Татар төркеме балалары һәм әниләр белән тамаша: Яз-әниләр бәйрәме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яз- әниләр бәйрәме.

Максат:

1. Балаларда үз-үзенне тоту кагыйдәләрен формалаштыруны дәвам итү;

2.Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү, бию хәрәкәтләрен дөрес үтәү ;

3.Баларда әниләргә, әбиләргә карата ихтирамлылык сыйфатлары тәрбияләү;

Балалар матур итеп яз бәйрәменә бизәлгән залга керәләр һәм ярымтүгәрәк булып тезелеп басалар.

1. Балалар бакчабыз гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез,

Без бит бәйрәмгә жыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Газиз әниләрне котлап,

Җырларбыз да биербез.

"Бәйрәм белән сине, әни!

Бәхетле бул!" - диярбез

2.Сегодня день особенный.

Как много в нём улыбок,

Подарков и букетов

И ласковых "спасибо".

Чей день сегодня, знаю я,

А вы скажите сами,

Весенний день в календаре -

Конечно, праздник… (все дети: Мамин!)

Җыр: "Песенка-капель"


Алып баручы: Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, апалар, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да әниләр бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне башлап җибәрәбез!

Җыр: «Зореньки краше и солнца милей»


Алып баручы: Аяклар тими идәнгә. Дәртләнеп биегәндә. Йөрәкләр җырлый берләшеп, Парлашып биик, әйдә.

Музыкаль уен: "Эх зилем-зиләле"


(Залга марта кебек улап Карлсон керә)

Карлсон:Нәрсә, карап торасыз? Урын бирегез миңа туктарга. Трррр.

Алып баручы:. Беркемдә сиңа комачауламый бит, тукта шунда..

Карлсон: Күр әле, күр, миннән башка бәйрәм итеп ятмакчылар, минем борыным сизә сездә бәйрәм икәнен, күчтәнәч тә ашыйсы килә. Сәлам малайлар һәм кызлар. Шаян-наян бәләкәчләр.

Алып баручы:. Тукта әле, тукта Карлсон, син нәрсәдер бутыйсың. Безнең балалар шаян-наян бәләкәчләр түгелләр.

Карлсон: Исәнмесез шат күңелле, көләч йөзле балалар. (исәнләшәләр)

Алып баручы:. Менә хәзер матур итеп исәнләштең, булдырасың бит! Балалар, таныдыгызмы бу кем икәнен? Кем килгән безгә бәйрәмгә? (әйе)

Карлсон: Сез нишлисез монда? Бизәнгәнсез, матур иттереп киенгәнсез, кунаклар чакыргансыз. Неужели сездә бәйрәм?!

Алып баручы: Әйе кадерле Карлсон, Бүген безнең бакча гөрләп тора,

Шаулап тора - күрегез. Без бит бәйрәмгә җыелдык, Әллә шуны белмисез?

Карлсон: Ура! Бәйрәм! Мин белдем! Ә нинди бәйрәм? Туган көнме? Яңа елмы?

Алып баручы: Әй, Карлсон, Яңа ел бәйрәменә син соңладың. Бүген язның беренче бәйрәме- 8 март халык-ара хатын кызлар көне.

Җыр:"Рәхмәт әнием"


Алып баручы: Син аңладыңмы, Карлсон? Бүген балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котлыйлар. Тыңла әле нинди матур шигырьләр өйрәнделәр.

Ә хәзер әниләргә багышланган шигырьләр сөйләп китәбез

3. Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме-

Әниләр, әби- апалар,

Хатын- кызлар бәйрәме.

4. Кояш көлә, мин елмаям

8 нче Март бүген

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

5.Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

6. Сорвал я в поле цветик голубой.

Принесу в подарок маме дорогой.

Я его на платье маме приколю.

Больше всех на свете маму я люблю!

7. Мама нас ласкает,

Солнце согревает.

Солнце, как и мама,

Лишь одно бывает.

9.Йөрәгемнең иң түрендә,

Иң кадерле әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта,

Үрнәк миңа әнием.

10. Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

11. Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем,

Кияргә тырышам.

12.Җырлар җырлап, биеп- биеп,

Түгәрәктә уйныйбыз.

Әниләрне яратабыз,

Аларны без зурлыйбыз.

13.Кто так много успевает, кто красивей всех поет,

С нами вместе поиграет, всех простит и всех поймет?

Знают взрослые и дети, это вовсе не секрет,

Лучше мамы нет на свете и добрее тоже нет!

14. Яблочко румяное

Есть одна не стану я,

Половинку яблочка

Дам любимой мамочке.

