Занятие на тему: Хезмэткэ хормэт

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә

сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

Бурычлар:

1.Балаларда хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

2.Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

3.Өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату.

Сүзлек: һөнәр, хезмәт иясе, табиб, шифаханә, ашханә.

Җиһазлар: һөнәр ияләре һәм хезмәт кораллары күрсәтелгән рәсемнәр, слайдлар, мультфильм, аудиоязмада "Кәрия- Зәкәрия" көе, фотоаппарат, туп.

Эшчәнлек барышы

1.Әңгәмә.

- Сез балалар бакчасына йөрисез. Безнең балалар бакчасы ничек атала?

(безнең балалар бакчасы "Ромашка" дип атала)

- Сез ни өчен балалар бакчасына киләсез?(чөнки әти- әниләр эшкә китәләр)

- ....синең әниең( әтиең) кем булып эшли?

Алар төрле эшләрдә эшлиләр, төрле һөнәр ияләре.

-....син үскәч кем булырга телисең?

-Балалар, без хәзер мультфильмнардан өзекләр карап китәбез. Игътибар белән карагыз, анда нинди һөнәр ияләре бар (мультфильмнар карыйлар).

Сез бик күп һөнәрләр беләсез. Менә шул һөнәрләр турында табышмаклар уйлап әйтегез әле (кем җавапны әйтә, шул бала рәсемне тактага куя).

2.Табышмаклар.

  • Кем безгә тәмле итеп ашлар пешерә?( пешекче)

  • Салкын тисә, ярдәм сорап, кем янына барабыз?( табиб)

  • Кем безгә матур киемнәр тегә?( тегүче)

  • Өйрәтә балаларны укырга, язырга, табигатьне сакларга (укытучы)

  • Иртән- иртүк тора

Барсын эшкә илтә (шофер)

  • Ул салган биек йортларда

Балкып кабына утлар

Кем икән ул, әйтегез?(төзүче)

  • Кайчы ала кулына

Чәчне бик оста кисә (чәчтараш)

  • Кем санарга, уйнарга

Дус булырга өйрәтә( тәрбияче)

  • Өйдән-өйгә хат ташый

Газет- журнал тарата( хат ташучы)

  • Ул эшли зур кибеттә,

Конфет-прәнник сата

Я, әйтегез, кем була?(сатучы)

Хәзер, балалар, түгәрәктә уйнап алабыз.

3.Сүзле уен"Кем нәрсә эшли?"( туп белән)

пешекче-пешерә

табиб- дәвалый

тегүче- тегә

укытучы- укыта

шофер- машина йөртә

төзүче- төзи

чәчтараш- чәч кисә

тәрбияче- тәрбияли

хат ташучы- хат ташый

сатучы- сата

җырчы- җырлый

Җырлы уен"Кәрия- Зәкәрия"

4.Уен "Кемгә нәрсә кирәк?"

Һәрбер һөнәр иясенә эшләү өчен хезмәт коралы кирәк.

Ике командага бүленәбез:1) "Өлгерләр"командасы

2) "Җитезләр" командасы

Кайсы команда тизрәк җыя( музыка куела)

5. Балалар, бар шундый һөнәр ияләре, алар газета- җурналларга мәгълүмәт җыеп тапшыралар. Кем әле ул?(корреспондент). Безгә хәзер корреспондент килә.

(корреспондент керә, балалар табиб белән пешекче турында сөйлиләр).

Мәкальләр.

1)Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.

2)Эшләп ашасаң, тәмле булыр.

3)Эш сөйгәнне- ил сөйгән.

4)Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

5)Хезмәт кешене бизи.

6)Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

7)Эшнең ояты юк.

8)Кем эшләми, шул ашамый.

9)Хезмәт иясе- хөрмәт иясе.

10)Эш беткәч уйнарга ярый.

Корреспондент: Балалар, сез һөнәр ияләре турында бик күп мәгълүмәт бирдегез, матур итеп сөйләдегез. мин сезнең чыгышларны газетага тапшырырмын(чыгып китә).

6. Дидактик уен "Кем кайда эшли?".

- Балалар, олы кешеләр кайда гына яшәсәләрдә, авылдамы.шәһәрдәме, алар нинди дә булса эштә эшлиләр.

Монда 3 рәсем: 1) авыл өе

2)шәһәр йорты

3)авыл һәм шәһәр йорты

Мин сезгә төрле һөнәр ияләре сүрәтләнгән рәсемнәр таратам. Һәрберегез игътибар белән үзенең рәсемен карый һәм уйлый,анда сүрәтләнгән һөнәр иясе кайда эшләргә мөмкин: авылдамы, шәһәрдәме,бәлкем авылда да шәһәрдә дә. Көй уйный башлагач, сез " эшкә китәсез". Көй туктау белән сез үзегезнең һөнәргә туры килә торган рәсем янына басасыз(тикшереп чыгабыз).

7.Сез үскәч нинди дә булса үзегезгә охшаган һөнәрне сайлыячаксыз. Шуңа күрә, кечкенәдән үк эш сөеп үсәргә кирәк. Һәр эшне күңел биреп, тырышып башкару әһәмиятле. Эшкә өйрәнү өчен иң элек теләк, аннан тырышлык, түземлелек кирәк. "Хезмәт сөйгән- хөрмәтле" дигән халык. Ялкауларны гомер- гомергә яратмаганнар.

Шуңа күрә, һәркем хезмәттә катнашырга тиеш. Бүген барыгызда актив катнашты. Катнашып, уйлап җавап бирү, шулай ук сезнең тырышлык, хезмәт.



© 2010-2022