Конспект занятия Әни сүзе для детей 2 младшей группы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

58 нче " Тирәккәй" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү

учреждениясе



2нче кечкенәләр төркемендә

" Туганнан алып мәктәпкә кадәр"

программасы буенча "Әни сүз"

шигыре белән танышу" эшчәнлеге.



Әзерләде һәм үткәрде:

Рәхимова Г.И. .



Яр Чаллы, 2015

Тема: "Әни сүзе" шигыре белән танышу.

Программа: " Туганнан алып мәктәпкә кадәр".

Яшь үзенчәлеге: 2 нче кечкенәләр төркеме.

Төп белем бирү өлкәсе: Аралашу. Сөйләм үстерү.

Үткәрү формасы: уен элементлары аша белем бирү ситуациясе.

Бурычлар: балаларны Г. Нәбиуллинаның шигыре белән таныштыру, бирелгән сорауларга җаваплар бирергә өйрәтү;

Аңга алуларын, игътибарларын, хәтерен, диалогик сөйләмнәрен, кулларының вак моторикасын үстерү;

Әниләргә ярдәм итү теләге, тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү.

Куллану методлары һәм алымнары: уен, сөйләм, күрсәтү; сораулар, тулыландыру, искә төшерү, шигырь уку, мактау.

Аерым эш: Айдар белән авазларны дөрес әйтү өстендә эшләү.

Алдан эшләнелгән эш: " Әниемә булышам" җырының сузләрен тыңлау, эчтәлеген аңлашу, сюжетлы рәсемнәр карау.







Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, һәрбер кешенең әнисе бар. Әниләр безнең иң яраткан, иң

кадерле кешеләр. Сезнең дә һәр берегезнең әнисе бар.Әйдәгез,әниләрегезнең исемнәрен искә төшерегез әле.

Балалар әниләренең исемнәрен атыйлар.

Тәрбияче:- Булдырдыгыз, балалар! Әниләрегезнең исемнәре бигрәк матур икән. Тиздән әниләр бәйрәме җитә. Әйдәгез әле, әниләр турында шигырьне игътибар белән тыңлыйк. Шигырь "Әни сүзе" дип атала.

Тәрбияче шигырьне сөйли.

"Әни сүзе"

"Әни" диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга.

З.Туфайлова

-Балалар, бу шигырь ничек атала?

Бала: -"Әни сүзе"

Тәрбияче: - Шигырьдә кем турында сүз бара?

Бала:- Әни турында.

Тәрбияче:- Бала "Әни" диеп кайда язып куйган?

Бала:- Ак карга.

Тәрбияче: - Нинди карга язып куйган?

Бала:- Яңа яуган ак карга.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, бергәләп кабатлыйк.

Бергәләп шигырьне кабатлау.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Ә сез үзегезнең әниләрегезгә булышасызмы?

Балалар:-Булышабыз. Тәрбияче: Әйдәгез әле, җыр аша ничек булышуыгызны күрсәтегез әле.

Җыр: "Мин әнигә булышам".

Мин әнигә булышам

Табак-савыт юышам.

Чистартып савыт-сабаны,(куллар белән савытлар юу хәрәкәте ясау)

Шкапларга куешам.

Мин әнигә булышам

Урын -җирләр җыешам.(хәрәкәт белән күрсәтү)

Гөлләргә сулар да сибәм,

Мин әнигә булышам.

Мин әнигә булышам

Идәннәрне юышам.(хәрәкәт идән юу)

Көндә шулай бик тырышып,

Мин әнигә булышам.

Нәҗип Мадияров сүзләре,

М. Морзаханова көе

Тәрбияче: Булдырдыгыз, бигрәктә Айдар белән Әминә хәрәкәтләрне тырышып матур итеп ясадылар.

-Балалар, сез һәрберегез ярата беләсез. Бигрәк тә әниләрегезне яратасыз. Яратасызмы әниләрегезне?

Балалар:- Яратабыз.

Тәрбияче: Килегез әле минем янга. Хәзер куллардан "Ярату пирамидасы" ясыйк. Минем дә әнием бар. Миндә аны бик яратам. Мин әнием турында бер матур сүз әйтәм: Минем әнием ягымлы. Өстәлгә кулымны куям. Хәзер һәр берегез әниегез турында бер матур сүз уйлагыз һәм кулыгызны минем кул өстенә куегыз.

Балалар: Матур,.....

Тәрбияче:- Күрәсезме, нинди зур пирамида барлыкка килде! Балалар, пирамида җылымы?

Балалар:- Җылы.

Тәрбияче: Әйе, әниләр турында әйтелгән сүзләрдән куллар җылынды. Сез аны тоясызмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Пирамида зур һәм биек килеп чыкты. Чөнки без әниләребезне бик яратабыз, алар да безне яраталар. Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер үзебезгә кул чабабыз.





© 2010-2022