Открытое мероприятие на тему Математика иленә сәяхәт

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"МАТЕМАТИКА ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан

ата-аналар өчен ачык шөгыль конспекты

Төзеде: Смәел балалар бакчасы тәрбиячесе Гилязова Л.Х.

Максат: балаларның санау күнекмәләрен ныгыту; геометрик фигураларны кабатлау; "Танграм" уенын, математик табышмаклар, башваткычлар, лабиринтлар чишү күнекмәләрен ныгыту; логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү; балаларда ярдәмчеллек, шәфкатьлелек, дус булу сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: номерланган нокталар ясалган ватман кәгазе, "Танграм" уены (һәр балага), математик табышмаклар, лабиринтлар, "Чүлмәкне җыю" уены, геометрик фигуралар рәвешендә ясалган билетлар, алмагач макеты, алмалар, яфраклар, уенчык аю, бака, магнитофон, кассета.

Шөгыль барышы.


Тәрбияче: - Балалар, сез киләсе елга мәктәпкә укырга барырсыз. Сез анда төрле фәннәрне өйрәнә башларсыз. Математика дигән бик кызыклы фәнне дә өйрәнерсез. Мин бүген сезне, балалар, математика иленә сәяхәткә чакырам. Барасыгыз киләме? Без анда нәрсәгә утырып барырбыз икән? (Тактага эленгән кәгазьгә күрсәтә). Балалар, менә монда ниндидер саннар язылган. Шул саннарны тәртип буенча тоташтырып карыйк әле. (Балалар саннарны тәртип буенча тоташтыралар). Нәрсә рәсеме килеп чыкты, балалар? (Көймә).

Тәрбияче: - Без бу көймәгә утырып, математика иленә йөзәрбез. Сез ризамы? Ничә бала бара икән сәяхәткә? Ерак илдә берегез дә адашып, югалып калмасын. Булат, балаларны санап чык әле. (Балаларны саный).

Тәрбияче: - Балалар, көймәгә утыру өчен безгә билетлар кирәк булачак. Мин сезгә менә мондый билетлар әзерләдем. (балаларга геометрик фигуралар рәвешендә билетлар тарата).

Тәрбияче: - Балалар, билетларның икенче ягын карагыз әле. Анда сезнең номерларыгыз язылган. Ягез, шул номерлар буенча тәртип белән тезелик әле. (Балалар тәртип номеры буенча тезелә). Әйдәгез, көймәгә утырыйк та, сәяхәткә кузгалыйк, балалар. Хәерле сәгатьтә!

Балалар тәртип буенча "көймәгә" утыралар. Диңгез шавы ишетелә. Балалар ишкәкләр белән ишү хәрәкәтләре ясыйлар.

Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, алда ниндидер утрау күренә. Без юл тоткан математика иле шунда түгелме икән?

Балалар "утрауга" төшәләр ("табышмаклар утравы").

Тәрбияче: - Балалар, биредә сазлыклар күп икән. Сазлык аркылы ничек чыгарга соң безгә?

Шулвакыт сазлык хуҗасы - Бакакак патша сикереп килеп чыга.

Бакакак: - Бак, кем минем патшалыгыма аяк басмакчы була? Кем минем тынычлыгымны боза?

Тәрбияче: - Бакакак патша галиҗәнапләре, зинһар өчен, гафу итегез, тынычсызлавыбыз өчен. Без балалар белән математика иленә сәяхәткә дип чыккан идек. Без дөрес барабызмы? Математика иленә юл сезнең сазлык аша үтәме?

Бакакак: - Бак, әйе, дөрес, математика иленә юл минем сазлыгым аша үтә. Тик мин сезне сазлык аша болай гына үткәрмим. Сез башта минем табышмакларымны чишегез.

Табышмаклар чишү:

1) 4 ягы да бертигез,

4 почмагы да туры.

Я әле, әйтеп кара,

Бу нинди фигура? (Квадрат.)

  1. Апалы-сеңелле ике кыз

Чабалар түгәрәк буйлап.

Кечесе бер генә әйләнсә,

Зурысы - һәрбер сәгать. (Сәгать телләре).

