Физик тәрбия буенча уен-дәрес

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Физик тәрбия буенча уен-дәресФизик тәрбия буенча конспект: "Тәгәрәп лә китте тубым"

Максат: балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.

Белем бирү өлкәсе бурычлары:

Физкультура: туплар белән төрле күнегүләр өйрәнү, уеннар уйнау.

Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, җитезлек;

Сәламәтлек: үзенең сәләмәтлеген саклый белергә өйрәтү.

Аралашу, социальләштерү: өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга өйрәтү; иптәшләренә карата игътибарлы булуны, ярдәм итү теләге булдыруны уен аша үстерү;

Музыка: музыка характерына туры китереп хәрәкәт итүләренә ирешү.

Кирәкле җиһазлар: туплар, кыршаулар, 5-6 конус, гимнастик таяк.

Оештыру өлеше:

- Шеренгага тезелдек! Тигезлән (равняйсь)! Туры бас (смирно)! Исәнмесез, балалар! Балалар, нәрсә ул сәләмәтлек? Сәләмәт кеше нинди була?(Балаларның җаваплары) Чирләгәч бик кыен, шулай бит? Шуңа күрә һәркем сәләмәт булырга тырышырга тиеш. Сәләмәт булыр өчен без нәрсәләр эшләргә тиешбез соң?

Балаларның җаваплары:

-физкультура, гимнастика белән шөгелләнергә;

-ашар алдыннан кулларыбызны юарга,

-иртән һәм кич тешләребезне тазартырга тиешбез;

-яшелчә-җимеш ашарга, сөт эчәргә тиешбез;

-юлда йөрү кагыйдәләрен сакларга, ут чыгарудан сакланырга тиешбез,

-әти-әниләрдән башка елга-күлләрдә су керергә ярамый.

1. Бүген без сезнең белән сәләмәт булуның бер ягы - физкультура белән шөгылләнербез. Сез әзерме? (Балаларның җавабы: Әзер!) Әзер булсагыз, без туплар белән күнегүләр ясарбыз, уеннар уйнарбыз. Тупларны кулдан төшермәскә тырышырбыз.

-Уңга борылдык (на право)! Атлап киттек (шагом марш)! Бер, ике, өч, бер, ике, өч! и т.д.

-Гади йөрү, аяк табаны (стопа) өчен кунегүләр: аяк, очында, үкчәдә, аякның тышкы кырыенда, эчке ягында йөрү.

-Каршылык астыннан чыгу (тәрбияче 60 см биеклектә таяк тотып тора, балалар иелеп шуның астыннан чыга).

-Каршылык өстеннән сикереп үтү (тәрбияче төрле биеклектә итеп (балаларның яшенә карап) таяк тотып тора, балалар сикереп үтәләр)

-Җиңелчә йөгерү: конуслар арасыннан йөгерү - авыз йомык, борын белән сулыйбыз, куллар терсәктән бөкләнгән.

2. Музыка астында һәряклы үстерүче күнегүләр эшләү.

Төп өлеш.

Ике шеренгага тезелү һәм капма-каршы басу. Туплар белән күнегү:

1. Төп торыш: балалар парлап бер-берсенә ал белән баскан, аяклар иң киңлегендә, бер баланың кулында туп. 1 - алга иелү, тупны каршыда торган иптәшенә бирү; 2 - төп торышка кайту.

2. Т.т. - аяклар киң итеп куелга, балалар бер-берсенә арт белән басканнар, куллар күкрәк турысында туп тоткан. 1- тупны баш очыннан иптәшенә бирү; 2 - төп торышка кайту; 3 - иптәше тупны астан бирә; 4 - төп торышка кайту.

3. "Төз ат". Тәбияче берникадәр ара калдырып кыршауны тотып баса. Балалар алдагы сызыктан чыкмаска тырышып, кыршау эченә керерлек итеп тупларны аталар. Кем күпме төз итеп ата саналып барыла.

Хәрәкәтле уеннар:

1. "Эссе бәрәңге" уены. (Горячая картошка) Уйнаучылар бер-берсенә кул белән тиярлек ара калдырып түгәрәккә басалар. Ике уйнаучыга капма-каршы якка туры китереп ике туп бирелә. Тәрбияченең сигналы белән тупларны тиз итеп (бер тупны икенче туп куып җитмәслек итеп) яннарында торган иптәшләренә бер якка бирә башлыйлар. Уен ике туп та бер балада булгач туктатыла һәм яңадан башлана. Уен беткәч тупларны төшермичә, бик тиз итеп биргән балалар мактап үтелә.

2. "Туплар белән көн һәм төн" уены. (День и ночь с мячами) Һәр баланың кулында туплар. "Көн" дигән командага балалар туп белән төрле хәрәкәтләр эшлилэр. "Төн" командасы булгач, катып калалар.

Йомгаклау өлеше:

1. "Уң кулны алга, аннары артка…" биюе. (Руку правую вперед, а потом ее назад…)

2. Бүген нәрсәләр эшләдек? Тупларны төшермичә күнегүләр ясый алдыгызмы? Кемнеке килеп чыкты, ә кемнеке юк? (Баларның җаваплары) Алдагы дәресләрдә килеп чыгар әле, әйе бит?

3. "Яңгыр, яшен, күк күкрәү" уеныт (Дождь, молния, гроза).

© 2010-2022