Муса Җәлил-балаларның якын дусты

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муса Җәлил - балаларның якын дусты


(Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана)


Кичә "Бөек шагыйрь -Муса Җәлил" җырын тыңлау белән башлана

1нче укытучы. Балалар, бүген без герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Җайлап утырыгыз. Кичәбезне башлыйбыз.

Талгын гына моңлы көй агыла.

2нче укытучы. Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый.

1 нче укытучы. Муса бик тырышып укый, үсеп буйга җитә, шигырьләр язу белән мавыга. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар көйләр язалар.

2 нче укытучы. Укучылар, кичәбезнең исеме «Мусса абый- балаларның якын дусты» дип атала. Дөрестән дә, Муса үзенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр язган. Шуңа күрә без барыбыз да Муса абыебызны дустыбыз дип әйтә алабыз. Ә хәзер, балалар, сезне шагыйрь туып-үскән якларга сәяхәткә чакырам.

Видеоязмада урман, кош тавышлары яңгырый.

1 нче укытучы.

Муса туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа «Күке» шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк әле.

(Урманда кошлар тавышы, күке тавышы дәвам итә)

Мухаметшина Эльвина 4б чыйныф "Күке" шигырен сөйли.

Нуруллин Данил 3б сыйныф "Урман" шигырен сөйли.

2 нче укытучы. ( Әтәч кычкырган тавыш ишетелә)

Авыл җирендә бик тырыш, уңган кеше­ләр яши. Алар таң әтәче «кикрикүк» дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар.

Ә хәзер безгә Калимуллина Камилла 4б «Әтәч» шигырен сөйли.

1 нче укытучы .

Муса Җәлил үзенең иҗатында авыл кешеләренең хезмәте турында шигырьләр иҗат иткән.

Хәйретдинов Илфат 3б "Бакчачы" шигырен сөйли.

2 нче укытучы. (кечкенә көчек тавышы астында сөйли)

Муса ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган. Ул көчеге турында бик матур шигырь дә язган.

Хадеев Гимран 4б "Маэмай" шигырен сөйли.

1 нче укытучы. Ә менә хәзер песинең нинди хәлгә тары­ганын карыйк.

Песи керә.

Песи. Җырларга да мин оста, биергә дә мин оста,

Хуҗаларым эшкә кушса, мин авыру, мин хаста.

(татарча бию көенә песи бии)

Хуҗабикә белән кыз керә.

Хуҗабикә.

Чоландагы ак майга ияләшкән күселәр,

Мин чоланны сакларга куштым ала песигә:

Кыз.

-Мияу-мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга!

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

Хуҗабикә.

Песи күргәч, күселәр койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып, ярыкларга постылар.

Кыз.

- Мияу-мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

Хуҗабикә.

Иртә белән майга дип керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе ялт иттергән ак майны!

Кыз.

- Мияу-мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең!

Хуҗабикә песине куып чыгара.


2 нче укытучы. Мусаның туган авылында, яр астында, көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан. Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан. Чишмәгә рәхмәтен, соклануын белдереп, «Чишмә җыры» исемле шигырь язган.

Мухаметшина Элвина "Чишмә җыры" шигырен сөйли.

1 нче укытучы. Муса Җәлил безгә бердәмлек, дуслык турында " Себерке әкияте" дигән әсәр дә язып калдырган. Хәзер шул әсәр белән танышыйк әле. Нәрсә турында сөйләнә икән анда?

( милли киемнән бабай чыгып утыра, итеккә олтан сала, янында эш кораллары һәм бер себерке ята; шаулашып. Бер-берсен төркәләп өч малай керә).

Бабай. Балалар, ник ачуланышасыз? Болай ярамый. Яхшы гына уйнагыз

(бабай эшен дәвам итә, ә балалар һаман төркәләшәләр).

Бабай. Улларым, килегез әле бирегә, сезгә әйтер сүзем бар. Менә бу себеркене

күрәсезме, ягез әле, шуны сындырып карагыз әле( себеркене бирә).

Малайлар себеркене чиратлашып сындырырга тырышалар, тик берни килеп чыкмый.

1 нче малай. Бабай, сындырып булмый бит.

Бабай. Балалар, менә шушы себерке кебек һәрвакыт бердәм, дус булсагыз, сезне

дошманнар да җиңә алмас.

Аерым яшәсәгез,

Һич оешмассыз

Һәм берләшмәсәгез-

Дошман сезне җиңеп

Сындырыр да ташлар.

Малайлар. Бабай, без аңладык хәзер.Без һәрвакыт дус, бердәм булырбыз

2 нче укытучы. Балалар, тормышта төрле хәлләр була. Муса Җәлил Шакир белән Гали исемле малайларның кырдан кайтканда нинди гыйбрәтле хәлгә юлыгулары турында шигырь яза.

Абдуллина Диляра "Шакир белән Гали"шигырен сөйли.

Шакир белән Гали кырдан

Кайтып киләләр иде,

Шакир эчтән бер уй уйлап,

Ашыгып алга йөгерде.

Ул чыкты да басмадан,

Такталарны тарттырып:

- Гали баскач егылсын,- дип

Куйды чак-чак эләктереп.


