Сценарий утренника по ПДД. для детей подготовительной группы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАМЧЫ ШОУ

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән

үткәрелгән уен кичәсе.

Автор: Татарстан Республикасы Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Нигматуллина Раушания Фаиловна



Максат: Балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, юл билгеләрен таный һәм исемнәрен дөрес әйтә белүләрен камилләштерү. Транспорт төрләре турында күзаллауларын үстерү. Аларның хәтерләрен, фикерләүләрен үстерү, игътибарларын арттыру.

Җиһазлау: капчык һәм фишкалар, яртылаш капланган юл билгеләре, тур исемнәре язылган плакатлар.

Зал бизәлеше: стеналарга «юл кагыйдәләре» темасына рәсемнәр эленә, юл билгеләре, светофор, төрле транспорт чаралары куела, юл кагыйдәләрен өйрәтү өчен махсус җиһазланган бүлмә булса, шул бүлмәдә үткәрелә.

Уен барышы:

- Хәерле көн, кадерле балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Тамчы шоу уенын башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бүгенге уеныбыз юл йөрү кагыйдәләренә багышлана. Уенның барышын, җавапларның дөреслеген билгеләп бару өчен жюри билгеләп китик (жюри әгъзалары әти-әниләр яки тәрбиячеләр арасыннан сайлап куелырга мөмкин).

Кадерле балалар! Уеныбыз 5 бүлектән торачак.

  1. Өй эше.

  2. Тылсымлы капчык.

  3. Серле билгеләр.

  4. Тапкырга табышмак.

  5. Капитаннар ярышы.

- Ә хәзер сүз командаларга бирелә.

  1. Команда «Уяулар»

Без бәйрәмгә килдек бүген,

Бер дә ялкауланмагыз.

«Тапкырлар»га сәлам юллап,

Уңыш теләп калабыз.

  1. Команда «Тапкырлар»

Без уяу дусларыбызга

Кайнар сәлам юллыйбыз.

Ярышларда зирәк, тапкыр

Булуыгызны телибез.

-Уеныбызның I турын башлыйбыз,ул өй эше дип атала (балалар кулдан эшләнгән авыл һәм шәһәр урамы макетларын яклап чыгыш ясыйлар). Жюри баллар куя.

- Кадерле балалар! Уеныбызның I турына нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.

- Алдагы уеныбыз «Тылсымлы капчык» дип атала. Капитаннар чиратлашып капчыктан фишка алалар, нинди номерлы фишка эләксә, шул номерлы сорау бирелә. Җавапны команда белән әзерлисе, ләкин җавапны бары тик бер генә кеше әйтергә тиеш.Сез әзерме?

Капчыктагы сораулар:

  1. Автобуста йөрү кагыйдәләрен атагыз.

  2. Балаларның колоннада йөрү кагыйдәләрен атагыз.

  3. Беренче светофорлар кайсы илдә барлыкка килгән? (Англиядә, Лондон шәһәрендә)

  4. Безнең илнең беренче светофорлары нинди булган? (өч тигез өлешкә бүленгән түгәрәк формасында: кызыл,яшел, сары төстә)

  5. Светофор ни өчен кирәк һәм кайларга куела?(светофор җәяүлегә һәм транспорт чараларына бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк, ул юл чатларына куела).



  1. Светофор булмаганда яисә ул эшләмәсә, аны кем алыштыра?(юл хәрәкәтен көйләүче-регулировщик)

  2. Кемнәрне җәяүле дип атыйлар?(Транспортка утырмаган, ләкин юл хәрәкәтенә катнашучы кешеләр җәяүле дип атала)

  3. Кемнәрне пассажир дип атыйлар?(Транспортта йөрүче кешеләр пассажирлар дип атала.)

  4. Җәяүлеләр юлның кайсы өлешеннән йөрергә тиеш? (Шәһәрдә-тротуардан, тротуар булмаса-юл кырыеннан)

  5. Юлның кайсы урынынан икенче якка чыгарга кирәк? (Светофор булганда-яшел ут янганда, булмаганда-зебрадан яки җәяүлегә юл аркылы чыгу билгесе куелган урыннан)

- Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер кайсы команданың ничә балл җыйганын белү өчен сүзне жюрига бирәбез.

Музыкаль тәнәфес. «Светофор»җыры, В.Казыйханов шигыре, В.Әхмәтшин көе.

