Конспект Аулак өй (икенче кечкенәләр төркеме)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алабугамуниципаль районы 17 нче «Ромашка» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе





"Аулак өй"

(икенче кечкенәләр төркеме)

Конспект Аулак өй (икенче кечкенәләр төркеме)



Iкатегорияле тәрбияче:

Сәлимова А. В.

Алабуга

Тема:" Аулак өй".

Максат:балаларда татар халык милли бәйрәмнәре hәм йолалары турында күз аллауларын киңәйтү, татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү,сөйләмнәрен үстерү,сүз байлыгын арттыру;ябыштыру hәмсөйләм телен үстерү шөгылендә бәйләнеш булдыру,кул чукларының вак моторикасын үстерү өстендә эш, халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре-тизәйткечләр,бармак уеннары, халык уеннары, әйлән-бәйлән түгәрәкле уеннары аша балаларда әхлаклылык сыйфатлары,милли үзаң формалаштыру.

Алдагы эш:милли киемнәр турында әнгәмәләр,рәсемнәр карау,төрле режим моментларында халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләрен(табышмаклар, тизәйткечләр,санамышлар)әйлән-бәйлән тугәрәкле уеннарын уйнау.

Җиhазлар:сандык,милли киемнәр,йөзек,баян, 2курчак(кыз,малай), йорт җиhазлары,курчаклар өчен киемнәр,коймак,пумала,салфетка,әзер бизәкләр,түбәтәй өлгесе.

Шөгыль барышы: Балалар без бүген Айгөлләрдә аулак өйдә. Аның әбисе-бабасы кунакка киткәннәр.Карагыз әле аларныңөйләренинди матур.Балаларәйтегез әле аулак өйдә нәрсә эшлиләр соң?(уйныйлар,җырлыйлар,бииләр,сөйләшеп утыралар).

Әйдәгез бездә бармаклар белән уйнап, исәнләшеп алыйк:

Исәнме бабай,

Исәнме әби,

Исәнме эти,

Исәнме әни,

Исәнме бәби.

Балалар,Айгөлнең сезгә нәрсәдер күсәтәсе килә.

Айгөл:Апа,миңа әбием сандык бүләк итте,әйдәгезаны ачып әйберләрен карыйбыз.Тик аны ачып булмый,ул гади түгел,тылсымлы бугай.

Т:Балалар мин анының серен беләм,сандыкны ачар өчен,аңа тизәйткеч әйтергә кирәк.Әйдәгез без дә шулай эшләп карыйк.

Тиз ачыл,тиз ачыл!

Тизрәк,тизрәк!

Тиз!Тиз!Тиз!-диТизәйткеч.

(Музыка уйный, сандыкны тәрбияче ача)

Т:Балалар,монда ниләр генә юк ?Бу нәрсә икән,кем белә?(Калфак).

Конспект Аулак өй (икенче кечкенәләр төркеме)

Сүзлек өстендә эш.

Аны кая кияләр?(башка)Кемнәр кия?(Кызлар,хатын-кызлар кия.)Әйе, бу баш киеме,татар кызларының баш киеме.(Айгөлгә киертеп куя)

Ә хәзер Айгөл үзенең калфагы турында шигырьсөйләп күрсәтә.

Конспект Аулак өй (икенче кечкенәләр төркеме)

Айгөл:Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак,үзе ап-ак

Бие килешә үземә.

Калфагымның матурлыгын

hәммәсе дә күрсеннәр

Энҗе калфак кигән кыз ул

Татар кызы дисеннэр.

Т:Әйдәле Айгөл сандыкта тагын нәрсәләр бар икән?Ай-ай,нинди матур!Балалар бу нәрсә иикән?(Алъяпкыч)

Конспект Аулак өй (икенче кечкенәләр төркеме)

Сүзлек өстендә эш.Нәрсәгә кирәк ул алъяпкыч?Өс кияме пычранмасын өчен,матурлык өчен кияләр.Аны Аөгелнең әбисе чиккән.Бу татар бизәкләре.

Йөзек алалар.

Т:Балалар бу нәрсә икән?Моны әниләрегез,әбиләрегез бармакларына кияләр.(Йөзек).

Конспект Аулак өй (икенче кечкенәләр төркеме)

Сүзлек өстендә эш.Әйдәгез йөзек салыш уенын уйнап алыйк.

Т:Малайлар,әтиләр,бабайлар кия торган баш киямен түбәтәй дип йөртәләр.

Конспект Аулак өй (икенче кечкенәләр төркеме)

Менә Илhамда түбәтәй киеп килгән.Ул үзенең түбәтәе турында Шигырь сөйләп күрсәтсен әле.

Конспект Аулак өй (икенче кечкенәләр төркеме)

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән

Туган көнгә дәү әтием

Түбәтәй алып килгән

Түбәтәем,түбәтәем

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән

Чиккән түбәтәй үземә

Бигрәк килешә икән.

Т:Рәхмәт Илхам биктә матур сөйләдең.Балалар әйдәгез әле бездә бабайга түбәтәй буләк итик.Менә өстәл кырыена килик,өстәлләрегездә түбәтәй өлгесе төрле төстә.Тәлинкәләрегездә татар бизәкләре(ләлә чәчәге,яфрак)

Түбәтәйне бизәү өчен бу бизәкләр.Дөрес итеп утырдык,кулларга пумалаларны алдык эшкә тотындык.

Түгәрәкләрне кырыйларга ябыштырабыз,ә уртага ләлә чәчәген һәм яфракны ябыштырабыз.Балалар эшегезне куеп торыгыз,әйдәгез ял итеп алабыз

Хәзер зур түгәрәк ясап басыйк һәм"Түбәтәй" уенын уйнап алыйк.

Түп-түп түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матуртүбәтәең

Менә кемдә тукталды.

(Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала шуңа җәза бирелә)

Уен шулай дәвам итә.

Т:Балалар әби-бабайда кайтып җитте,эшләрне тәмамлыйбыз .Хәзер әби

белән бабай бәяләсен сезнең эшләрне.

Конспект Аулак өй (икенче кечкенәләр төркеме)

Әби-бабай:Исәнмесез оныкларыбыз.Менә бездә кайтып җиттек.Нәрсәләр эшләдегез,күрсәтегез.

Балалар үзләренең эшләрен күрсәтеп бабайга бүләк итәләр.

Бабай:Рәхмәт балалар,берсеннән-берсе матур түбәтәйләр.

Т:Безгәдә кайтыр вакыт җитте,балалар саубуллашыгыз әби-бабай белән.

Әби:Юк,юк,ничек инде ул аулак өйгә килеп,чәй эчмичә китү.Хәзер коймак белән чәй эчәбез.Сез тиз генә кулларыгызны юып килегез,мин өстәл әзерлим.

(Балалар чәй эчү белән тәмамлана).






Файдаланылган әдәбият:

1. Н.В.Лободина.Комплексные занятие по программе "От рождения до школы» под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А. Васильевой.Вторая младшая группа.

2. Р.К. Шәехова Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы.

Казан: 2012-142 б.

3. К.В.Закирова Балачак аланы. Ата- аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.Казан.

4. И.Х.Муяссарова. Азрак ял итеп алыйк. Физкультминутлар,сүзлехәрәкәтлеуеннар.

5. Сергеева Н.Г.Тылсымлы бизәк.






















© 2010-2022