Юл билгеләрен өйрәтү шөгыль конспекты Юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Экскурсияләрне һәм күзәтүләрне оештыру буенча тематик план

Максат :

Туган як табигате белән балаларны күзәтүләр, экскурсияләр, сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләүне дәвам итү. Гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны табигать белән кызыксынучанлык, аңа сак караш тәрбияләү, үсемлек һәм хайваннарны карап тәрбияләргә омтылыш тәрбияләү. Балада тәрбия чәчәкләргә, бүлмә гөлләренә, үсемлекләргә, хайваннарга һәм кешеләр дөньясының бер-берсе белән бәйләнешле икәнен күрсәтү. Әйләнә - тирә мохит белән бәйләнешләрен арттырып, балаларның игьтибарын, хәтерен, иң гади танып белү, традицион булмаган техника алымнары эшчәнлекләрен үстерүне дәвам итү.

1 - квартал

Балалар белән әңгәмә: "Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү"-сентябрь

"Керпедә кунакта" -ел фасыллары турында белемнәрне татар халык авыз иҗаты аша ныгыту, рәсем шөгыленнән традицион булмаган техника алымын куллану.- октябрь.

Практик эш : Төрле агач яфракларын, чәчәкләрен җыю, альбом ясау - ноябрь.

2- квартал

Әңгәмә : "Яңа ел бәйрәмендә чыршыны күзәтү"- декабрь.

Хикәя, шигырь, табышмаклар белән танышу: "Кышлаучы кошлар"- февраль

Карның үзлекләре белән танышу, рәсемен ясау - январь.

3- квартал

Әңгәмә : "Урман - ул байлыгыбыз" Кыргый хайваннар тормышы белән танышуны дәвам итү - март

Экологик сукмак буенча экскурсия - март

Практик эш : кар астыннан чыккан чүпләрне җыю, бүлмәгә ботаклар, суганнар утырту, күзәтүдән чыгып рәсем ясау- апрель.

4 - квартал

Әңгәмә : "Нигә чәчәкләр шундый матур һәм күп"- тузганак чәчәге рәсемен ясау- июнь.

Бөҗәкләрне күзәтү- июль.

Практик эш : яфрак, чәчәкләрдән гербарий төзү.- август

Көз

Сентябрь

  1. Бүлмә гөлләре белән танышу һәм аларны тәрбияләү ( төпләрен йомшарту, су сибү, яфрак, сабак, чәчәктән торганын аңлату)

  2. Саф һавада : каен, өрәңге агачының коелган яфракларын җыю ( төсен, формасын, зурмы, кечкенәме чагыштыру)

  3. Әңгәмә : сынлы сәнгать эшчәшлегенең яңа технологик алымнарын кулланып яфрак рәсеме ясау.

  4. Агачлар белән танышуны дәвам итү " Агач биек, аңарда яфраклар күп, кәүсә, ботак барлыгын аңлату"

  5. Су белән танышу. Суның үзлекләрен өйрәтү : төссез, иссез, суда коеналар, уенчыклар йөзә.

  6. Балаларның үләннәр, гөлләр (чәчәк атучы гөлләр) турында күзаллауларын ныгыту, үлән яшел, чәчәкләр күп, төрле төсле булалар. Табигать белән кызыксынучанлык һәм аңа сак караш тәрбияләү.

  7. "Көз" картинасы буенча сөйләргә өйрәтү. Табигатькә мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү.

  8. Һава торышын көндәлек билгеләү, күзаллауларын ныгыту.

  9. Яшелчә, җиләк-җимеш белән танышу: еш очрый торган - кыяр, кишер, бәрәңге, алма, чия- карлыган, миләш һ.б.

  10. Яшелчәләрнең рәсемнәрен ясау.

Октябрь

  1. Дидактик уен : "Кайда үсә?,"Кайда яши?, "Серле капчык"- көзге җиләк-җимешләрнең, исемен, төсен, зурлыгына карап аера белү, йорт хайваннарының исемнәрен белү, аерым аларга хас сыйфатларны әйтү.

