“Чәчәкләр салыйк без һәйкәлгә”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының

"Гомуми төрдәге № 23"Золотой колосок" балалар бакчасы"

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе







"Чәчәкләр салыйк без һәйкәлгә"


Оештырылган белем эшчәнлеге конспекты

мәктәпкәчә хәзерлек төркемендә















Әзерләде һәм күрсәтте:

ТәрбиячеЯмбушева Г.Ю. ММО тәрбиячеләр утырышында










Зеленодол, 2014 ел.

Максат: Башкалабызнын данлыклы биналары, корылмалары турында белемнәрен киңәйтү, үз алларына максат, бурычлар куеп шуның нәтиҗәсенә ирешүгә илһамландыру, олылар белән әӊгәмә кора белүләрен үстерү, мәгълумати-коммуникацион технологиясе аша эшчәнлеккә карата кызыксындыру уяту, кул эшләрен эшләү барышында уңай нәтиҗә килеп чыгасына, башлаган эшләрен ахырынача җиткерү ышаныч уяту, матурлыкка соклану аша балаларга эстетик тәрбия бирү.

Алдан эшләгән эшләр: презентатция карау, чәчәкләрнеӊ төрләре белән таныштыру, өйдә әти-әниләре белән төрле материаллардан чәчәкләр ясап карау.

Шөгыльгә кирәкле әйберләр

- бер тапкыр куланыла торган төрле төстәге стаканнар;

- яшел төстәге агач таяк;

- тугәрәк губка кисәге;

- ябыша торган кәгазь кисәге;

- трафарет;

- карандашлар;

- кайчы.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: -Балалар, безгә күпме кунаклар килгән. Балалар әйдәгез ,кунаклар белән дә исәнләшик.

Балалар : Хәерле көн! Исәнмесез!

Тәрбияче: Кунакларга үзебезнең елмаюларыбызны бүләк итик тә эшкә керешик.

Тәрбияче: Балалар әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?(Слайд Казан)

Балалар жавабы: Без Татарстан Республикасында яшибез.Ә кайсыгыз Татарстаннын чиген картадан курсәтә ала. Әйдәле күрсәтеп кара. Ильдар дөрес курсәттеме?

Тәрбияче:Дөрес. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Балалар :Казан Татарстанның башкаласы. Казан шәһәрен картадан күрсәтә аласызмы?

Тәрбияче:Дөрес. Балалар сезгә әлеге корылма танышмы?.Менә Казан Кремеле. Казан Кремле - ул бик борынгы Кремль.Стеналары ак төстә. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек.

Тәрбияче Әлеге корылма турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар: Спас манарасы капка ролен утәгән. Манарага менеп шәһәргә якынайган дошманнарны кузәткәннәр.

Тәрбияче Әлеге корылма Кол Шәриф мәчете..

Балалар: Кол Шәриф бик зур галим булган. Төрле фәнр укыткан. Хәзерге көндә мәчет Кремель эчендә урнашкан. Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе.

Тәрбияче : Сөембикэ манарасын турында нәрсәләр беләсез?

Балалар: Сөембикә ханбикә булган. Халык аны бик яраткан. Иван Грозный аңа багышлап манара салдыра .

Тәрбияче: Дөрес Кремельдән ерак тугел нинди бина бар?

Балалар: Цирк бинасы Казан шәһәренең уртасында урнашкан. Биредә төрле концертлар, кызыклы чаралар үткәрелә.

Әкият курчак театры һәм Г. Камал театры корылмалары карап утелә.

Тәрбияче: Менә Казан шәһәре истәлекле биналары, корылмалары белән нинди данлыклы. Безнен горурланырлыгыбыз бар шулаймы? Безнен шәһәребез Зеленодольск та көннән -көн үсә, яңара. Балалар безгә ишек шакыйлар. Хат ташучы апагыз безгә диск белән хәбәр китергән. Диск Зеленодол шәһәрендә чыгып килүче Яшел Үзән газетасынын баш мөхрриреннән. Карыйк әле әлеге дискны (видеоязма карыйлар), паркта булачак сынарның, скульптураларнын рәсемнәрен дә жибәргән (Слайд карау).

Тәрбияче: Балалар бу бик кызыктыра торган идея.Бик зур чара булырга ошап тора. Барасыгыз киләме?

Балалар жавабы: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, алдыбызга максат куыйк, без әлеге чарага барабыз.

Ә берәр төрле очрашуга яки кунакка барганда нәрсә дә булса алып баралармы?

Балалар жавабы - Бүләк алып баралар.

Тәрбияче: Ә нинди буләк алып барырга мөмкин?

Балалар җавабы: Китап, чәк-чәк һәм башкалар

Тәрбияче: Дөрес, ләкин без китап та, чәк-чәк тә алып бара алмыйбыз. Яхшылабрак уйлашыйк. Безнең сатып алырга акчабыз да юк. Бәйрәмгә бүләксез дэ бара алмыйбыз. Бу ситуациядән ничек чыгабыз?

Балалар җавабы: Бүләкне үз кулыбыз белән ясарга тиешбез.

Тәрбияче: Без сезнең белән эниләргә бүләк әзерләгәндә төрле материаллардан чәчәкләр ясаган идек бит, әйеме? (Слайдлар карыйлар). Кәгазьләрдән ясаган чәчәкләр урамда яӊгыр астында чыланып бетә торгандыр инде? Нинди материалдан ясап була?

Балалар җавабы: Пакет, пласстмассадан.

