Конспект занятия на тему Курчак кунакка килгән в старшей группе

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Курчак кунакка килгән

Максат: Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуцияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

1.Сүз байлыгы булдыру.

2.Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.

3.Татар теленә кызыксыну уяту.

Актив сүзләр: матур, курчак.

Җиһазлау: курчак, төрле зурлыктагы уенчыклар, уенчык Акбай, Мияу, аудиоязма 43-46, эш дәфтәре.

Эш төрләре.

1. Түгәрәктә исәнләшү.

- Исәнмесез, балалар!

- Исәнмесез!

- Исәнмесез, күзләр!

Исәнмесез, колаклар!

Исәнмесез, куллар!

Исәнмесез, аяклар!

2.Уен ситуациясе: "Акбай һәм Мияу сөйләшә".

- Исәнме, Акбай.

- Исәнме, Мияу.

- Акбай, мә, зур туп.

- Рәхмәт.

Мияу, мә, кечкенә туп.

Шул үрнәктә балалар Акбай һәм Мияу белән сөйләшәләр.

3. Сүзле-хәрәкәтле уен: "Туп". Аудио (43 нче кисәк).

Туп-туп, зур туп (балалар куллары белән зур туп күрсәтәләр).

Сикер-сикер , зур туп (балалар сикерәләр).

Туп-туп, кечкенә туп (балалар куллары белән кечкенә туп күрсәтәләр).

Сикер-сикер, кечкенә туп (балалар сикерәләр).

4. Дидактик уен: "Бу нәрсә?" Аудио (45 нче кисәк).

Тәрбияче: В волшебной коробке появилась новая игрушка. Давайте посмотрим, что это? Бу нәрсә? (Курчакны күрсәтеп әйтә). Курчак. "Курчак" сүзе яңа сүз бирү алымнары кулланып өйрәтелә.

5. Диалог.

Курчак: Исәнмесез.

Бергә: Исәнме, курчак. Хәлләр ничек?

Курчак: Әйбәт.

Бергә: Курчак, кил монда. Утыр.

6. Курчак балалар белән таныша.

Тәрбияче: Мин курчак. Мин Алия. Син кем?

Бала: Мин Таня.

Танышу барлык балалар белән үткәрелә.

7. Сүзле уен: "Курчакны макта!"

Акбай белән Мияу: Курчак матур!

Балалар курчакны бер-берсенә бирәләр, курчакны мактыйлар.

8. Җыр тыңлау. Аудио (46 нчы кисәк).

Мин курчак, мин курчак.

Мин матур курчак.

Мин матур курчак.

9. Дәфтәрдә эш. 11нче бирем: "Найди и отметь".



© 2010-2022