Конспект НОД по окружающему миру для детей татарской подготовительной логопедической группы на тему Гүзәллеккә без хуҗа

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Чык тамчысы" исемендәге

мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмасы








Конспект НОД по окружающему миру для детей татарской подготовительной логопедической группы на тему Гүзәллеккә без хуҗа

(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль эшкәртмәсе)








Тәрбияче: Гильмутдинова Г. Х.









Гүзәллеккә без хуҗа.

Максат: 1.Туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисләрен

тәрбияләргә.

2. Табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле һәм игътибарлы

булырга чакыру. "Кызыл китап" белән таныштыру.

3. Экологик максаттан чыгып яраксыз әйберләрне куллана

белергә өйрәтү, моториканы үстерү.

4. Халык авыз иҗаты аша матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

5. Балаларның үз карашларын булдыру; логик фикерләү

сәләтләрен, хәтер байлыкларын үстерү; дөньяга караш

даирәләрен киңәйтү.

Әзерлек: 1. Шәһәребез буенча экскурсия.

2. "Туган якның күңелгә якын урыннары" рәсем күргәзмәсе.

3. "Түгәрәк алан" уенын өйрәнү.

4. Шәһәребез язучыларының табигать турындагы шигырьләрен

уку, ятлау.

5. Яраксыз әйберләр җыю.

Җиһазлау: Ясалган рәсемнәрдән күргәзмә; кроссворд әзерләү, кисек

рәсемнәр, шәһәребез табигатен чагылдырган күренешләр,

яраксыз әйберләр, кайчы, кәгазь, вак әйберләр, магнитофон.

Барышы: I. Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

- Хәерле иртә, балалар! Әйдәгез үзебезнең "булышчыларыбыз" белән исәнләшеп алыйк.

Исәнмесез, күзләр!

Исәнмесез, колаклар!

Исәнмесез, куллар!

Исәнмесез, аяклар! (күрсәтәбез)

- Күзләр карый,

Колаклар ишетә,

Куллар эшли,

Аяклар йөгерә. (хәрәкәтләр)

Ә хәзер телләребезне дә эшләтеп алыйк. Түбәндәге сүз тезмәләре вакытында үз исемнәрен ишеткән балаларны үз яныма чакырам.

Аз-аз-аз -тырыш малай Илназ,

нә-нә-нә - акыллы кыз Алинә,

ат-ат-ат - якын дус Салават белән Булат,

на-на-на - чибәр кызыбыз Екатерина,

ил-ил-ил - бик күп белә Михаил,

ән-ән-ән - яхшы дус ул Ләйсән.

  • Балалар, без бүген әниләребезне дә кунакка чакырдык, әйдәгез

аларны каршы алыйк.

Рәхим итегез, әниләр! Хөрмәтле әниләр, сезне бүгенге шөгылебездә катнашырга чакырабыз. (әниләр һәм балалар үз урыннарына утыралар)


  1. 1. Табышмаклар ярдәмендә кроссворд чишү.

(Кроссвордны әниләр алып килә)

Табигать сүзе килеп чыга.

- Менә, балалар, без бүген туган ягыбыз табигате, аның матурлыгы, шушы матурлыкны ничек сакларга кирәклеге турында уйланырбыз, сөйләшербез.

2. Әниләр һәм балалар белән викторина.

а) "Ышанасызмы, юкмы".

Туган ягыбыз табигате белән бәйләнгән кыскы хикәяләрдән хаталар табу.

б) "Рәсемне җый".

Кисәкләрдән рәсем җыю һәм шул рәсем буенча табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен сөйләү.

- Булдырдыгыз, балалар. Шәһәребез табигате, аны ничек сакларга кирәклеге турында бик күп беләсез. Үзенең ямьле язлары, шау чәчәктәй җәйләре, алтын көзләре, ак мамыктай карлы кышлары белән матур булган туган ягыбызның табигатен без - балалар да саклый алабыз икән. Бары тик шушы кагыйдәләрне һәрвакыт үтәргә генә кирәк.

(Әниләргә сүз бирелә)

Иң күңелле җәй көнендә,

Табигать кочагында,

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать - халык байлыгы

Табигатьне саклагыз!

"Түгәрәк алан" уены .

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез.

Әй, дускаем Салават,

Әйдә, бергә биибез!

в) "Күп белүче".

Сораулар: - Шәһәребез яныннан агучы елгалар?

- Алабуга урамында үсүче агачлар?

- Безнең балалар бакчасы ишегалдында кергәчтә нинди агач

үсеп утыра?

- Нинди ылыслы агачлар беләсең?

Бер сүз белән әйт:

- кынгырау, ләлә, миләүшә, төймәбаш

- әрем, алабута, билчән, кырлак

- мәтрүшкә, тузганак, бака яфрагы

- тилебәрән, карга күзе, ландыш.

- Балалар, бу үсемлекләрне тагын бер охшаш билгеләре буенча берләштерергә була. Алар барысы да саклауга мохтаҗ һәм "Кызыл китап"ка теркәлгән. Әйдәгез, тактадагы чәчәкләр арасыннан "Кызыл китап"ка теркәлгәннәрен табыйк әле. (Кынгырау, ләлә, ромашка, умырзая, күгәрчен күзе, төнбоек, миләүшә чәчәкләре)

г) "Безнеке - үзебезнеке".

Шәһәребез шагыйрьләренең (Г.Әхтәмова, С.Гыйльметдинова,Д.Каюмова) табигать турындагы шигырьләрен сөйләү.

"Гөлчәчәкләр" уены.

III. Ишек шакыйлар. Үзебезнең төркемгә йөргән, хәзер мәктәптә укучы балалар керә.

- Күрегезче, балалар безгә тагын кунаклар - мәктәптә укучы апаларыбыз килгәннәр. Нинди матур тартмалары бар. Нәрсә икән аның эчендә? Нинди савытлар, уенчыклар! Нәрсәдән ясадылар икән бу матур әйберләрне?

Укучы. Кайбер кешеләр татлы судан, туңдырмадан бушаган пластмасс савытларны, шешәләрне табигатькә чыккач,теләсә кайда ташлап калдыралар. Бу чүп-чар савытлар үләннәргә үсәргә комачаулыйлар, анда яшәүче бөҗәкләргә, җәнлекләргә яшәргә уңайсызлык тудыралар.

Алардан менә шундый матурлык тудырып була. Чәчәкләр, уенчыклар ясыйбыз. Әйдәгез, без сезне дә шушы матурлык тудыру серләренә өйрәтәбез.

Яраксыз әйберләрдән уенчыклар ясау - күмәк эш.

Шөгыльгә нәтиҗә ясау.

Балалар белән ясалган уенчыкларны карау һәм аларны уеннарда куллану.

© 2010-2022