Конспект открытого занятия для воспитателей «Ярминкәгә барабыз» для детей старшей группы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Ярминкәгә барабыз.

(зурлар төркеме өчен белем бирү эшчәнлеге)


Бурычлар

1.Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләре тәрбияләү.

2. Көзге уңыш турында күзаллауларын үстерү.

3. Алган белемнәрен уен барышында киңерәк файдалану.

I.Кереш өлеш.

(Балалар кереп утыралар. Кунакларга карап карап исәнләшәләр).

Т:- Хәерле көн! Исәнмесез!Бүгенге көн күңелле үтсен өчен,хәзербер-берегезгә карап елмаегыз.

Т: - Балалар, хәзер елның кайсы вакыты?

Б: - Көз.

Т: - Каян белдегез?

Б: - Яфраклар саргаялар, коелалар, кошлар җылы якка китәләр.

Т: - Ә сезгә көз ошыймы?

Б: - Әйе.

Т: - Ни өчен?

Б: - Чөнки көз безгә уңыш алып килә.

Т: - Быел бакчаларыгыздан нәрсәләр җыйдыгыз?

Б: - Кишер, суган, кыяр, алма... һ.б.

Т: - Ә бер сүз белән ничек аталалар алар?

Б: - Яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр.

II. Төп өлеш.

Т: - Әйе балалар,яшелчәләрне, җиләк- җимешләрне җыеп алгач, шәһәребездә ярминкәләр башлана. Бездә бүген сезнең белән ярминкәгә барабызмы?

Б: - Әйе.

Т: - Ярминкәдә бит татарчада, русчада сөйләшәләр. Сез ике телнедә беләсез микән? Әйдәле, тикшереп карыйм. Түгәрәккә басыгыз, мин сезгә яшелчә,җиләк-җимеш исемнәрен ике телдә атармын, сез тәрҗемә итәрсез.

(суган - лук, морковь - кишер,алма-яблоко... һ.б.)

Т: - Булдырдыгыз балалар, киттек ярминкәгә.

Без барабыз ярминкәгә

Яшелчәләр алырга.

Иң тәмлесен, файдалысын

Кәрҗиннәргә салырга.


(балалар атлап, сөйләп баралар, шул вакытта өч бала сатучылар булып прилавка артына басалар, калган балалар сумкалар алалар.)


Т: - Ярминкә гөрли, нинди муллык- байлык, сатучыларда күп. Кайсысы яхшырак мактый шуңа барабыз, сатып алабыз инде.

1-нче бала: - Кишер алыгыз, кызыл- сары ,үзе тәмле, үзе баллы, витаминнарга бик бай.

2-нче бала: - Суган алыгыз, үзе ачы, файдалы, әрчегәндә елата, көндә ашка саласың, чирлисең килмәсә суган аша.

3-нче бала: - Кыяр алыгыз, яшел кыяр, түтәлдә үскән, хуш исле, салатларга бик тәмле.

Т: - Балалар, үзегез теләгән җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне сатып алыгыз.

(балалар диалогы)

Б: - Исәнмесез, нәрсә кирәк?

Б: - Кишер кирәк.

Б: - Нинди кишер кирәк?

Б: - Кызыл-сары кишер.

Б: - Мә, кызыл-сары кишер.

Б: - Рәхмәт.

Т: - Балалар, ярминкәдән нәрсәләр алдыгыз? Әйдәгез өйгә кайтып сумкаларны бушатыйк.

Т: -Айсылу, син нәрсәләр алдың?

Б: - Кыяр, помидор.

Т: - Ни өчен?

Б: - Салат ясыйм, аш пешерәм һ.б.

Т: - Рәсим, син нәрсәләр алдың?

Б: - Алма, банан.

Т: - Ни өчен?

Б: - Компот, варенье, сок ясар өчен

(һәр баладан сорала)

Т: - Ярар балалар, ашлар кайнап торсын, пироглар пешсен, компотлар әзерләнсен, ә без бер җырлап, биеп күңел ачып алыйк.

Җырлы-уен "Бакча"


III.Йомгаклау өлеше.

Т: - Булдырдыгыз балалар, ярминкәдә йөреп арыгансыздыр бераз ял итегез, урындыкларга утырыгыз.

Т: -Балалар сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Нәрсәләр эшләдек?

© 2010-2022