Мероприятие на тему: «Без – акыллы җәяүле”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Юл-хәрәкәт иминлеге

Бөтенебезгә кирәк.

Бу эшкә бердәм алыныйк,

Исәнлек-саулык теләп!

Түгәрәк эшен төзеде:

"Гомуми үсеш бирүче 2 санлы Актаныш балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе Хабибуллина А. М.

Түгәрәк эшенең темасы: «Без - акыллы җәяүле»

Яшь үзенчәлекләре: уртанчылар төркеме.

Дәвамлылыгы: озак вакытлы, еллык.

Үткәрү вакыты: октябрь -май

Катнашучылар: уртанчылар төркеме балалары, ата-аналар, тәрбиячеләр, ЮХИДИ инспекторы.

Теманың актуальлеге:

Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасы"н өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Балалар бакчаларында нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, юл аркылы кайдан һәм ничек чыгарга, һ.б. турында ныклы белем бирелә.

Әлеге түгәрәк эше нәниләргә юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларның юлда йөрү күнекмәләрен формалаштыру максатыннын чыгып төзелде. Балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләре истә тотылды.

Максат:

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

Бурычлар:

1. Балаларны юл грамотасына өйрәтү; транспорт төрләрен аерырга өйрәтү; юлдагы төрле ситуацияләрдә кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү.

2. Балаларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, автомобиль йөртүче һөнәренә ихтирамлылык хисе тәрбияләү.

3. Транспорт чараларын белдерүче сүзләр хисабына сүз байлыкларын үстерү, яңа терминнарны актив сүзлекләренә кертү; сөйләм телләрен үстерү.

4. Яшел, кызыл төсләрне ныгыту.

5. Маршрут транспортында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен камилләштерү

Эшнең уңай нәтиҗәсе:

1. Автомобиль юлы һәм тротуар турында белемнәре камилләшә.

2. Транспорт төрләре, светофор турында күзаллаулары формалаша.

3. Юл йөрү кагыйдәләре турында гомуми белемнәре арта.

Кулланылган әдәбият

  1. . Р. Н. Минниханов, И. А. Халиуллин һ. б. «Адымнар нык, юллар имин булсын». Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма Казан: ООО «Образцовая типография», 2002.

  2. В.М.Хаернасова, М.Т.Зайнуллина һ.б. "Балалар иминлеге - һәммәбез байлыгы". Актаныш: ҖЧҖ ФҖБ Актаныш басмаханәсе", 2007.

  3. Р.Н.Миңнеханов, Р.Ш.Әхмхдиева һ.б. "Юллар имин булыр бергәләп!" Казан: "БТИФУ", 2012.

  4. Алексеев А.А. "Правила дорожного движения с иллюстрациями".-М.,Эксмо,2008.

  5. Белая К. Ю., Зимонина В.Н., Кондрыкинская Л.А. «Как обеспечить безопасность дошкольников».-5-ое изд.-М.:Просвещение.2006.

  6. Вдовиченко Л.А. «Ребёнок на улице. Цикл занятий для старших дошкольников по обучению Правилам дорожного движения». - Санкт- Петербург: «Детство - пресс», 2008.

  7. Елжова Н. «Работа с детьми и родителями в ДОУ».- М., Издательство «Феникс» 2008.

  8. Зелёный огонек. Сборник материалов. Казань, 2010 г.

  9. Кобзева Т.Г., Холодова И.А., Александрова Г.С. «Правила дорожного движения» Волгоград, 2010.

  10. Павленко Л.Ф. «Обучение дошкольников правилам безопасного поведения на дорогах». Ульяновск, 2003.

  11. Позднякова Н.В., Виноградова Н.А. "Сюжетно-ролевые игры для старших дошкольников". Практическое пособие. -М.,Айрис-пресс,2008.

  12. Правила дорожного движения. РФ.Москва .2001г.

  13. Романова Е.А., Малюшкина А.Б.-М.:ТЦ Сфера,2009. «Занятия по правилам дорожного движения».

  14. Саулина Т.Ф. «Три сигнала светофора» (Ознакомление дошкольников с правилами дорожного движения). Из. Мозаика-Синтез.Москва.2010

  15. Старцева О.А. "Школа дорожных наук" Творческий центр.Москва.2012.

  16. Усачёв А.А. "Правила дорожного движения для будущих водителей и их родителей". Издательство "Самовар" г. Москва.2009 г.

  17. Цикл занятий по обучению дошкольников правилам безопасного поведения на улицах и дорогах: Учебно-методическое пособие. Казань, 2008.

  18. Шалаева Г.П., Журавлева О.М.," Новые правила поведения для воспитанных детей",- М.: Эксмо, 2005.


Тема

ОКТЯБРЬ

1

"Автомобиль"

  1. Автомобильнең өлешләрен әйтергә өйрәнү: руль, тәгәрмәчләр;

  2. Төсләрне ныгыту

  3. Йөк автомобилен аерырга өйрәнү: "Йөк автомобиленең арбасы бар.Аның белән ком ташыйлар."

  4. Балаларның транспорт төрләре турында белемнәрен ныгыту

  5. Игътибарлыкларын, күзәтүчәнлекләрен арттыру.

  6. Автомобиль йөртүче белән әңгәмә оештыру;

  7. Балаларның сорауларын җаваплау

Дид.уен "Төсле автомобильләр"

2

"Йөк автомобиле"

Әңгәмә "Йөк автомобиле"

3

"Транспорт төрләре"

Хәр.уен "Автомобиль һәм чыпчыклар"

4

Экскурсия. "Йөк һәм җиңел автомобильләрен күзәтү"

Йөк һәм җиңел автомобиле рәсемнәрен карау.

