Занятие по татарскому языку Кояшлы табын

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Фән һәм мәгариф министырлыгы Сарман Муниципаль районы башкарма комитетының белем бирү бүлеге



"Кояшлы табын"

зурлар төркеме


Муниципаль мәктәпкәчә тәрбия бирү 1-нче категорияле тәрбияче

учреждениясе гомуми үстерү Давлетзяеова Регина Дамировна

төрендәге Җәлил бистәсенең 6 нчы

"Теремкәй" балалар бакчасы


2012

Максат. Балаларны милли ризыклар белән таныштыру. Икмәккә, ипикәйгә карата ихтирам тәрбияләү. Икмәкне кадерләү. Борвнгы бабаларыбыз йолалары белән таныштырып үтү. Табындагы ризыкларга битараф булмау, хөрмәтләү. Икмәкнең валчыгы да кадерле булуын аңлату.

Кирәкле әйберләр: кызларга һәм малайларга костюмнар, ипи өчен салфетка һәм сөлге, самовар, чәчәкләр, татар халык ашлары дигән стенд һәм татар халык ашлары - ризыклар.

Эш барышы: (балалар тезелеп басалар).

Алып барычу: Балалар безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз кул эшләренә, җырга биюгә бик сәлатле булулары белән бергә аш-суга да оста булганнар. Алар тәмле-тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Бүген бездә гадәти булмаган кичә.

1 бала. Зурлап олы бәйрәмне

Җыелды татлы ашлар

Гөбәдия, бәлешләр

Пәрәмәч, өчпочмаклар.

2 бала. "Теремкәй" бакчасына

Җыелдылар күп булып

Утыралар тезелеп

Кабарып өстәл тулып.

3 бала. (Алып баручы гөбәдияне бирә)

Менә табын түрендә

Гөбәдия куренде

Йөзе шат, көлеп тора

Хуш исе бөркелеп тора.

(Алып баручы гөбәдияне алып остәлгә куя)

Алып баручы: Уз әйдә гөбәдия

Уз әйдә түребезгә.

(Алып баручы чәк-чәкне балага бирә)

4 бала. Табын яме чәк-чәк дигән

Сүзләр йөри түгелме?

Һәрбер туйның иң түрендә

Урын ала түгелме?

(Алып баручы чәк-чәкне өстәлгә алып куя).

5 бала. Баллы чәк-чәккә куңеле

Күтәрелә балаларның

Хәзер инде тыпыр-тыпыр

Биисе бар аларның.

Җырлы-бию: "Бир кулыңны миндә бирәм".

6 бала. Табын түрен һәрчак бизи

Майда пешкән кош теле

Авыз итми һич тә китми

Килгән кунак билгеле.

(Кош теле өстәлгә куя)

7 бала.Утырсам тик менә

Тыйнак кына тик кенә

Эчем тулы ит кенә

Май белән бәрәңге генә.

(Бәлешне өстәлгә куя)

8 бала. Иттән генә торсам да

Майга чумып чыксамда

Миндә бик тәмле булам

(Пәрәмәчне өстәлгә куя).

9 бала. Менә мине әйткәндә

Мин бит төрлечә булам

Бер пешкәндә ит белән

Бер алма белә тулам

Мине дә тәмле диләр

Табынның яме диләр.

(Бөккән (бәрәңге тәкәсе) өстәлгә куя)

Җыр "Кояшлы табын"

Игенче керә: (милли киемнән, кулында чигуле сөлге белән түгәрәк ипи).

Кулымда яңа гына мичтән чыккан күпереп торган пешкән түгәрәк икмәк. Никадәр мәртәбәле, кадерле ул. Әллә нинди ризыклар торсада аннан башка табынның яме юк. Табын падишаһы, тормыш падишаһы ул. Ул тамагыбыз тук, тормышыбыз мул булуын раслый.

10 бала. Иркен кырларның исен

Кояшның тәмен төсен

Җир әңкәбезнең көчен

Үзенә җыйган өчен

Бергә: Дөньяның тиңсез ашы

Табыннарның кояшы

Ипикәй диләр аны.

Игенче: Дөрес балалар

Ипекәй Һәркөн кирәк

Ул тәмледән тәмлерәк

Ул тыйнак ләкин көчле

Онытмагыз игенче.

Алып баручы: Иген игү борынгыдан иң изге, иң мөкәтдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрен җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча юынганнар, үзләренең чиста күлмәкләрен кигәннәр. Хәзер без икенче заманда яшибез әммә икмәк эллеккегечә кадерле. (икмәкне алып өстәлгә куя).



Җыр "Икмәк кадере".

Шул ук көйгә балалар белән кызлар биюе.

11 бала. Өстәлдә икмәк

Ашъяулык япкан

Икмәк кадерен

Мин яхшы беләм.

12 бала. Тәмле хуш исен

Өйгә тараткан

Үзем үскәчтә

Игенче булам.

Алып баручы: Икмәк Һәр тыбынның түрендә тора, икмәк ул тормыш тоткасы. Шуңа күрә аның кадерен белергә кирәк. Ә сез икмәк, ипекәй турында нинди әйтемнәр, мәкалләр беләсез.

Балалар әйтә

  1. Ипи валчыгын коеп ашама, ипинең рәнҗеше төшәр.

  2. Ипи өстенә әйбер куйма, ипидән өстеп әйбер юк.

  3. Ипикәйнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.

  4. Сыныгыңны ашап бетер, бәхетеңне калдырасың бит.

  5. Җир кемнеке ипи шуныкы.

  6. Икмәк тормыш нигезе.

Алып баручы: Бүгенге иртәдә без икмәккә татар халкының милли ашларына дан җырладык. Ул шулай тиештә. Тау хәтле хезмәт җимеше булган бу ризыкларга без битараф карарга тиеш түгел. Без аларны кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә яшиячәкбез.



Җыр "Кунаклар".

Без әзерләдек табын

Китереп бөтен ягын

Уртага куйдык чәчәк

Чәчәк яныны чәк-чәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле.

Сумса, бәлеш, очпочмак

Гөбәдия һәм коймак

Һәркемгә чыгар өлеш

Бар кыстыбый һәм бәлеш

Җитешегез кунаклар

Кыстатмагыз кунаклар

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз кунаклар.

Икмәк кадере

Арып ашыгып кайтсам өемә (2)

Икмәк пеште дип сеңлем сөенә

Әни каерып, телде бер телем (2)

Их тәмле икмәк (2) чак-чак (3),

Йөталадым телем

Тамагым туйгач уйныйм, көләм мин

Икмәк кадерен (3)

Бик нык беләм мин.

Кояшлы табын

Иртәнге табын янында

Кашык чокыр тәлинкә

Уртага чәчәк куелган

Барсы нурга коенган.

Кояш уйный тәрәзәдә

Уйный өстәл өстендә

Кояш минем битләремдә

Коена чәем эчендә.

Сөлге ашъяулык чугында

Әниенмнең йөзендә

Кояш туган ил күгендә

Кояш табын түрендә.

© 2010-2022