  2. Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту,:табышмаклар, шигырьләр, сынамышлар, рәсемнәр аша ачык шөгыль күрсәтү.

  3. Кышлаучы кошлар турында сөйләшү. Рәсемнәрен карау,исемнәрен, аларның гәүдә өлешләрен танып әйтергә өйрәтү.

  4. Каен, миләш, өрәңге агачларының яфрагы коелып беткән - шуларны күзәтү, яфракларын җыю.

  5. Чыпчык, күгәрчен белән танышу.(оча, сикерә, ашарга эзли, кешеләрдән курыкмый, куркытырга ярамый). Икесен чагыштыру, аерым якларын әйтү.

  6. Табигать почмагында эшләүне , гөлләр тәрбияләүне дәвам итү. гөлләрнең тузаннарын сөртү, су сибү.

  7. Көзге үзгәрешләргә карата табышмаклар әйтү.рәсемнәр карау.

  8. Кыргый хайваннарның кышка әзерләнүләре ( керпе, аю, төлке, куян, бүре). Рәсемнәрен карау, йөрешләрен йөреп күрсәтү.

  9. Гөмбә рәсемен ясау- яңа технологик алым орлыклар белән эшләү.

Ноябрь

  1. Яңа бүлмә гөлләре утырту.Аны җылы урынга кую, су сибү, үсүен күзәтү, тәрбияләү.

  2. Табигать почмагында эш.

  3. Кошларга җим салу, нинди кошлар килгәнен күзәтү.

  4. Беренче кар яуганын күзәтү. Шатлык һәм табигатькә соклану хисе тәрбияләү.

  5. Тәҗрибә үткәрү. Карны алып керү һәм әзрәктән суга әйләнүен күзәтү.

  6. Коелган яфраклардан гербарий ясау. Аларны тану, нинди агач яфрагы икәнен әйтү.

  7. Йорт кошлары белән танышу. "Әтәч үзенең гаиләсе белән" - хикәя белән танышу. Рәсемнәрен күзәтү.гәүдә өлешләрен истә калдыру, әтәч матур итеп кычкыра, кикриге матур.

  8. Әтәч рәсемен ясау.( кулны карандаш белән төшереп ясау)

Кыш

Декабрь

  1. Бүлмә гөлләрен карап, матур сүзләр кулланып, гөлләрне үстерергә өйрәтү.

  2. Кар яуган участокта үләннәр тере - ләкин алар йокыга талган.

  3. Кышкы табигатькә карата сынамышлар.

  4. Кышкы табигать сүрәтләнгән картина карау. Чыршы агачының ылыслары яшел, аңлату.

  5. Карны күзәтү.Йомшак, юеш, ап-ак, вак, эре бөртекле,кулда карның эрүен күзәтү.

  6. Табышмаклар әйтү.

  7. Участокта саескан дигән кошны күзәтү. Аларга ярдәмчел хисләр, кайгыртучанлык тәрбияләү. Кышкы тормышы турында кыскача сөйләү.

  8. Яңа ел бәйрәме - чыршы агачын күзәтү.

  9. "Кар бөртеге" рәсемен карау. Зәңгәр альбом битенә бармак очлары белән кар бөртекләре ясау.

  10. Кышкы табигатьне күзәтү, матурлыгына, чисталыгына соклану, һава торышын көндәлек күзәтү, әйтү.

Январь

  1. Бүлмә гөлләрен тәрбияләү. Тузаннарын сөртү.

  2. Һава торышын билгеләү.

  3. Җилле көнне агачларны күзәтү.

  4. Кышлаучы кошларның исемнәрен атау. Җим бирү, җимлеккә килгән кошларны күзәтү, алар үз-үзләрен ничек тота.

  5. Тәрәзәдән ясалган кар бабай белән кар кызын карау. Кышкы табигатьтәге матурлыкка соклану.

  6. "Кышкы уеннар" картинасын карау.

  7. Суган утырту, кайчан утырткан, тишелгәнен , үсүен күзәтүләр аша карап язып бару.

  8. Кыш көне кояшның ничек җылытуын билгеләү.

