Праздник Веселый Сабантуй (старшая группа)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6

Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация

«Шугуровский детский сад общеразвивающего вида «Тургай»

(МБДОО «Шугуровский детский сад общеразвивающего вида «Тургай»







Сценарий праздника

«Веселый Сабантуй»

для детей старшего возраста



Провела:

воспитатель по обучению

детей татарскому языку

Кашипова Рамиля Наилевна












2015 г

Әй, күңелле Сабантуй!

Бурычлар: Татар халкының йөзек кашы булырдай бәйрәме-Сабантуе, аның йолалары, уеннары белән таныштыруны дәвам итү.

Бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү, анда катнашырга теләк тудыру.

Халык бәйрәмнәре аша балаларга милли рух, күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә.Чигүле сөлгеләр, төрле төстәге шарлар. Бәйрәм өчен кирәкле атрибутлар: аркан, чүлмәк, чүлмәк ватарга таяк, ат чабышы өчен скакалкалар, капчык, чиккән сөлгеләр, кашыклар, йомырка, чиләк , көянтә, көрәш урынын әзерләү, балаларга бүләкләр.

Алдан эшләнгән эш: Сабантуйга берничә көн калгач, балалар, тәрбиячеләр,музыка җитәкчесе йортттан-йортка кереп, бүләкләр җыялар; жырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнү.

Бәйрәм барышы:

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!

Без бүген татар халкының милли бәйрәме - Сабан туена җыелдык. Сабантуй - ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме! Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар! Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын. Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!

Җыр-бәйрәмсез бер бәйрәм дә

Узмый шуны белегез.

Балаларыбыз бик булган

Концерт карап китегез.

Балалар мәйдан уртасына ярым түгәрәк ясап басалар.

"Сабантуй" җыры

Сабантуе - хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап, җырлап, биеп, көлеп
Бәйрәм итик көн буе.

Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, гөрләп торсын,
Ямьле сабантуйлары.

1 бала:

Шатлыклар күңелебездә,

Ак кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка:

Сабантуй бүген бездә. (Диана)

2 бала:

Сабантуй, сабантуй!

Уйнап- көлеп, җырлап- биеп,

Гөрләп килә Сабантуй! (Мәликә)

3 бала:

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Сабантуй бездә.

Көрәшик тә, ярышыйк та-

Бергә: Сабантуй бүген бездә.(Раяз)

4 бала:

Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм,зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Җыр: " Күңелле безнең Сабантуй!"

1. Бүген бездә Сабантуй,

Биибез дә, җырлыйбыз.

Җырлап-биеп, куанышып,

Сабантуйны зурлыйбыз.

2. Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпырдашып басабыз.

Сабантуй ул, шундый бәйрәм,

Бергә күңел ачабыз.

Кушымта:Сабантуй, Сабантуй,

Чәчү беткән кырларда.

Яңа җырлар өйрндек без,

Сабантуйда җырларга.

5 бала:

Сабантуй -веселый праздник

Это всем давно известно.

Сколько игр и зрелищ разных

Приходите - интересно! (Алия)

6 бала:

Снова песня зазвучала

Подпевай ей и танцуй!

Мы сегодня отмечаем

Бергә: Наш веселый Сабантуй!

7 бала:

И пускай веселье длится

В Сабантуй до темноты.

Всем, кто хочет веселиться

Дарим песни, как цветы.

Җыр: "Сабантуйга барабыз"

Карагыз, карагыз

Сабан туйга барабыз.

Сабан туйга барабыз

Җырлап бүләк алабыз.

Алып баручы:

Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз Сабан туе

Булмаган да күк була.

Сабантуйда нинди ярышлар, уеннар булачагын белми калмагыз: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү , капчык белән сугышу,ат чабышы, аркан тартыш һ.б. уеннар булачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Көрәшчеләр мәйданга рәхим итегез. Ә хәзер сабан туй уеннарын башлыйбыз.

