Конспект занятия Юл иминлеге иленә сәяхәт

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект: "Юл иминлеге иленә сәяхәт"

Уртанчылар төркеме өчен

Максат:

1) Балаларда туган телләренә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2) Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.

3) Юл билгеләре белән таныштыру, аларны бозмыйча үтәргә кирәклеген кече яшьтән үк балаларга аңлату.

Җиһазлау: Светофор, юл билгеләре, машиналар макеты, туп.

Н. Зарипованын "Балалар бакчасында" җырына балалар бүлмәгә керәләр.

Тәрбияче: Хәерле көн телим һәркемгә,

Елмаеп яшик шулай гөмергә!

Елмаю китмәсен сезнең йөзләрдән,

Яшәү чаткысы балкысын күзләрдән!

Балалар, без сезнең белән бүген юл иминлеге иленә сәяхәткә чыктык. Сез барыгыз да юл белән таныш. Тормышыбыз хәвеф-хәтәрсез үтсен өчен юлда йөргәндә бар кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк.

1 нче бала: Урамда, урамда

Шау-гөр килеп уйныйбыз,

Юлларда, юлларда

Бер дә тәртип бозмыйбыз.

Бер-беребезне хөрмәт итеп,

Урамда йөрик әле.

Кагыйдәне бер дә бозмыйк

Син шофер - мин җәяүле.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Җәяүле белән машина йөртүче үзара дус булган очракта гына безнең тормышыбыз имин һәм тыныч булачак.

Без сезнең белән "Ярый - ярамый" уенын уйнап алабыз. Мин сезгә җөмләләр әйтеп туп ыргытам, ә сез тупны тотып "ярый" яисә "ярамый" диеп әйтерсез. Җөмләләр:

  • Юлда уйнарга…

  • Тукталышта кычкырып сөйләшергә …

  • Өлкәннәргә урын бирергә …

  • Яшел ут янгач юл аша чыгарга ..

  • Машина тәрәзәсеннән башны тыгып барырга …

  • Кызыл ут янгач юл аша чыгарга …

(Сыбызгысын сызгыртып ЮХИДИ хезмәткәре керә).

Инспектор: Исәнмесез, балалар. Сез монда юлда ни эшләп йөрисез?

2 нче бала: Юл билгеләрен өйрәнәбез.

Тәрбияче: Исәнмесез, иптәш инспектор! Без бүген балалар белән юл имимнлеге иленә сәяхәткә чыктык.

Инспектор: Балалар, бу бик тә яхшы булган. Юл билгеләрен белү, кагыйдәләрне үтәү тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Я, әйтегез әле, юл аркылы чыгарга безгә нәрсә ярдәмгә килә?

3 нче бала: Светофор.

Инспектор: Күрәм, сез юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсез.

Тәрбияче: Әйе, иптәш инспектор. Ә хәзер, балалар, без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Без сезнең белән светофорлар турында күп сөйләштек, аларны инде төзеп тә карыйк.

(Балалар өстәл янына килеп светофор рәсемен дөрес итеп җыеп ябыштыралар).

Тәрбияче: Димәк, безнең бу светофор җәяүлеләр өчен. Кызыл төскә - без туктыйбыз, ә яшел төскә - хәрәкәт итәбез. Бераз ял итеп алыйк.

"Без шулай ял итәбез".

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңга - сулга карыйбыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертеп,

Кулларны биетәбез.

Бер алга - артка сузып.

Күңелле ял итәбез!

Инспектор: Балалар, мин сезгә буш кул белән килмәдем. Ягез, тактага карыйк әле. (Юл билгеләре турында презентация карау).

Тәрбияче: Иптәш инспектор, зур рәхмәт сезгә. Без хәзер юлдагы барлык билгеләрнең дә нәрсә аңлатканын яхшы беләбез, шулай бит, балалар?

Балалар: Әйе.

4 нче бала: Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син!

"Юл фәне әлифба"сының

Һәр билгесен ятла син.

5 нче бала:

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич - иртә.

Әти - әниең синең

Сау кайтуыңны көтә!

6 нчы бала:

Һәлакәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

Инспектор: Әйе, балалар, сез бик хаклы. Әйдәгез, хәзер без сезнең белән машиналарга әверелеп "Игътибарлы бул!" уенын уйнап алыйк. (Балалар төрле машиналар төшкән , ә тәрбияче светофор макетын кия). Әгәр мин сезгә кызыл төс күрсәтсәм - тик торасыз; сары төскә - кул чабасыз; яшел төскә - хәрәкәт итәсез.

Инспектор: Күрәм, сез светофорның төсләрен яхшы беләсез. Әле ярый сезне очратканмын. Мин сезнең белән бик куңелле сәяхәт кылдым. Юл кагыйдәләрен беркайчан да онытмагыз, аларны үтәгез.

Тәрбияче: Безнең белән сәяхәт иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт, иптәш инспектор. Балалар, ә сезгә безнең бүгенге сәяхәтебез ошадымы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Ниләр эшләдек без сезнең белән бүген, ягез, искә төшереп үтик әле.

Балалар: Светофор төзедек, уеннар уйнадык, юл билгеләре турында презентация карадык.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Күрәм сәяхәтебез сезгә ошаган. Ә хәзер сәяхәтебезне йомгаклап "Шофер буласым килә" җырын башкарып үтик.

(Җыр җырлыйлар).

Тәрбияче: Балалар, сез барыгыз да бүген бик актив булдыгыз, бөтен сорауларга да дөрес җавап бирдегез, рәхмәт.


© 2010-2022