  9. Кешеләрнең киемнәренә игьтибар итү. Табигать белән кеше бәйләнешле.

  10. Ат һәм клын турында сөйләшү, курчакларын, рәсемнәрен карау, алар турында сөйләү.

  11. Кыргый хайваннар белән танышуны дәвам итү. Куянны күзәтү. Ничек яшәве, ничек туклануы, гәүдә өлеше, хәрәкәтләрен ныгыту, куян рәсемен ясау.

Февраль

1.Табигатьтәге үзгзрешләрне күзәтә, күзәтәләрдән чыгып сөйләү.

2.Суган үсентесен күзәтү, үзгәрешләрне күзәтү дәфтәренә язып бару, суганны тәрбияләп үстерү, суган рәсемен ясау.

3. Каты җил булганда буранны күзәтү.

4.Кышлаучы кошлар турында белемнәрне ныгыту, рәсемнәр аша аларны таный белү, табышмаклар куллану.

5. "Кошлар - безнең дусларыбыз"- алар тормышы турында кайгырту, ярдәм кулларын сузу, аларны участокта күзәтү.

6. Үсеп җиткән суган кыякларын ашка турап ашау,кыягы яшел, ашыйсы, суганы түгәрәк, сары төстә, ансы үсә.

7.Болытларны күзәтү.Саф һавада болытның формасын, тизлеген күзәтү. Болытларның төрле хайван, яшелчә рәвешенә килгәнен күзәтү.

8. Кар яуган, кар бөртеген күзәтү. Кулга куеп карау, аның нәфис, ак, матур икәнен күзәтү. Кулга төшкәч эреп бетеүен аңлату.

Яз

Март

  1. Һава торышын күзәтү. Кояшлы көнне кояшны карау.

  2. Түбәдәге боз сөңгеләрен күзәтү. Тамчы тамуын күзәтү.

  3. Язгы табигатькә багышланган табышмаклар әйтү. Рәсемнәр карау.

  4. Табигать почмагында өлкәннәр хезмәтен күзәтү.

  5. Язның беренче кошы- сыерчыкны күзәтү. Аның чут-чут итеп сайравын тыңлау. Сыерчык оясын кисеп ябыштыру.

  6. Беренче суыкларны, кар эрегәнен күзәтү.

  7. Урман безнең күп катлы йорт. Урманнарның чисталыгын саклыйк.

  8. "Беренче тамчы" - рәсем ясау.

Апрель

  1. Язгы көннең матурлыгына соклану. Яшеллеккә күмелә, агачларның яфрак яруына игьтибар итү.

  2. Яфрак яргач агач ботакларын күзәтү. Җылылыкның агачларга файдасын аңлату.

  3. Сыерчыкның ояга очып килүен күзәтү.матур итеп җырлавын белү.

  4. Табигать почмагында яңа гөлләр утырту, аларны тәрбияләү.

  5. Беренче чирәм чыгуын күзәтү. Төсенә игьтибар итү.

  6. Үги ана үләне белән танышу.

  7. Кошлар тормышындагы үзгәрешләр.

  8. Экологик сукмак буенча экскурсия.

Май

  1. Агачларның яфрак яруын күзәтү.

  2. Кояш, күк йөзе, болытны күзәтү.Кояш җылыткан урынга кулны куеп карау.

  3. Беренче язгы чәчәкне күзәтү.исемен истә калдыру.

  4. Гөлләрне тәрбияләү. Кояшлы урынга кую.

  5. Участоктагы үзгәрешләр күзәтү, билгеләү.

  6. Тузганак рәсемен ясау.

  7. Үги ана яфрагын җыю. Файдасын аңлату.

  8. Чеби белән тавыкны күзәтү, аларны аеру, рәсемнәрен карау, нокталы рәсем буенча рәсемнәрен ясау.

Җәй айларында - балаларда үсемлекләр, хайваннарга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү эше дәвам ителә.Яңа агачлар, чәчәкләр, бөҗәкләр белән таныштырыла. Балаларның белемнәрен, күнекмәләрен ныгыту өчен яңа технологик алымнарны, төрле күңел ачу кичәләре оештырыла.