Тәрбияче: (Сары чәчәген курсәтеп) Менә шундый материалдан ясасак ничек булыр?

Балалар тотып карыйлар, бер-беренә бирәләр: әйбәт булыр.

Тәрбияче: Инде үзебезгә бурыч куйыйк:

Балалар җавабы:

- без чәчәкләр ясыйбыз;

- чәчәкләр яӊгырлы көннәрдә дә бозылмый торган материалдан булырга тиеш;

- бәйрәмдә сөйләргә матур шигырь дә сайларга кирәк.

Тәрбияче: Эшкә керешкәнче түгәрәккә басып кулларыбызга көч кертеп, ял итеп алыйк

Инде бераз ял итик

Кулыбызга көч кертик

Бер урында таптаныйк

Сикергәләп тә алыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк

Кул тегермәне ясыйк.

Арганнарга булышыйк

Инде эшкә керешик.

Тәрбияче: Балалар өстәл артына утырыйк, сезнен алдыгызда ниләр бар?

Балалар җавабы:

- бер тапкыр куланыла торган төрле төстәге стаканнар;

- яшел төстәге агач таяк;

- тугәрәк губка кисәге;

- ябыша торган кәгазь кисәге;

- трафарет;

- карандашлар;

- кайчы.

Тәрбияче: Чәчәккә карап, эшләү тәртибен кайсыгыз сөйләп күрсәтә ала? Чәчәкне сөйләүчегә бирә.

Балалар җавабы:

- стаканнарны кайчы белән кискәлибез

- таякка кидертәбез

- башына губка кидертәбез

- трафарет кулланып сызабыз

- яфракны кисәбез

- таякка ябыштырып куябыз.

Тәрбияче: Әйдәгез эшкә керешик (музыка астында эшлиләр).

Тәрбияче кыенсынучы балаларга ярдәм итә. Балалар эшләп бетергәч чәчәкләрне өстәлдәге вазага куялар.

Тәрбияче: Менә безнеӊ чәчәкләребез нинди матур булды, барыбыз да тырышып эшләгәч зур букет килеп чыкты. Инде һәйкәл янында сөйлргә шигырь дә сайлыйк, Инсаф һәйкәлләр турындагы шигырь сөйләп кит әле

Һәйкәлләр алар сөйләшми

Һәйкәлләр алар тын тора.

Һәйкәлләр булган җирдә

Матурлык һәрвакыт саклана.

Әйе безнен шәһәребездә парк ачылганда, һәйкәлләргә сокланып үзебез ясаган чәчәкләрне һәйкәлләргә салырбыз, паркта йөргәндә һәрвакыт чисталыкны сакларбыз.

Балалар без алдыбызга куйган бурычларыбызны үтәдекме?

Балалар җавабы:

- Чарага барырга без әзер

- чәчәкләр матур килеп чыкты

- шигырьне Инсаф сөйләр.

Тәрбияче: Балалар бүгенге эшчәнлегебез вакытында сезгә нәрсә кубрәк ошады? Үзебезгә нинди билге куябыз?

Балалар җавабы:

- слайдларда матур корылмалар, биналар карау;

- Инсафның шигырь сөйләве;

- чәчәкләр ясау (һәм башкалар).








«Чәчәкләр салыйк һәйкәлгә»

Дэресемнен максаты : Башкалабызнын данлыклы биналары, корылмалары турында белемнэрен кинэйту уз алларына максат, бурычлар куеп шунын нэтижэсенэ ирешугэ илхамландыру, олылар белэн энгэмэ кора белулэрен устеру, мэгълумати - коммуникацион технологиясе аша эшчэнлеккэ карата кызыксындыру уяту, кул эшлэрен эшлэу барышында унай нэтижэ килеп чыгасына, башлаган эшлэрен ахырынача житкеругэ ышаныч уяту, матурлыкка соклану аша балаларга эстетик тэрбия биру.

Дэресемнен беренче олеше Казан шэхэренен данлыклы биналары, корылмалары турында белемнэрен кинэйту Балалар белэн берлектэ шогел барышында башта максат аннан чыгып бурычлар куеп нэтижэгэ ирешергэ тырышабыз. Бурычларны берничэ кат кабатлыйбыз.Бер-беребез белэн энгэмэ корып яна мэгълумэти - коммуникацион технологиясе аша эшчэнлеккэ карата кызыксындыру уятабыз. Буген балалар минем уйлавымча сорауларга дорес тогэл жавап бирделэр .Аларга элге тема хэрвакыт кызыклы диеп уйлыйм. Балалар кубрэк белгэн саен аларнын жавап бирулэре дэ активлаша бара.

Дэресемнен икенче олеше кул эшлэрен эшлэугэ багышланды. Хэзер Фгос буенча проектлар белэн эшлибез. Элеге проектта эти-энилэр дэ телэп катнаша. Куптэн тугел «Эниемэ булэк » дигэн проект кысаларында торле материаллардан чэчэклэр ясап карадык. Балалар хэм эти-энилэр бик кызыксынып катнаштылар.Шунам курэ шогелемнен икенче олеше итеп мин чэчэклэр темасын алырга булдым. Чэчэклэрнен алар торле материаллардан ясаганарын белэлэр. Э менэ бу материалдан чэчэк ясаганнары юк иде. Шуна курэ ,балаларнын узлэренэ ошады диеп уйлыйм. Нэтижэдэ балалар нэрсэ эшлэргэ кирэклеген белеп хэм тырышып эшлэделэр. Алга куелган бурычларын утэделэр диеп уйлыйм.

© 2010-2022