Алып баручы:

Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле, бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк? "Йомырка салынган кашык кабып йөгерү"

(Йөгерүчеләр стартта авызларына агач кашыклар кабып, аңа тавык йомыркасы салалар (башка бер йомры әйбер алырга да мөмкин). Ярыш,йомырканы кашыктан төшермичә, финишка беренче килүдән гыйбарәт. Кашыкка һәм йомыркага кул белән кагылырга ярамый. Йомырка җиргә төшсә, ярышучы уеннан чыга.

Алып баручы:

Кемнәр җитез, кемнәр өлгер?

Минем янга килегез.

Әйдә карыйк ярышып-

Капчык киеп чабышып. "Капчык киеп йөгерү ярышы"

Алып баручы:

Икегезгә ике капчык,

Ягез әле, тотыгыз.

Сабан туенда ярышып,

Сез дә бүләк алыгыз. "Капчык белән сугышу"


Алып баручы: Үзенең җырын сезгә бүләк итә Рәсим Юмагулов. "Татарстан улы мин"

Алып баручы: Әйдәгез дуслар, мәйданга! Сабан туй дәвам итә.

Менә сиңа сулы чиләк

Көянтә эл иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил

Егыла гына күрмә. "Көянтә белән су ташу" уены.

( берничә бала көянтәгә чиләкләр элеп билгеләнгән урыннан йөгереп киләләр.)

Алып баручы:

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам

Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән? "Чүлмәк вату" уены.

(Җиргә чүлмәк куела. Катнашучы аңа арты белән баса. Аның күзен яулык белән бәйлиләр һәм кулына таяк тоттыралар. Сигнал биргәч, чүлмәк янына килеп, аңа таяк белән сугарга тиеш. Чүлмәкне ватучыга бүләк бирелә.)


Алып баручы:

Малайлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларны.
Үзләре дә сынатмыйлар,
Читтә торсын атлары. "Ат чабышы уены"

Алып баручы:

Сабан туе, сабан туе!

Шундый кызык, күңелле,

Ник чыкмаска көрәшергә,

Мин соң егет түгелме? "Татарча көрәш"

(мәйданчыкка мәктәпкә әзерлек малайлары чыга, сөлгеләр белән көрәшәләр).

Батырга сарык рәсеме ясалган медаль бирелә.

Алып баручы: Радел башкаруында җыр тыңлагыз.


Алып баручы:

Булды төрле ярышлар:

Җыр ярышы, атлар чабышы,

Иң кызыгы калды-

Аркан тартышы.

Кайсы команда көчлерәк? "Аркан тартышу"

(Арканны икегә бөклиләр һәм баш-башларын бәйлиләр. Ярышучылар ике командага бүленәләр. Судъя сигналыннан соң тартыша

башлыйлар. Бер команда икенче команданы билгеләнгән сызык аркылы өстерәп чыгаргач, уен тәмамлана).

Алып баручы:

Сабантуй елга бер килә,

Күңелле, олы бәйрәм

Нур өстендә нурлар иңсен,

Биеп алыйк ичмасам.

Әйдәгез, әле балалар, татар көенә бер биеп алыйк әле! Күмәк бию.

Җыр"Кояшлы ил"(Ә. Рәшит сүз., Л.Батыр -Болгари муз.)


Кояшлы ил - безнең ил

Күге аның гел аяз,

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да ,җире дә,

Салават күпере дә

Яңгыры да кары да

Безгә якын бары да.



Сандугачлы урманы

Ашлык тулы кырлары.

Бөтен жиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.


Алып баручы:

Җырлый-җырлый, бии-бии

Бәйрәм иттек бүген дә.

Яз бәйрәме гөрләп шулай

Калсын безнең күңелдә.

Җәйләр килсен мул булып,

Иген уңсын кыр тулып,

Дуслар булсын һәр җирдә,

Тынычлык булсын илдә.

Менә дуслар, көтеп алган Сабан туйлары да тәмам . Барыгызга да саулык, сәламәтлек телим. Сау булыгыз, дуслар!

© 2010-2022