Табигатьтәге үзгәрешләр, бәйләнешләр белән балаларны таныштыру бурычларын яктыртуны кирәк дип саныйм. Ул бурычларны билгеле бер система белән алып бару - экологик тәрбиянең нигезе булып тора.

Табигать белән танышу материалы балаларның яшьләренә карап бирелгән, шулай ук, һәр төркем өчен ел фасылына туры китереп төзелгән.

Материалларны ел фасылларына бүлү, аның беркадәр кабатлануын тәэмин итә. Өлкән төркем балалары, бер үк үсемлекне яки хайванны, елның төрле вакытында, аларның аерым үзенчәлекләре белән үзләштерәләр, мәсәлән: көз көне агач - сары яфраклы, кыш яфраксыз, коры ботаклары белән, яз - бөреләре бүрткән, яфраклы, чәчәкле, җәй - яфраклары яшел, җимешләре өлгергән була. Тәрбияче, балалар белән бер үк предметны яки күренешне берничә кабат күзәтергә тиеш. Бала исә, һәр кабатланган саен, шул ук бер күренешнең яңа сыйфатларын үзләштерә һәм нәтиҗә ясый, мәсәлән: яз көне ботакларның үсүен барлык төркемдәге балалар күзәтә. Кечкенәләр, ботакларда яфраклар, чәчәкләр булуын билгелиләр, уртанчылар гадәттә, кайбер агачларның бөреләренең исләрен, күләмнәрен искәрәләр. Өлкәннәр төркемендә үсеш дәрәҗәсен билгелиләр: бөреләр бүртә, яфраклар чыга, чәчәкләр ата, балалар чагыштырып, җылыда бөреләрнең тизрәк ачылулары турында нәтиҗә ясыйлар.

Кечкенәләр төркеме.

3 - 4 яшьтәге бала, бакчага әйләнә - тирәдә табигать турында берникадәр төшенчә белән килә. Тәрбияченең төп бурычы - сабыйның булган төшенчәләрен ачыклау, аны баету, күзаллауларын киңәйтү өстендә эшләү. Шуның белән бергә кечкенә баланың игътибарын, бигрәк тә табигатьнең барлык ачык төстәге һәм хәрәкәтле предметлары үзенә тартканын һәм аларның предметларга карашларын еш кына яхшы яки начар тойгылар белән билгеләүләрен күздә тотарга кирәк. Кечкенәләр төркеменнән ук, балалар тәрбияченең табигать почмагында хайваннарны тукландыру, яшәгән урыннарын чистарту, гөлләргә су сибү һ.б. эш төрләре белән танышалар. Экологик тәрбия бирү өчен төрле күзәтүләр, саф һавада йөрүләр зур әһәмияткә ия.

Уртанчылар төркеме.

Бу балаларның табигать белән кысыксынулары арта, игътибарлыклары да үсә бара. Алар исә, кечкенәләргә караганда, күбрәк әйбер билгеләрен күрәләр (кар коры да, юеш тә була, ул тарала, аны әвәләп тә була һ.б.) Кечкенәләрдән аермалы буларак, аларның сүзлек байлыклары да шактый зур, алар тулы җөмләләр кулланып сөйли башлыйлар, шулай ук алар табигатьнең матурлыгын күреп, сиземләп, "яхшы" һәм "начар" дип аңа бәя бирә беләләр. Аларда мөстәкыйльлек тә көчәя, тәрбияче ярдәменнән башка да үти алырлык дәрәҗәдә булалар. Тәҗрибәләр үткәрү, охшашлыкларын билгеләү, балаларга хезмәт күнекмәләре бирү, төрле уеннар үткәрү карала.

Өлкәннәр төркеме.

