Конспект История вещей (старшая группа)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Әйберләр тарихы".

Максат: балаларны хәзер кулланышта булган әйберләрнең тарихы белән таныштыру, геометрик фигураларны кабатлау

Бурычлар:

Белем бирүче: балаларны тузан суырткычның, кер юу машинасының һәм кыска дулкында эшләүче мичнең каян барлыкка килүләре, тарихы белән таныштыру;

Геометрик фигураларны кабатларга, әйләнә-тирәдәге предметлар нинди геометрик фигураларга ошаганнарын әйтә белергә өйрәтү;

Тәрбия бирүче: үз-үзеңнең, тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, без кулланган әйберләргә сак караш һәм хөрмәт белән карау, табигатьне саклау, экологик тәрбия бирү; матур сөйләм кунекмәләре һәм аралашу культурасын тәрбияләү.

Үсеш бирүче: игътибарлылыкны үстерү, бер-береңә булышу теләген үстерү, кыенлыклар килеп чыкканда ярдәм сорарга курыкмаска, сорарга теләген үстерү.

Шөгыль төре: сөйләм теле үстерү, танып белү, музыка, инглиз теле шөгыльләрен берләштергән шөгыль.

Өйрәтү алымнары: монологик, диалогик, шигъри сөйләм.

Интеграция: социализация, коммуникация, танып-белү, музыкаль - нәфәсәти, матур әдәбият

Җиһазлау: табышмаклар, тузан суырткычның, кер юу машинасының һәм кыска дулкында эшләүче мичнең рәсемнәре, һәр балага геометрик фигуралар, пазллар, ноутбук

Шөгыль барышы:

- Исәнмесез, балалар. Мин бүген сезгә бер үзем килмәдем, минем белән ноутбукта килде. Балалар өйтегез әле, компьютерны, ноутбукларны кем ясый?

Б: кешеләр

  • Әйе, дөрес, кешеләр ясый. Без бүген сезнең белән әйберләр тарихына чыгабыз. Сәяхәткә чыгар өчен, безгә автобуска утырырга кирәк. Балалар, нәрсә соң ул тарих?

  • УУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУУ. Балалар беренче тукталыш, карагыз әле, монда нәрсәдер язылган. Әәәәәәәәәә , аңладым балалар, бу компҗютер миңа табышмаклар чыгарган.

Кызу табанлы чана,

Ат җигелгән аңа,

Бер чигенә, бер бара,

Юлы шомарып кала.

(Үтек)

Үзе сөйли, үзе көйли

Ә үзенең теле юк.

(Телефон)

Пычрак киемне салдың,

Ачтың, кием инде кипкән

(кер юу машинасы)

Кабызасың, акыра,

Тузан бирегез дип кычкыра

(тузан суырткыч)

  • Балалар, бу предметларны нәрсә берләштерә?

Б: Алар безгә булыша, эшне җиңеләйтәләр.

  • Дөрес, мин бүген ноутбук белән сезгә бу әйберләрнең каян барлыкка килгәне турында сөйлибез. Сез автобуста утырырга арыгансыз, чыгыгыз ңйдә, әзрәк ял итеп алабыз

Физминутка:

1 and 2 and 3 and 4,

I'm sitting on the floor,

I'm sitting on the floor,

1 and 2 and 3 and 4.

  • Карагыз әле, ноутбук нинди рәсем күрсәтте, ә мин аңладым. Бу беренче тузан суырткычлар. Алар шундый зур булганнар, һәм шундый каты тавыш чыгарганнар, кешеләр куркудан аларны өйләренә кертмәгән. Урамда урнаштырып, паласларын тузан суырткыч янына китергәннәр. Ләлин Лондон полиөиясе тиздән аларны урамннан да алып куйган, чөнки алар тавышына атлар торган урыннарынан качканнар. Ә өйләрегездз ТС бармы сезнең?

  • Әйдәгез әле басып, тузан суыртып карыйбыз....

  • Ә менә бу рәсемне кем таный?

Б: бу кер юу машинасы

  • Әйе. Ә сез ничек уйлыйсыз, элек керләрне ничек юганнар?

Б: кул белән

  • Дөрес, тазга салып кул белән юганнар. Ә меня диңгездә йөрүче матрослар, керләрен җепкә тагып суга ыргытканнар. Кораб бара торган, к4ерләр юылган. Сабын урынына алар ком кулланган.

  • Ә хәзер әйдәгез кул белән кул яулыкларны уып карыйбыз. Булдырдыгыз.

  • Кем белә элек ашамлыкларны ничек җылытканнар?

Б: газ плитәсендә

  • Ә авлларда, газ плитәсе юк, нәрсә бар?

Б: Мич

  • Карагыз әле ноутбукка, ул сезгә рәсемнәр күрсәтә. Дөрес, башта мич булган, аның эченә утын тутырганнар да, ашарга пешергәннәр, аннары газ плитәләре барлыкка килгән. Ә хәзер без кыска дулкында эшләүче мич кулланабыз.

  • Хәзер әйдзгез бер уен уйнап алабыз. Басабыз да, утын яра башладык.

Әйе, дөрес, менә шулай.

  • Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Б: тузан суырткычлар, кыска дулкында эшләүче мич, кер юу машинасы турында.

Сезгә сәяхәт ошадымы?

Б: әйе, ошады

  • Безгә кайтырга вакыт. Карагыз әле, кайтып булмый бит, автобус ватылган. Нишләп ватылган икән?

(уйлыйлар)

  • Мин беләм, карагыз әле. Ул бит ватылган.

  • Давайте , посмотрим, что это лежит на полу?

  • Это что дети? Правильно, это треугольник. А почему она называется треугольником?

  • А это что за фигура, правильно квадрат. (дети рассказывают о свойствах квадрата), тоже самое с прямоугольником и кругом.

  • А давайте , дети, мы с вами попробуем сами сделать геометрические фигуры. Дети встают и сами создают геометрические фигуры.

  • әйдәгез әле, бу геометрик фигуралардан автобусны ясыйбыз. Балалар геометрик фигуралардан автобусны ясыйлар.

(аппликация - балалар геометрик фигураларны дөрес урнаштырып, автобус рәсемен ясыйлар )

  • Менә булды бу, әйдәгез хәзер өйгә кайтабыз. Автобус эшли ме? Киттек.

Т: балалар, сезгә ошадымы бүгенге сәяхәт? Нәрсә ошады сезгә?

Балалар җаваплары.

Т: ә хәзергә әйдәгез саубулашабыз. Саубулыгыз.



© 2010-2022