- Уеныбызның III турына килеп җиттек. Бу турда балалар сезнең аеруча игътибарлы булуыгыз сорала, чөнки сез серле юл билгеләрен әйтеп бирергә тиеш. Юл билгеләренең сере шунда, алар бөтенләй ачылып бетми, ә бәлки яртылаш кына ачыла. Башладык, балалар.

Балаларга тану өчен бирелгән билгеләр:

  1. Игътибар балалар.

  2. Җәяүле юлы.

  3. Велосипед юлы.

  4. Җәяүлеләр хәрәкәте тыела.

  5. Шлагбаумлы тимер юл кичүе.

  6. Җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыны.

  7. Ашханә.

  8. Автобус тукталышы.

- Молодцы, балалар, бик әйбәт җавап бирдегез. Балларны билгеләү өчен сүзне жюрига бирәбез.

- Хәзер «Тапкырга табышмак» турына күчәбез. Бу турда транспорт төрләренә багышланган табышмакларны чишәргә кирәк.

  1. Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез. ( велосипед)

  1. Кылга асылына, тимергә таяна.

Утыртып чаба, теләсә кая. (трамвай)

  1. Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр. (поезд)

  1. Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң үкерә.

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

  1. Иснәми ул печәнне,

Капмый солы, саламны.

Үзе бара өстерәп

Алты япьле сабаны. (трактор)

  1. Арбасы бар, аты юк,

Тәртә-мазар заты юк.

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә. (автобус)

- Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез әле, жюридан сорап балларыгызны белик.

Музыкаль тәнәфес. «Светофорның өч күзе» , Ш.Галиев шигыре.

- Шулай итеп, уеныбызның соңгы турына да килеп җиттек.Бу турда без капитаннарның зирәклеген тикшерербез.Мин һәр капитанга 10 сорау бирәчәкмен, алар озак уйлап тормыйча җавап бирергә тиеш.

1 нче команда капитанына сораулар.

  1. Светофорның кызыл уты нәрсәне аңлата? (юл аркылы чыгарга ярамый)

  2. Светофор булмаганда юлны кайсы җирдән аркылы чыгарга?( зебра сызыгыннан, «җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыны» билгесе куелган җирдән)

  3. Тротуар булмаганда юлның кайсы өлешеннән йөрергә?(юл кырыеннан)

  4. Тыючы билгеләр нинди төстә һәм нинди геометрик формада? (кырыйлары кызыл төстәге ак түгәрәк)

  5. Балаларга кайда уйнарга ярый? (махсус мәйданчыкларда, ишегалларында)

  6. Һава транспортын ата (самолет, вертолет)

  7. Жигули машинасы нинди төр транспортка керә? (җиңел)

  8. Җәяүле светофорында ничә төс? (ике)

  9. Әйтелгән сүзләр арасыннан юл хәрәкәтенә кагылышлы сүзне аерып әйт: сумка, алма, җәяүле, урман.( җәяүле)

  10. Велосипедка кагылышлы нинди юл билгеләрен беләсең, күрсәт.

2 нче команда капитанына сораулар.

1. Светофорның сары уты нәрсәне аңлата? (юл аркылы чыгарга әзерләнергә)

2. Юл аша чыкканда кайсы якка карарга кирәк? (башта сул, аннары уң якка)

3. Җәяүле юлның кайсы ягыннан йөрергә тиеш? (сул ягыннан)

4. Кисәтүче билгеләр нинди төстә һәм нинди геометрик формада?

( кырыйлары кызыл төстәге ак өчпочмак)

5. Велосипед белән кайда йөрергә рөхсәт ителә? ( балаларга машина йөрмәгән җирдә, шәһәрдә велосипед юлыннан)

6. Су транспортын ата (теплоход, метеор).

7. КАМАЗ нинди төр транспортка керә? ( йөк)

8. Нәрсә ул юл чаты ? (юллар кисешкән урын)

9. Әйтелгән сүзләр арасыннан юл хәрәкәтенә кагылышлы сүзне аерып әйт: карбыз, болын, тротуар, карандаш ( тротуар)

10. Юл билгеләренең нинди төрләрен беләсең? (тыючы, кисәтүче,күрсәтүче, информация бирүче, сервис һ.б.)

Кадерле балалар! Барыгыз да бик актив булдыгыз, молодцы. Уенда катнашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Хәзер уеныбызга нәтиҗә ясарга да вакыт җитте.Сүзне хөрмәтле жюри членнарына бирәбез (жюри уенда җиңүчеләрне билгели, бүләкләр тапшыра.)









© 2010-2022