Табигать белән турыдан - туры аралашу сәбәпле, өлкән төркемгә күчкән вакытта, балаларның табигать белән ныклы кысыксынулары туа һәм аларның әйләнә - тирәдәге предметлар һәм күренешләр турында төшенчәләре шактый бай була. Бу балаларның табигать белән кысыксынулары, үзләренең шәхси тәҗрибәләре белән генә чикләнми. Тәрбияченең бурычы - балаларның сорауларынканәгатьләндереп, күзаллауларын киңәйтеп, кайбер төшенчәләрен система китерү һәм тулыландыру, табигать белән сак эш итүне тәрбияләү, күзәтүчәнлекләрен, белергә омтылышларын, яратучанлыкларын үстерү һәм үзенең туган табигатенә мәхәббәт тәрбияләүдән гыйбәрәт

.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме.

Тәрбияче балалар белән эшен бөтен төп темалар буенча алып бара. Ул үсемлекләргә су, яктылык, җылылык һәм ашлау кирәклеген аңларга булыша, аңа тәрбияләү ысулларын кертә, кайбер гөлләрнең безгә кайдан килгәнен аңлата, агачлар, куаклар, урман, болын, бакча үсемлекләре турында өстәмә мәгълүматлар бирелә. Кызыл китапка кертелгән якын тирәдәге үсемлекләр белән таныштыру, аларның рәсемнәрен карау, сөйләү, хәтердә калдырырга булыша. "Яшеллек" белән танышу ел дәвамында, төрле эшләр, күзәтүләр, караулар оештырганда алып барыла. Балалар белән бер, ике бару оештырыла. Балалар урманны карап, аның ничек күп катлы булуын аңларга тиешләр. Табигатьне сүрәтләгән рәсемнәр карала, ясала. Хайваннар, кошлар, үсемлекләр турында тагын да тирәнтен өйрәнәләр. Ел дәвамында балалар белән табигатьне саклау буенча нәтиҗәле эш алып барыла.

1.Күзәтү.

Тәрбияче ярдәмендә балалар үсемлекләрне һәм хайваннарны табигать почмагында һәм табигый шартларда күзәтәләр. Күп тапкыр күзәтүләр процессында бала үзләштереп кенә калмый, күренешләрнең һәм предметларның үзлекләрен, сыйфатларын, бер-берсе белән чагыштырып карый һәм үзенең күзәтүләрен сүз белән белдерә, аның күзәтүчәнлеге, фикер йөртүе, сөйләме арта.

2.Балалар белән паркка, урман, су буена, инешкә, кырга экскурсияләр, прогулкалар оештырыла.

3.Төрле уеннар.

Таныштыру процессында өстәл, дидактик уеннар, шулай ук вак ташлар, ком, балчык, су.һ.б. әйберләр кулланыла. Уеннар аша балалар алган белемнәрен ныгыталар:

-Өйрәнгән экологик кузаллауларын ныгыту;

-Табигать белән кызыксынучанлыкларын көчәйтү, аңа сак караш тәрбияләү;

-Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү, төркемләшеп эшләү, билгеләнгән эшкә җаваплылык хисе тәрбияләү, дөрес чишелеш юлларын табу;

Уеннар балаларны төркемнәргә бүлеп үткәрелә. Бу вакытта балаларның игътибарын :

-Табигый объетларның күп төрлелегенә, үсемлекләр һәм хайваннарның тере организм булуына;

-Табигатьтәге объектларының үз-ара бәйләнештә булуына;

-Табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотуга юнәлтү.

4. Табигатькә мәхәббәт, сак караш, кызыксыну тәрбияләү, кузаллауларын киңәйтү өчен, табигать почмагында, участокта балалар хезмәтен оештыру.

Кыргый хайваннарның тормышы, аларның яшәү шартлары, нәрсәләр белән тукланулары, дошманнарыннан ничек сакланулары турында сөйләшү. Кыргый хайваннарның табигать белән бәйләнеше. Кешеләр алар турында кайгырталар, җәнлекләрне табигый шартларда үрчетү һүм саклау урыннарын хәзерлиләр, аларны ашаталар.

5.Экологик тәрбия бирүдә сынлы сәнгать эшчәнлеге.

