Конспект Тылсымлы урман (икенче кечкенәләр төркеме)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алабуга муниципаль районы 17 нче «Ромашка» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе


Тема:

"Тылсымлы урман"

(2 нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле)

Конспект Тылсымлы урман (икенче кечкенәләр төркеме)

I категорияле тәрбияче:

Салимова А.В.



Алабуга

Тема: «Тылсымлы урман».

Максат: балаларның зиһенгә алу, әкиятне сәхнәләштерә белү сәләтен үстерү; кыргый хайваннар һәм аларның балаларын танып әйтә белүне ныгыту; ябыштыру һәм сөйләм телен үстерү шөгелендә бәйләнеш булдыру, табигатьнең матурлыгын күрә белергә һәм аңа карата мәхәббәт, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: руль,геометрик фигуралар белән рәсемнәр, хайваннар һәм балаларының рәсеме, куян, аю, бүре, төлке маскалары, агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр, клей, пумала, салфетка, магнитофон, кошлар сайравы тавышы.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез исәнләшик кунаклар белән.

Балалар: Исәнмесез!

Кунак: Хат бирделәр, сезгәме, юкмы?

Тәрбиче: Әйдәгез карыйк. Безнең туган шәһәребез ничек атала?

Балалар: Алабуга.

Тәрбияче: Без йөри торган балалар бакчасы ничек атала?

Балалар: Ромашка.

Тәрбияче: Ә төркемебез?

Балалар: Кояшкай.

Тәрбияче: Балалар бу хат безгә юлланган. Әйдәгез ачып укыйк. "Кадерле Кояшкай төркеме балалары! Сезгә "Түгәрәк икмәк"әкиятеннән әби белән бабай хат яза.Безнең түгәрәк икмәгебез югалды,табырга булышыгыз зинһар өчен. Балалар булышабызмы? Балалар:Әйе,булышабыз. Тәрбияче:Әби белән бабай еракта урманда торалар ,җәяү барып җитеп булмый,нәрсә белән барабыз? Балалар:Автобус белән.

Конспект Тылсымлы урман (икенче кечкенәләр төркеме)

Тәрбияче:Шофер Амир була,ә без пассажирлар. Күңелсез булмасын өчен уйнап алабыз."Дөрес әйт."(геометрик фигураларны дөрес әйтергә.Өй -нинди фигуралардан тора?

Балалар:Өчпочмак,квадрат,дүртпочмактан тора.

Тәрбияче:кораблик,чыпчык,кар бабай.?

Менә урманга килептә җиттек.(кошлар сайрый, сулау гимнастикасы ясау). Урман һавасы нинди?

Балалар:чиста.саф,хуш исләр.

Тәрбияче:урманда үзеңне ничек тотарга?

Балалар:кычкырмаска,сызгырмаска.

Тәрбияче:дөрес. Әйдәгез табигатьне сәламлик:

Исәнме алтын кояш

Исәнме зәңгәр һава

Исәнме ирекле җил

Исәнме бәләкәй имән.

Урманда нинди җәнлекләр яши?

Балалар: Кыргый җәнлекләр.

Тәрбияче: Ни өчен?

Балалар: Чөнки алар урманда яшиләр.

Тәрбияче: Уен уйнап алабыз. "Кайсы җәнлек югалды?" яки "Көн- төн".

Төнлә нишлибез? (йоклыйбыз, күзләрне йомабыз; көндез- күзләрне ачабыз.

Балалар күзләрен йомгач бер балага маска кигезеп агач артына яшерәбез, көн дигәч күзләрен ачалар, нинди җәнлек югалганын рәсемнәр арасыннан карап әйтәләр. Рәсемдә куян , төлке, аю, бүре, керпе, тиен. Шулай иттереп уен азагында керпе белән тиен рәсемнәре генә кала).

Булдырдыгыз, әйдәгез түгәрәк икмәкне эзләп урман буйлап барыйк. Ай карагыз әле, куян утыра агач артында. Исәнме ,куян!

Куян: Исәнмесез!

Балалар: Куян, син түгәрәк икмәкне күрмәдеңме?

Куян: Күрдем, үзенең җырын җырлады да тәгәрәп китте. Кая киткәнен күрмичә дә калдым.

Тәрбияче: Әйдә безнең белән эзләргә барасыңмы?

Куян: Әйе, барам.

(Алга таба баралар, агач төбендә бүрене күрәләр).

Балалар: Исәнме,бүре! Син түгәрәк икмәкне күрмәдеңме?

Бүре:Исәнмесез! Күрдем, үзенең җырын җырлады да тәгәрәп китте. Кая киткәнен күрмичә дә калдым.

Тәрбияче: Әйдә безнең белән эзләргә барасыңмы?

Бүре: Барам.

(Алга таба баралар, чыршы кырыенда йоклаучы аюны күрәләр).

Конспект Тылсымлы урман (икенче кечкенәләр төркеме)

Балалар: Исәнме,аю! Син түгәрәк икмәкне күрмәдеңме?

Аю:Исәнмесез! Күрдем, үзенең җырын җырлады да тәгәрәп китте. Кая киткәнен күрмичә дә калдым.

Тәрбияче: Әйдә безнең белән эзләргә барасыңмы?

Аю: Барам.

(Алга таба баралар, төлкене очраталар).

Балалар: Исәнме,төлке! Син түгәрәк икмәкне күрмәдеңме?

Төлке: Юк, күрмәдем.

Тәрбияче: Ә кулыңдагы капчыкта нәрсә ул? Карарга буламы?

(Капчыкны ачалар анда түгәрәк икмәк).

Төлке: Ой зинһар өчен гафу итегез мине.

Тәрбияче: Алдакчы, син түгәрәк икмәкне ашарга теләдеңме?

Төлке: Балалар мин бүтән алай эшләмәм, мине гафу итегез.

Тәрбияче: Балалар гафу итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар түгәрәк икмәкне әби белән бабайга алып барыйк. Карагыз эле, балалар, урманда нинди матур чәчәкләр, тәмле ,кызыл җиләкләр һәм гөмбәләр. Әбигә күчтәнәч һәм бүләк ясыйк. Менә кәрзиннәр. Монсы нинди кәрзин?

Балалар: Олы кәрзиннәр, аңа чәчәкләр һәм гөмбәләр җыябыз.

Тәрбияче: Ә монысы?

Балалар: Бәләкәй кәрзин, җиләкләр җыябыз.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Олы кәрзиннәргә гөмбә, чәчәкләр җыярбыз, ә бәләкәенә җиләкләр.

Конспект Тылсымлы урман (икенче кечкенәләр төркеме)

(Балалар өстәл артына утырып кәрзиннәргә чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр ябыштыралар. Ябыштыру күмәкләп башкарыла.Балалар ябыштырып бетергәч кәрзиннәрне алып әби белән бабайга юл тоталар).

Әби: Исәнмесез, балакайларым!

Балалар: Исәнме, әбекәй! Без сиңа түгәрәк икмәкне һәм үзебезнең җыйган күчтәнәчләрне бүләк итәбез.

Әби: Минем дә сезгә күчтәнәчләрем бар.

(Конфетлар, печеньеләр).

Тәрбияче: Рәхмәт, әби. Безгә инде кайтырга вакыт бакчабызга.

Балалар: Сау бул, әбекәй һәм бабакай, түгәрәк икмәк! Түгәрәк икмәк син әби белән бабакайдан бүтән качма.

Түгәрәк икмәк: Юк, юк, качмамын.

(Балалар автобуска утырып бакчага кайтып китәләр).


© 2010-2022