Белем бирү эшчәнлеге Актанышка сәяхәт

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Актанышка сәяхәт»

(Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Актаныш муниципаль районы Богады балалар бакчасы тәрбиячесе

Гаянова И.В.

Белем бирү өлкәләре: танып белү, социаль аралашу,әдәби-эстетик үсеш,сөйлэм теле үсеше,физик үсеш.

Максат. Кече яшьтәге балаларга милли региональ компонент кулланып юлда хәвеф- хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру.

Тәрбия бурычлары: балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, туган җирең белән горурлану сыйфатлары тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, күзәтүчәнлеген, сөйләмен, фикерләү һәм ишетү игътибарлылыгын үстерү.

Белем бирү бурычы: үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү эшен дәвам иттерү,хәрәкәт итү чаралары һәм юл билгеләрен кабатлау турында күзаллауларын киңәйтү;

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, слайдлар,сүзлек өстендә эш, сораулар, әдәби тел, үсендерү, мактау.

Җиһазлау: проектор,ноутбук, экран.

Сүзлек өстендә эш: тәгәрмәч, руль, автобус, тәрәзәләр, шофер, пассажирлар,музей.

Алдан үткәрелгән эш: транспорт турында әңгәмәләр,юл билгеләрен өйрәтү (жәяүлеләр өчен юл, светофор,велосипедта йөрүне рөхсәт итүче һәм тыючы билгеләр), "Иминлек каешын эләктердеңме?" фотоконкурсы.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, исәнмесез! Кәефләрегез ничек? Экрандагы кошларга игътибар итегез әле.( Акчарлак тавышы)

- Ишек шакыйлар.Акчарлак кунакка килгән.

Акчарлак. Хәерле көн балалар! Мин бик күп шәһәрләрне кичкән батыр Акчарлак булам.Мин Агыйдел елгасын бик яратам.Мине Актаныш гербында күргәнегез бармы. (Актаныш районының рәсми символлары - байрак һәм герб. Ике символның да бизәк-сурәтләре бер үк. Байрактагы чыгып килүче кояш районның көнчыгышта урнашуын аңлата. Кояш - озын гомер, активлык билгесе дә булып тора. Ике акчарлак һәм дулкынсыман сызык район аша үткән елгаларның әһәмиятле ролен сурәтли)

Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Сезне Актаныштагы "Туган якны өйрәнү" музеена сәяхәт итәргә чакырам.

Тәрбияче:Акчарлак безне музейга чакыра. Музей -ул безнең тарихи,истәлекле әйберләрне саклый торган изге урын.(Музей сүзен кабатлыйлар) Ерак сәфәргә үзебез белән әйбәт кәеф, кояш нурларын юлдаш итеп алыйк. Әйдәгез, сәяхәткә китәбез.

1.«Транспорт сайлыйбыз» дигән дидактик күнегү (слайд 3)

Карагыз әле, (Күрсәтә:автобус,паровоз,җинел машина) бусы нинди транспорт ? Бу транспорт төре ничек атала? Хәзер үзебезгә транспорт сайлап алырга кирәк. Йә кайсын сайлыйсыз?Ни өчен паровоз сайламадыгыз?( тимер юл кирәк)Актанышта тимер юл юк,молодцы.Ни өчен автобус сайладыгыз?(без күп,җиңел машинага сыймыйбыз)Автобуска утырабыз,(куллар иңсәләрдә,бер-бер артлы басалар)

2. Рәсем буенча эш.Тәрбияче. Туктагыз !Автобус кабынмый.(тавыш тыңлатыла) алга таба бара алмыйбыз. Автобус төзекме, тикшерик әле.

(Тәрбияче слайд 4кә таба төбәп күрсәтә) Рәсемдә автобус күренеше (автобусның силуэты, руль, тәгәрмәчләр, тәрәзәләр,)

Тәрбияче. Сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?Автобус нинди өлешләрдән тора? Автобуска кемнәр утырган? (пассажирлар-кабатлыйлар) Физминутка "Автобус "

3.Юл билгеләрен беләсеңме?

Балалар тәрәзәгә карагыз әле нинди юл билгеләре күрәсез?(слайд 4 тә табышмаклар)

4.Юлда йөрсәң уяу бул!

Балалар без Актанышка килеп җиттек. Автобустан чыкканда кайсы ишектән чыгарга,искә төшерик әле?Төшкәч, кунагыбыз белән танышырбыз.

Кунагыбыз юлларда тәртип саклаучы автоинспектор.

Таныш булыгыз!

Ул безнең юлда,машинада йөрү тәртибен тикшерер. Аның сорауларына җавап бирергә тырышыгыз:

Балалар сез бакчага ничек киләсез?

Сезнең үзегезнең махсус утыргычларыгыз бармы?

Әти-әниләрегез сезне иминлек каешлары белән эләктерәләрме? ("Иминлек каешын эләктердеңме?" фотоконкурсына нәтиҗәләр чыгару,бүләкләү)

Акчарлак: Булдырдыгыз , балалар. "Туган якны өйрәнәбез" музеена барасыбыз бар.Соңга калырга ярамый.(слайд 5,6)

5. "Светофор" уены. Безне сәяхәткә чакырган өчен, акчарлакка рәхмәт әйтик. Аны үзебез яраткан "Светофор" уенына чакырыйк. "Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак".27 нче бит.

6. Күмәк кисеп ябыштыру. Тәрбияче: Безгә музейда бик ошады.Тик безгә кайтырга кирәк.Бергәләп Акчарлакка истәлек бүләге ясарга тәкъдим итәм.Төссез ясалган ватмандагы рәсемне бизәргә кирәк. (1 төркем балалар зебра кисеп беркетәләр, икенчеләр- светофорга төсле түгәрәкләр беркетә)

Белем бирү эшчәнлеге Актанышка сәяхәт

© 2010-2022