Бик аз гына киткән иде,

Очрады бер эт аңа.

Куркып кинәт кычкырды да

Чапты кире басмага.


Куркуыннан онытып,

Басмага килеп керде.

Басма китте ычкынып,

Шакир елгага чумды.

1 нче укытучы. Бу шигырь бер-береңә яманлык эш­ләргә ярамавын искәртә. Яманлык эшләсәң, ул, һичшиксез, үзеңә кире әйләнеп кайта. Балалар, сез дә бу турыда беркайчан да исегездән чыгармагыз. Муса Җәлил язган шигырьләр аша без аның туган авылы, ул авылның табигате, шагыйрьнең балачак тормышын күз алдына китердек.

. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Нәкъ унике күзе бар,

Сиңа әйтер сүзем бар,

Колагымны бор гына

Уятырмын, тор гына.

Ул нәрсә?

Укучылар.. Сәгать!

Әйдәгез хәзер бу җырны тыңлыйк

4б сыйныф укучылары башкара.

Сәгать суга: «Даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

-Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: «Келт-келт!..»

- Тиз бакчага кит, кит!..

Марат аңа дәшә:

- Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: «Диң-диң!..»

- Мин бит туктый белми

- Моннан ары, «зиң-зиң!»

Миңа карап йөр син!..


2 нче укытучы

Ә хәзер 3б сыйныф укучылыры Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйлиләр.

Сафин Әмир "Имән"шигыре

Айратенян Арсен "Көз җитте"

Гибадуллин Руслан "Җилләр"

Низамова Альбина "Суык бабай"

Шарыпов Денис "Бер шигырь"

Гилҗмутдинова Алина "Яз җыры"

1 нче укытучы

Шулай матур гына шигырьләр иҗат иткәндә, сугыш башлана… 1941 елда Муса Җәлил фронтка китә. Муса каты яраланып, дошман кулына эләгә. Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Муса Җәлил үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, куркып калмаган. Төрмәдә бик күп шигырьләр язган. Шуларның берсе «Кызыл ромашка» шигыре. Ә хәзер кызларыбыз ромашкалар биюен башкаралар.

Музыка астында Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыренә сәхнәләш­терелгән күренеш башкарыла. Кыз­лар «Чәчәкләр биюе»н башкаралар. Кызыл ромашка залның түрендә моңаеп утыра. Ромашкалар

1 нче чәчәк. Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

  1. нче чәчәк. Нидән кызыл чукларың?

Знче чәчәк. Нидән алсу төсләрең?

Алып баручы. Әйтте кызыл ромашка:

Кызыл ромашка. Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарын

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы

Чигенмәде, тик таңда.

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем, кызыл күлмәгем

Бик ошады. Чулпанга.

Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында.

Кызыл ромашка ак ромашкаларга кушылып биюне тәмамлый.

2 нче укытучы

Укучылар, без бүген Муса Жәлилнен туган көненә багышлап кичә үткәрдек. Аның шигырьләрен тыңладык. Әйдәгез тикшерим әле сезне.Ихтибар белән тыңладыгыз микән?

Хәзер мин сезгэ шигырьләрдән өзеклэр укырмын, ә сез шигырьнең исемен әйтерсез.


  1. Бик уңган безнен бакчачы бабай,

Яше узенен туксанда бугай…

(«Бакчачы»).



  1. Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,…

(«Суык бабай»).



  1. Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән…

(«Имән»).



  1. Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар…

(«Кызыл ромашка»).

  1. Жилләр, жилләр, исегез,

Болытларны кисегез! . . .

(«Жилләр»).


  1. Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем…

(«Маэмай»).

Ә хәзер 5 б сыйныф укучылары Муса Җәлилнең "Дулкыннар" шигыренә язылган җырны җырлыйлар һәм бииләр.

1 нче укытучы

Бүгенге тынычлык өчен көрәштә М.Җәлил дә үзенең шигырьләре белән безнең сафта янәшә атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Шагыйрь кыска гөмер кичерсә дә, аның исеме мәңгелек. Шагыйрь бу яктан бик бәхетле.

Муса Җәлил шагыйрь генә түгел, ул герой - шагыйрь. Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, үлүеннән соң, шагыйрь Муса Җәлилгә (Муса Мостафа улы Җәлиловка) СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ исеме бирергә.

2 нче укытучы

Укучылар, Муса Җәлилнен язган шигырьләре күп, әдәби байлыгы зур.. Ул хөкүмәтебезнең иң зур бүләге Ленин премиясенә лаек булды.

Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге поселок бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.

1 нче укытучы

Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге - күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. ( Экранда һәйкәл рәсеме) Без үзебезнең геройларыбызны беркайчан да онытмабыз.

2 нче укытучы

Укучылар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк. (Укучылар басып тын кала). Метроном кагуы.

Муса Җәлил тормышына багышланган презентация карап китү.

Җыр: "Солют сиңа, Муса Җәлил" - тыңлау.

Безнең теләк бер: илләр, көннәр тыныч, күгебез аяз, һәркем бәхетле, шат булсын! Сугышлар булмасын!

Җыр "Без бәхетле, шат балалар"


© 2010-2022