Кечкенә балаларны шәхес итеп тәрбияләүдә рәсемләү бик зур йогынты ясый. Рәсем ясаудан бала үзенә уңай нәтиҗә ала. Аның фикерләү , уйлау сәләте белән бергә аң, белем,күзәтү эшчәнлеге арта, игътибарлыгы, кул моторикасының физик эшчәнлекләре арта. Рәсемләү баланы уйларга, хыялланырга, нәтиҗә ясарга, уйлап ясарга өйрәтә. Баланың акыл үсеше, белән белем үсеше дә акырынлап үсә. Аның сөйләм теле үсә, сүзлек запасы арта.чөнки тирә-юньдәге , төрле размердагы, төрле предметлар, биеклекләр, төрле төсләр баланың сүзлек запасын баета, игътибарлыкларын арттыра. Бала рәсемне тудыру өчен бик тырыша, күп көч куя. Ул төрле яклап эшли. Иң беренче кәгазь битендә ул ясаган сызыклар, нокталар, эзләр аның игътибарын җәлеп итә. Үзенең ясаганына бала сөенә, шатлана, уңай нәтиҗә алу баланы сөендерә. Аның тагын ясыйсы килә башлый чөнки һәр бала аерым бер дөнья. Аларның үз кагыйдәләре, үз фикерләре, үз хыяллары бар. Үзләренең уйлары ничек бай, күп,алар шулкадәр хыялый булган саен аларның рәсем ясарга омтылышларыда зур. Балаларның бармак очларында бөтен сиземләүләре урнашкан. Алар аша нечкә җепләр үтә. Шул җепләр бөтен иҗадилыкны тоючылар .Күзәтүләрдән чыгып бала күргәнне кузалдына китереп, хыялланып рәсем ясый. Бу аңар зур нәтиҗә бирә. Чөнки бала күз алдына китерә , хыяллана алмаса , аның иҗадилыклары сүнә,хезмәткә кызыксынучанлыклары кими, уйлау сәләтләре дә кими төшә. Шуңа күрә һәр баланы кечкенәдән сынлы сәнгать эшчәнлеге аша кызыксындырырга кирәк, балага бу төп эшчәнлек булып тора.

6.Сынлы сәнгать эщчәнлегендә традицион булмаган техника алымнары.

- Бармаклар белән эшләү. Бу вакытта буяу сай савытка салына һәм сай савытка су салына. Бармак очларын буяуга манып күлмәк бизәү, җәнлек эзләрен, яфраклар ясыйлар, бармакларны шунда юып салфеткага сөртәләр;

-Трафарет ярдәмендә эшләү, трафарет аша рәсемне төшерү, буяу;

-"Серле рәсем" - шәм белән эшләнелә, беренче ак кәгазьгә шәм белән рәсем ясала, аннан төсле буяу белән буяла;

-Сиптереп эшләү - теш щёткасы белән сиптереп яңгыр карларны ясау;

-Күләмле аппликация - табигый материаллар, каробкалар, орлыклар ярдәмендә эшләү;

-Кляксография - бирелгән буяуны кабартып, куыкларын кәгазь битенә төшереп рәсем ясау;

-Нокталы рәсем - нокталарны тоташтырып рәсем чыгару, рәсемнең контурын гади карандаш белән эшләү;

-Кәгазьне йомарлап буяуга манып төрле чәчәк, чирәм, болытлар ясау;

-Материаллар белән эшләү - төрле формаларда материя кисәкләрен альбом битенә ябыштыру, нәрсәгә булсада ошатып рәсемне карандаш белән ясап бетерү.

7.Тәрбияче сөйләме.

Тәрбияче сөйләме, әңгәмәләр, күзәтәләр, прогулкада булулар, экскурсияләргә бару, әдәби әсәрләр уку, табышмаклар, сынамышлар, тизәйткечләр өйрәнү, рәсемнәр карау, күргәннәрне рәсемгә төшерү, балаларның күзаллауларын киңәйтүдә зур урын алып тора. Гомумән , балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү эше аерым шөгыльләрдә, алардан тыш иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә дә планлаштырыла һәм алып барыла.


© 2010-2022