Зурлар төркемендә шәүлә театры Казлар-аккошлар

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зурлар төремендә шәүлә театры "Казлар- аккошлар"

(рус халык әкияте)

Максат: Әкиятне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. Курчаклар белән эш итәргә өйрәтү. Шәүлә театры үзенчәлекләре белән таныштыру. Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуын үстерү.

Алдан эшләнелгән эш:

1.Әкиятне уку.

2.Видеоязмасын карау, геройлар турында фикер алышу.

3.Курчаклар ясау.

4.Декорация эшләү.

Исламия. Исәнмесез, дусларым! Исәнме, Әмир!

Әмир. Исәнмесез, дусларым! Сәлам, Исламия! Әйдә, уйныйбызмы? Бераз уйныйм да керәм.

Исламия.Ни өчен шулай ашыгыч? Берәр кая барасызмы әллә?

Әмир. Юк, минем сеңлем өйдә үзе генә калды бит, әти эштә. Әни күршеләргә кереп китте. Өйдән чыкмаска кушты.

Исламия. Карагыз әле сез, минем дустым Әмирне, кечкенә сеңлесен берүзен калдырып уйнарга чыккан.Ул дөрес эшләгәнме?

Әти, әниләренең сүзен тыңлаганмы?

Әмир.Мин бит озак тормыйм.

Исламия. Апайларгызны да беркайчан да үзләрен генә калдырып китмәгез. Әти- әниләрегезне тыңлагыз.

Без сезгә шәүлә театры күрсәтәбез. "Казлар- аккошлар"

Әни.Без, кызым, шәһәргә барып кайтабыз, ә син зинһар акыллы бул, энеңне сакла, өй тирәсеннән китмә.

Кыз. Борчылма, әнием, энемне саклармын, беркая да ишек алдыннан китмәм.Ә син әтием, безгә конфетлар алып кайтчы, иң тәмлесен.

Әти.Ярый, ярый, ләкин син кызым энеңне саклый күр, ишек алдыннан китмә.

Кыз. Син монда утырып тор, ә мин дусларым белән уйнап алам, беркая да китмә.(кыз дуслары янына уйнарга китә.)

Кызлар җыры:

Лә-лә-лә-лә,

Бернәрсә дә күрмә.

Җәйләр җитә,

Кызарып җиләк пешә.

(Казлар- аккошлар малайны канатларына утыртып алып китә)

Малай. Апам, җаным, коткар.

Кыз. Үзем гаепле, үзем коткарырга да тиеш.

Мич. Ох! Кызым, ярдәм итче. Пәрәмәчләрем пеште, тартып чыгарсаң иде

Кыз. Ой, ашыгам ич, мич анакай энемне табып коткарырга кирәк.

Мич. Ох!

Кыз. Сине кызганмый булмас ахрысы.

Мич. Ох, рәхмәт сиңа кызым.

Кыз. Мич анакай казлар кая очканын күрмәдеңме син?

Мич. Әнә тегендә.

Алмагач. Матуркай җанашым, ярдәм итче, пешкән алмаларымны коеп төшер.

Кыз. Ашыгам шул алмагачкаем, энемне табып коткарырга кирәк.

Кыз. Ах. Сине кызганмый булмас ахрысы.

Алмагач. Рәхмәт сиңа матуркай.

Кыз.Алмагачкаем, казлар кая очканын күрмәдеңме?

Алмагач. Әнә тегендә.

Инеш. Җанашым,ярдәм итче, авыр ташларны алсаң, суым иркенләп агар иде.

Кыз. Ой, ашыгам шул инешкәй, энемне табып коткарырга кирәк.

Инеш.Ах! Рәхмәт сиңа.

Кыз. Инешкәй, казлар кая очканын күрмәдеңме син?

Инешкәй. Әнә тегендә.

Керпе. Нигә елыйсың син чибәр кыз, ә?

Кыз. Ничек инде еламаска, сары керпекәй, энемне саклый алмадым.Усал казлар - аккошлар алып киттеләр үзен.Хәзер каян эзләргә дә белмим.

Керпе. Борчылма, мин сиңа ярдәм итәрмен, юлны күрсәтермен, әйдә минем белән.

Убырлы. Йорткаем, йортым миңа алдың белән урманга артың белән бас.Ха-ха-ха.

-Сизәм,сизәм,сизәм бүген ашарга ризыгым бар.

-Әйдә мичем кызу ян, ашарга ризык куям.

Әй, чүлмәк, кил тизрәк.Ха-ха-ха.

Әйдә күмер ян дим ян.

Чүлмәктә су кайнарлан,

Күбеклән кайнарлан

Аш пешә малайдан.

Күмер яна, көлгә кала.

(Кыз энесен алып кача. Убырлы сызгыра, казлар очып килә. Казлар куа.)

Кыз. Инешкәй зинһар, яшер безне.(Инеш яшерә, балалар баш ияләр.)

Кыз. Алмагачкай,зинһар, яшер безне.( Алмагач яшерә, балалар баш ияләр.)

Кыз. Мич, анакай җаныкаем,зинһар яшер безне.

Мич. Керегез әйдә, керегез.

Кыз. Рәхмәт сиңа, мич анакай.(Мич яшерә, балалар баш ияләр.)

Мич. Бурыч түләү белән матур, ал кызым, юлга пәрәмәчләрне.

Зәлия.Ә казлар кычкыра-кычкыра очып йөриләр дә, бернәрсә таба алмагач, кире очып китәләр, ә кыз өйгә йөгерә. Тиздән әтисе белән әнисе дә базардан кайтып керәләр.



© 2010-2022