15. Поздравляю вновь и вновь милых бабушек и мам,

Я им нежную любовь и букет цветов отдам!

Алып баручы: Кадерле Карлсон, син сизенәсең бугай, кем тагы безнең балалрны шундый итеп ярата?

Карлсон: Конечно, беләм! Ул мин! Мин аларның барсын да яратам!

Алып баручы: Вообще-то мин әбиләр дип уйладым.

16.Минем әби бик әйбәт, гел көлеп кенә тора,

Балакаем, дип әйтеп, сөеп, иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз, ул да безне ярата.

17.Безнең әбидән дә әйбәт кем бар икән дөньяда?

Дорогая бабушка, бабушка моя,

Мы живем, не ссоримся, бабушка и я!

Вместе спать ложимся мы, вместе мы встаем,

И всегда гуляю я с бабушкой вдвоем.

Алып баручы: Сез әбиләр, тыңлагыз,

Балалар сезне сөяләр,

Сезне котлап бүген

Матур җыр бүләк итәләр.

җыр "Дәү әнигә бүләккә".


Карлсон: Күрәм сез матур итеп җырлый да беләсез.Ә менә сез өйдә әниләрегезгә булышасызмы икән?

Малайлар һәм Карлсон башкаруында бию«Керләр юабыз»

Алып баручы: Без һәрвакыт булышырга әзер. Карлсон, син беләсеңме, бүген тагы кемнәр бәйрәме?

Карлсон. Так… без әниләрне, әбиләрне котладык…. Димәк әтиләр?

Алып баручы: Юк, син нәрсә?! 8 Март - ул тагы кызлар бәйрәме. Нинди матур, чибәр, уңган кызларыбыз утыра. Алар биергә дә, җырларга яраталар.Утыр әле, кызлар биегәнне карап.

Карлсон. Ой-ой-ой! Авырды ахрысы илнең беренчы шаяны.

Кызлар башкаруында кулүяулыклар белән бию

Алып баручы: Кадерле Карлсон, нәрсә булды сезнең белән? Син авырыйсыңмы әллә? (Карлсонны карый). Насморк, түгел……. Ютәл дә юк!.... Гриппка да ошамаган.

Карлсон. Миндә жар….(алып баручы Карлсонның башын тотып карый).

Алып баручы. Синдә бер нинди температура да юк.

Карлсон (исе китеп). Ничек юк?! Миндә температура 30-40 градус!

Алып баручы. Ай-ай син хәйләкәр! Бәлки сиңа укол булышыр?

Карлсон.(кызып китә). О-о-о! Мин бәхетсез! Җәлләмисездә, укол белән куркытасыз. Мин сезгә бәйрәмгә очып килүче булдым, көлдерергә тырыштым. Сез мине җәлләмисез дә, баллы берәр нәрсә белән сыйлар идегез Хоть конфет бирегез!

Алып баручы. Конфет кирәкмени сина? Авызыңны ачма ! Мә менә сиңа конфет.

Карлсон: Рәхмәт балалар! Минем белән шаярдыгыз, конфет белән кунак иттегез. Ә әниләрегезгә бүләкләрегез бармы?

Алып баручы. Әйе!

18. Безне назлап үстергәнгә,

Әниләр, рәхмәт сезгә.

Һәрвакытта эшчән булганга.

Әниләр, рәхмәт сезгә.

Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер,

Зур бүләк дип уйлаштык.

19. Милая бабуленька, добрая и нежная,

Подарю тебе я свежие подснежники.

Руки твои теплые вспоминаю я.

Как же это здорово, что ты есть у меня!

Карлсон: Бер минут! Мин хәзер! Чабып китә)

Алып баручы. Нәрсә булган аның белән ? Саубуллашмады да безнең белән

Карлсон (кире килә):Шундый матур көнне сезне биергә чакырырга мөмкинме?

Алып баручы. Бик рәхәтләнеп, балалар әниләрегезне биюгә чакырыгыз.

Музыкалҗ уен" Матур уен"

Карлсон: Менә ничек без күңелле итеп биедек!!! Әйдәгез миңа кунакка!

Алып баручы. Юк, Карлсон, барып чыкмас.Карале без нинди күп. Синең түбәгә без сыймыйбыз. Син үзең безгә кунакка ешрак кил.

Карлсон. Ладно, уговорили! Кичерәм мин сезне. Саубылыгыз! (Улетает)

Алып баручы. Карлсон да үзенә очып китте, безнең бәйрәм дә ахрына җитте. Хушыгыз сау булыгыз.



© 2010-2022