Конспект НОД по развитию речи (татарский язык)

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТЕМА: [къ] һәм [кь] авазлары.

МАКСАТ: 1)балаларны [къ] һәм [кь] авазлары белән таныштыру;

2)әлеге авазларны әйтү күнекмәсе булдыру;

3)сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәсе булдыруны дәвам итү.

КҮРСӘТМӘ МАТЕРИАЛЛАР ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР: [къ] һәм [кь] авазлары кергән сүзләрнең төсле рәсемнәре, магнитлы такта, магнитлар, магнитлы хәрефләр, *Шәехова Р.К. «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: Авазларны уйнатып. Эш дәфтәре.1 нче кисәк». - Казан: Хәтер, 2011., күрсәткеч таяк.

ШӨГЫЛЬНЕҢ БАРЫШЫ:

1.Кереш өлеш(2-3 минут):

-Исәнләшү этабы (-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез!

-Хәлләрегез ничек?

-Бик яхшы, әйбәт...

-Ягез, әле, бер-беребезгә карап елмайдык та шөгылебезне башларга

җыендык)

-Алдагы теманы кабатлау этабы (-Алдагы дәрестә без сезнең белән күл һәм мүк сүзләрен чагыштырган идек. Яле, шуны искә төшереп алыйк әле. Алдагы дәрес буенча сораулар бирелә).

2.Төп өлеш (10 минут):

Җыр башкарыла: Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Менә сиңа, якын дустым,

Менә минем куш кулым.

-Балалар, җырда нинди сүз турында барды?

-Кул турында.

-Яле, уң кулыгызны күрсәтегез, аннары сул кулыгызны күрсәтерсез.

1)магнитлы такта янында кул сүзенә аваз анализы ясала. (аваз анализын ясау схемасы * нең 45 битендә бирелгән).

2)Кул сүзе белән "Тере модельләр уены" уены башкарыла. Фишкаларны схемага куйган вакытта түбәндәге проблема тудырыла: тәрбияче тарафыннан [къ] авазы урынына [кь] авазы әйтелә, ул балаларның реакөиясенә карый, аннан соң биремдә ялгышлык китүен, "кырыс" [к] урынына "ягымлы" [к] әйтелүен җиткерә, болай эшләгәндә кул сүзе урынына күл сүзеп килеп чыгуы ачыклана, такта янына чакырылган бала, башка балалар белән ярышып схемадагы фишкаларны тәрбияче әйткәнчә җыеп ала.

3)сул сүзенә аваз анализы башкарыла. Ул, чагыштыпу өчен, кул сүзе схемасы астында эшләнә. Балаларга бу сүзнең мәгънәсе аңлатыла.

4) ФИЗКУЛЬТТӘНӘФЕС. Балалар белән "Алыш-биреш" уены башкарыла. Балага тупны җибәргәндә [къ] һәм [кь] авазлары кергән сүзләр әйтелә. Ул да шул авазлар кергән сүз белән тупны кайтарырга тиеш.

5)сул һәм кул, кул һәм күл, күл һәм мәк сүзләрен чагыштыру. Кырыс [къ] һәм ягымлы [кь] авазларына игътибар итәргә кушыла. Алар бертөрле авазлар түгел!

3.Йомгаклау өлеше.

Шулай итеп, балалар бүген [къ] һәм [кь] авазлары белән таныштык. Бу авазлар кергән сүзләрне таптык. Әйдәгез, шөгылебез ахырында тагын кырыс [къ] һәм ягымлы [кь] авазларына "тәмле" сүзләр табыйк әле. "Кем күбрәк сүз әйтә уены?" үткәрелә.

(Мәсәлән: кырыс [къ] авазына - карлыган, карбыз, кабартма, сок, ...

ягымлы [кь] авазына - кәнфит, икмәк, кишер, ...)

Балалар, барыгызга да "Афәрин!" дип әйтәсе килә. Киләсе шөгылебезгә кадәр сау булыгыз. Матур сүзләр генә өйрәнегез, итәгатьле балалар булыгыз.





© 2010-2022