НОЯБРЬ

1

"Юл белән танышу"

  1. Балаларның юл турында белемнәрен үстерү

  2. Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру

  3. Балаларның сөйләм телләрен үстерү

  4. Киң һәм тар юлларны аерырга өйрәнү

  5. Транспорт турында белемнәрен ныгыту

  6. Балаларның күзаллауларын киңәйтү һәм күзәтүчәнлекләрен арттыру

"Безнең урам" картинасы буенча әңгәмә

2

"Киң юл - автомобиль юлы"

Шигырь ятлау

3

"Тар юл - җәяүле юлы"

Төрле киңлектәге юлларны төзү

4

Экскурсия. "Юлдагы транспорт хәрәкәтен күзәтү"

Хәр.уен "Автомобиль"

ДЕКАБРЬ

1

"Светофор"

  1. Балаларны светофор белән таныштыру

  2. Светофорның сигналлары турында белем бирү

  3. Светофорның яшел сигналына гына юл аркылы чыгарга ярый төшенчәсен аңлату

  4. Игътибарлы җәяүле тәрбияләү

  5. Юл аркылы чыгу кагыйдәләрен өйрәтү

Әңгәмә "Без юлда"

2

"Сак булыгыз юлларда"

Дид.уен "Таны һәм әйт", "Светофор"

3

"Сак булыгыз юлларда"

Ябыштыру "Минем дустым - светофор"

4

"Светофорның сигналларын өйрәнү"

Уен-ярыш "Водительләр, на старт!"

ГЫЙНВАРЬ

1

"Маршрут транспортлары"

  1. Балаларның җиңел һәм йөк автомобиле турында белемнәрен ныгыту

  2. Маршрут транспорты - трамвайның аермаларын күрсәтү; башка маршрут транспортларыннан аерырга өйрәтү

  3. Маршрут транспорты - автобус белән танышу

  4. Авыл җирлегендәге автомобиль төрләре турында якыннан таныштыру

  5. Авыл юлларында куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау

  6. Балаларның автомобильдә автокреслода гына хәрәкәт итергә кирәклеген аңлату

Тема буенча рәсемнәр, иллюстрацияләр карау,табышмаклар өйрәнү

2

"Маршрут транспорты - трамвай"

Әңгәмә "Трамвай белән танышабыз"

Хәр.уен "Трамвай"

3

"Маршрут транспорты - автобус"

Әңгәмә "Автобуста барабыз"

4

"Автокреслосыз булмый!"

Әвәләү "Автобуска тәгәрмәчләр"

ФЕВРАЛЬ

1

"Тротуарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре"

  1. Яңа сүз "тротуар"ны актив сүзлекләренә кертү

  2. Игътибарлыкларын үстерү

  3. Балаларны юлдагы төрле ситуацияләр белән таныштыру

  4. Кыш көне тайгак юлда йөрү кагыйдәләрен аңлату

  5. Тайгак юлның үзенчәлекләре белән таныштыру

  6. Юлда уйнарга ярамый төшенчәсен аңлату

Сюжетлы-рольле уен "Автомобиль йөртүче һәм җәяүле"

2

"Кыш көне җәяүле"

"Кыш көне юлда" картинасын карау, әңгәмә оештыру

3

"Юлдагы ситуацияләр"

Рәсем ясау "Тәгәри тәгәрмәчләр"

4

"Кайда уйнарга ярый, ә кайда ярамый"

Дид.уен "Ни өчен?"

МАРТ

1

"Нәрсә ул - "Зебра"?"

  1. Автомобиль юлы һәм тротуар турында белемнәрен ныгыту

  2. "Зебра" - җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны белән таныштыру

  3. Балаларны юл белән таныштыруны дәвам итү

  4. Игътибарлылык тәрбияләү

Әңгәмә, тема буенча рәсемнәр карау

2

"Ничек юлны дөрес чыгарга"

"Нәни җәяүле әлифбасы" н туплау

3

"Ничек юлны дөрес чыгарга"

Хәр.уен-ярыш "Юлны аркылы чык"

4

"Исәнме, озын юл"

Ябыштыру "Зебра"

АПРЕЛЬ

1

"Велосипедта йөрибез!"

  1. Балаларны велосипедта, самокатта йөргәндә туган төрле куркыныч ситуацияләр белән таныштыру

  2. Балалар белән берлектә аларны дөрес чишү юлын табу

  3. Балаларда кызыксыну хисе уяту

  4. Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү

Дид.уен "Велосипедны җый" (пазл)

2

"Самокатта йөрибез!"

Хәр.уен "Кем тизрәк"

3

"Безнең урамның макеты"

Макет төзергә материал туплау

4

"Безнең урамның макеты"

Макет төзергә материал туплау, ата-аналар өчен күргәзмә оештыру

МАЙ

1

"Әгәр адашсаң, нишләргә?"

  1. Балага аңлату: "Әгәр урамда адашсаң, полиөия хезмәткәре, ЮХИДИ инспекторы, сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк!"

  2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү

  3. ЮХИДИ инспекторын чакырып балаларның белемнәрен күрсәтү максатыннан ачык шөгыль күрсәтү

Әңгәмә, тематик рәсемнәр карау

2

"Минем адрес"

Дид.уен "Ни өчен?"

3

Ачык шөгыль күрсәтү

Дид.уен "Үз сигналыңны яндыр"

4

Күңел ачулар

"Без акыллы җәяүле" темасына әңгәмә










© 2010-2022