3) Чәчәкнең 4 канаты җилпенде,

Өзеп алмакчы идем - очты да китте. (Күбәләк).

  1. Мине 2 бармакка кияләр,

Нәрсә кирәк, шуны кисәләр. (Кайчы).

5) Икәү янәшә торалар,

Уңга-сулга борылалар,

Тик бер-берсен күрмиләр,

Шуңа да үпкәлиләр. (Күзләр).

  1. Берсе яудыра, икенчесе эчә, өченчесе үсә. (Яңгыр, җир, үсемлек).

  2. Туңмас өчен 5 бала мичкә кереп утырган. (Бияләй эчендә 5 бармак).

  3. 8 аягы белән кул төсле

Ефәк белән чигә ул.

Чебеннәр эләксен өчен

Ятьмәләр үрә ул. (Үрмәкүч).

Бакакак: - Булдырасыз, балалар, сазлыгым аша үтегез!

Балалар "сазлык" аша үтәләр. Алда - "геометрик фигуралар утравы".

Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, бу утраудагы җәнлекләр геометрик фигуралардан гына торалар. Алар нинди рәвештә икән, үзебез ясап карыйк әле.

Балалар "Танграм" уены ярдәмендә төрле җәнлек фигуралары төзиләр.

Тәрбияче: - Нинди булганнар безнең бакча балалары! Әйдәгез, бераз ял итеп, "Диңгез" уенын уйнап алабыз.

Балалар "Диңгез" уенын уйныйлар, җиңүчеләрне билгелиләр.

Тәрбияче бер читтә күңелсезләнеп утыручы аю баласын күреп ала..

Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, бу аю баласы нигә борчулы икән? Аю баласы, ни булды сиңа?

Аю: - Кинәт көчле җил чыгып, минем бал тутыра торган матур чүлмәкләремне төшереп ватты. Мин хәзер балымны кая салыйм икән дип кайгырам.

Тәрбияче: - Борчылма, аю дус, балалар хәзер сиңа чүлмәкләреңне җыярга булышырлар.

Балалар аюга чүлмәкләрен җыеп бирәләр (чүлмәк рәсемен кисәкләрдән җыялар) , аю аларга рәхмәт әйтә, бүләк бирә.

Тәрбияче: - Балалар, көчле җил аюның чүлмәкләрен генә түгел, алмагачның алмаларын да коеп бетергән икән. Нинди матур алмалар коелган. Әйдәгез, без аларны җыеп алыйк. Тик, балалар, җил аларны өлгереп җитмичә койган, ә өлгермәгән алма әче була. Алмалар өлгереп җитсен өчен, безгә анда язылган биремне үтәргә кирәк. Әйдәгез, бу биремнәрне эшләп карыйк әле.

Балалар алмаларга язылган биремнәрне үтиләр.

Тәрбияче: - Менә хәзер алмалар тәмләнде, без аларны җыеп, бакчабызга алып кайтыйк, иптәшләрегезгә сәяхәтебезнең күчтәнәче булыр. (Алмаларны кәрзингә салалар.)

Тәрбияче: - Балалар, без бик озак сәяхәт иттек. Сезнең бакчада калган иптәшләрегез дә, тәрбияче апалар да борчылалардыр. Безгә кайтырга вакыт. Тик менә безнең кайта торган юлыбыз кайда соң? Безнең көймәбез кайда икән?

  • Карагыз әле, балалар, монда безнең төсле адашып, юл таба алмаучы җәнлекләр, кошлар да бар икән әле. Әйдәгез, башта без аларга булышыйк, аннары үзебезнең кайту юлын эзләрбез.

Балалар лабиринтлар чишәләр.

Тәрбияче: - Балалар, менә бу ташбака да сезнең ярдәм белән диңгез буена юлны тапкан. Безнең көймәбез дә шунда калган иде. Димәк, без дә юлны таптык!

Балалар "көймәгә" утырып, кайтып җитәләр.

Тәрбияче: - Балалар, бүген без математика илендә сәяхәттә булдык. Молодцы, сез үзегезнең тапкыр да, ярдәмчел дә, дус та булуыгызны күрсәттегез. Моннан соң да математиканы тырышып өйрәнегез. Уңышлар телим сезгә!



© 2010-2022