Конспект - занятия по театральной деятельности для подготовительной группы Кызыклы шәкерт

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Дәү әнидә кунакта.

Максат:

Г.Тукай иҗатын сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлар:

-Шигырьдәге төп фикерне аңларга, әсәрне сәхнәләштерергә

өйрәтүне дәвам итү.

-Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен

үстерү.

-балаларны әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;

-иҗади сәләтләрен үстерү;

-шагыйрнең иҗаты аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Сүзлек: шагыйрь, язучы, ятим, аума, газаплыйсың, ауный-

сым килә, маэмай, яшьләй, җайсыз, каткач буыннар, уңайсыз, театр, тамаша.

Җиһазлар: магнитофон, эт битлеге,бабай һәм малай өчен костюмнар, «Шагыйрьнең балачагы» поэмасы буенча слайдлар яки рәсемнәр, аудиотасмада "Туган тел"җыры, Йомшаккай курчагы.

Матур әдәбият: К.В.Закирова. «Балачак аланы», 389 бит.

Эшчәнлек барышы:

Туган тел көенә балалар төркем бүлмәсенә керә. Урындыкларга утыралар.

Тәрбияче: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак-мәкальләребезне, моңлы hәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Шул вакыт телефон шалтырый.

Диалог (телефоннан Дәү әни белән сөйләшү):

-Исәнмесез, балакайларым!

--Алло, исәнмесез, Дәүәни!

-Балакайларым . Бүген бездә театр була. Без сезне Йомшаккай белән көтеп калабыз.Рәхим итеп килегез.

-Ярар, рәхмәт Дәү әни, килербез.

-Балалар, бүген без сезнең белән Дәү әнигә кунакка барырбыз.

- Сез ничек уйлыйсыз, башта нәрсә эшләргә кирәк?

(матур итеп киенергә, күчтәнәч алырга)

-Менә матур итеп киендек, чәчләребезне тарадык, күчтәнәчне алдык. Юлга чыгыйк.

Балалар түгәрәккә басып матур итеп атлыйлар һәм тизәйткечләр әйтәләр.

Менә килеп тә җиттек.

-Әйдәгез әле теарда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен искә төшерик.

-Ә нәрсә соң ул театр? (тамашалар күрсәтү)

-Театрны кемнәр куя?

-Карап утыручыларны кемнәр дип атыйлар?

Дөрес җавап бирдегез. Театр тукталышына килеп тә җиттек.Ә хәзер нишләргә кирәк?(билет сатып алырга кирәк)

Балалар касса янына килеп билет сатып алалар.

Йомшаккай: Дәү әнием, дәү әнием, кунаклар килеп җиттеләр бит, тавышлары ишетелә,

мияу-у-у, мияу-у-у.

Дәү әни: Шулаймы, Йомшаккаем, ачыйк киң итеп ишекләрне, бирик сәхнәнең түрен кадерле кунакларга. Рәхим итегез, көтеп алынган кунаклар.Балаларны дәү әни һәм Йомшаккай каршы ала. Алар бер -бер артлы балалар белән исәнләшәләр

Балалар кереп үз урыннырын алалар.

Дәү әни балаларга сораулар бирә.

«Г.Тукайның тормыш юлы».

- Тукай кайсы айда туган?

- Әти-әнисе турында нәрсәләр беләсез?

- Сез аның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез?

- Ни өчен Г.Тукай иҗатын без бүгенге көндә дә өйрәнәбез?

- Г.Тукай əсəрлəре безне нәрсәгә өйрәтә?

Тәрбиче:

Театрны бар да ярата,

Өлкәннәр һәм балалар.

Матур иттереп уйнасаң,

Бөтенесе тыңларлар.

Йомшаккай: Ә хәзер Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт»шигырен 25 -енче "Әкият"балалар бакчасы артистлары сәхнәләштерүендә рәхим итеп карагыз.

Шигырьне сәхнәләштерү: Г.Тукай. «Кызыклы шәкерт».

Дәү әни:Балакайларым шигырьне сәхнәләштерү сезгә ошадымы?

Рольләрне башкардылар:Малай-Х.Камил, Акбай -Софья, бабай-Ш.Камил.

Тәрбиче:Әйдәгез, Дәү әнигә, артистларга, Йомшаккайга рәхмәт әйтеп саубуллашыйк.

Тәрбияче:төркемебезгә кайтыйк.

Физкультминутка ярдәмендә кайту хәрәкәтләре ясыйлар.

Тәрбияче:Менә кайтып та җиттек. Без сезнең белән кая бардык? Нәрсә карадык?

Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен сәхнәләштергәннән соң балаларга сораулар:

- Малай Акбайны нәрсә эшләргә өйрәтә?

- Акбай ничек итеп җавап бирә?

- Малай Акбайны ни өчен ачулана?

- Шигырь нəрсəгə өйрəтə?

7. Дидактик уен «Табышмакның җавабын әйт - кайсы әсәрдән

икәнен бел!»

а) Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк. («Безнең гаилә»)

в) Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. («Бала белән күбәләк»)

д) Урманнан чыгар, үзе чабар. («Бичара куян»)

б) Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми аңа. («Гали белән кәҗә»)

ж) Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта, тукта и карак!» («Су

анасы»)

г) Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... (сарык). («Кәҗә белән сарык әкияте»)

е) Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

«Былтыр кысты»,- дип акыра,

Туганнарын чакыра. («Шүрәле»)

«Су анасы» уенын уйнау. Уенны алып баручы - Су анасы, күзләре бәйләнгән килеш, түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар, кулга-кул тотынып җырлый-җырлый аның янында әйләнеп йөриләр.

Су анасы, Су анасы,

Су астынданиләр бар?

Кил биречык, кил биречык

Безнеңбеләнуйнарга.

Уйнаучылар туктап калалар. Су анасы аларга якынрак килә һәм бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Капшап карап, ул аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы була. (Дөрес әйткән уенчыСу анасы итеп сайлана).

Балалар бүгенге шөгылебез тәмам. Сезгә барыгызга да зур рәхмәт.

Тәрбияче:

Туган телдә hәрбер хисне

Җөмләгә төреп була.

Әйтергә теләгәнеңне

Әйтеп бетереп була.

Туган телдә тик бер хисне

Җөмләгә төреп булмый;

Аны ничек яратканны

Әйтеп бетереп булмый.







Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

25-енче «Әкият» балалар бакчасы

зурлар 6 - нчы санлы төркеме.













Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт»шигырен сәхнәләштерү.

"Дәү әнидә кунакта"


















тәрбияче:

I Категорияле педагог Шакирова К.Х










Яр Чаллы.



© 2010-2022