшь , мин карт булсам да,

Биюдә калышмам мин.

(Кыш бабай белән Нәүрүз бииләр ,Кыш бабай егыла.)

Кыш бабай.

-Уф. Ардым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем

Эредем бит, эредем!

1Ал. баручы Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде

Кулга кул тотынышып

Без бәйрәм итик инде.

3 җыр "Матур уен" "Звездочки"

4 җыр "Зәңгәр чәчәк" "Улыбка"

5 җыр " Яз килгән" " "

(ярышлар, җырлы биюле уеннар үткәрелә)

4 уен " Чүлмәк вату"(урт т.)

5 уен Капчык киеп йөгерү" (зурлар т)

6 уен "Канат тарту"(зурлар т)

Нәүрүз. Кадерле дуслар! Минем сезгә бер үтенечем бар, табигатьне саклагыз! Елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр кугебезне болытлар капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын! Берегите нашу природу!

Алып баручы. Барчабызга да яңа бәхетле тормыш алып килә торган яз булсын! Хушыгыз, сау- сәламәт булыгыз!



© 2010-2022