Авторское стихотворение Ана

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Шигырь

Ана

Ана, ана! Ничә телдә яңгырый

Бу изге тел бала телендә.

Күпме милләт булса, шулкадәр тел

Безнең бөек Рәсәй илендә.

Өзгәләнеп: "Әни!" - дия сабый

Әрнуеннән яки шатлыктан.

"Әни" сүзе белән кояш бата,

"Әни" сүзе белән ата таң.

Җир йөзендә әнидән дә якын

Кеше юк шул сабый балага.

Сабыеннан кадерлерәк булган

Бала юк шул газиз анага.

Гомер дәверендә шул якынлык

Дәвам итсен, һич сүрелмәсен.

Үзарада булган якынлыкның

Бер өлеше дә түгелмәсен.

Күпме төннәр ана нарасыен

Керфеген дә какмый тибрәтә.

Күкрәк сөте аша иман бирә, Тәртип, әдәплеккә өйрәтә.


Сабыен тормыш юлына бастыру

Һәр ананың иң зур бурычы.

Анасына карт көнендә бала Ышанычлы терәк булучы.

И, ходаем, баланы анадан,

Ананы баладан аерма.

Ятим итеп хәсрәтләргә салма,

Канатларын, зинһар, каерма.

Җир йөзендә һәрбер сабый бала

Бәхетле булырга хокуклы.

Картайгачтан аналарга күчә

Кечкенә балалар хокукы.

Төнге тынычлыкта ишетелә

Кемнеңдер бик моңлы тавышы.

Бишек җырын көйли газиз ана,

Мәхәббәттән балкый карашы.

"Әлли- бәү, әлли- бәү"...















































































Ана

Ана, ана! Ничә телдә яңгырый

Бу изге тел бала телендә.

Күпме милләт булса, шулкадәр тел

Безнең бөек Рәсәй илендә.

Өзгәләнеп: "Әни!" - дия сабый

Әрнуеннән яки шатлыктан.

"Әни" сүзе белән кояш бата,

"Әни" сүзе белән ата таң.

Җир йөзендә әнидән дә якын

Кеше юк шул сабый балага.

Сабыеннан кадерлерәк булган

Бала юк шул газиз анага.

Гомер дәверендә шул якынлык

Дәвам итсен, һич сүрелмәсен.

Үзарада булган якынлыкның

Бер өлеше дә түгелмәсен.

Күпме төннәр ана нарасыен

Керфеген дә какмый тибрәтә.

Күкрәк сөте аша иман бирә, Тәртип, әдәплеккә өйрәтә.

Сабыен тормыш юлына бастыру

Һәр ананың иң зур бурычы.

Анасына карт көнендә бала Ышанычлы терәк булучы.

И, ходаем, баланы анадан,

Ананы баладан аерма.

Ятим итеп хәсрәтләргә салма,

Канатларын, зинһар, каерма.

Җир йөзендә һәрбер сабый бала

Бәхетле булырга хокуклы.

Картайгачтан аналарга күчә

Кечкенә балалар хокукы.

Төнге тынычлыкта ишетелә

Кемнеңдер бик моңлы тавышы.

Бишек җырын көйли газиз ана,

Мәхәббәттән балкый карашы.

"Әлли- бәү, әлли- бәү"...



© 2010-2022