Ана теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспект

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Ана теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспектАна теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспект

Баулы районы Татар Кандызы балалар бакчасы тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссаровнаның мәктәпкә әзерлек төркеме өчен ана теленнән шөгыль план - конспекты. 2013 нче ел.

Тема.[и] авазы һәм хәрефе.

Максат. [и] авазын дөрес итеп әйтү, сүзләрдән дөрес итеп аера белү күнекмәләрен бирү, фонематик ишетү сәләте һәм игътибарлылык тәрбияләү, хәрефнең язылышы белән таныштыру,хәрефне язарга өйрәтү.

Җиһазлау.Көзге; интерактив тактада күрсәтелә торган үрдәк, тычкан, итек, әтәч, кит, гөмбә, песи рәсемнәре; "и" хәрефе образлы рәсемдә, баш хәреф; таякчыклар; дәфтәр, ручка.

Шөгыль барышы

I Оештыру моменты.

Тәрбияче. Пес-пес-пес. Кайда син? Ә менә кайда качкансың икән, шаян. Балалар бүген безгә кунакка Йомшаккай исемле песи килде. Син Йомшаккай, тыныч кына менә бу урында утырып безне күзәтеп тор. Күрче, безнең бакчага нинди акыллы кызлар һәм малайлар йөриләр.

Балалар, әйдәгез, Йомшакка тизәйткечләр өйрәтәбез.

/ Тизәйткечләр әйтү- башта акрын, аннары уртача һәм кызу темпта./

  • И-и-и, әни он или-и-и.

  • И-и-и, җил исми-и-и.

II Өйрәнгән авазларны кабатлау.

Тәрбияче. Урманда адашкач кешеләр ничек кычкыралар?

Балалар. А-у

Тәрбияче.Җөмләне дәвам итегез: "Алсу керләрне..."

Балалар.У-а.

Тәрбияче. Айзилә "а" хәрефен күрсәтә.

"А" хәрефе кулларын янга куеп, аякларын аерып баскан, кыска гына итәген дә күрсәтә.

Тәрбияче. Хәзер Райхан "у" хәрефен күрсәтә.

Кулларын өскә күтәреп, бергә кушылган аяклар тәрәзә ягына карый.

(яктылыкның сул яктан төшәргә тиешлеген исәпләсәк, тәрәзә балаларның сул кул ягында була).

III Яңа аваз белән танышу.

Тәрбияче. Балалар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын әйтегез.

  • Өр-яңа савыт тишелеп беткән. /иләк/.

  • Ти дисәң тими

Тими дисәң тия. /иреннәр/.

Тәрбияче. Иләк һәм ирен сүзләре нинди авазга башлана?

([и] авазын аерып алу).

Тәрбияче. Бергә [и] авазын әйтәбез.

Тәрбияче

Балалар

и-и-и-и

Тәрбияче

Көзгеләрне алыгыз. Көзгегә карап [и] авазын әйтәбез.Карагыз әле, балалар, безнең [и] авазы иң шат, күңелле аваз. Ул гел елмаеп кына тора. Елмаябыз, минем арттан кабатлыйбыз: и-и-и-и.

Иреннәр торышы: елмая, тел аскы тешләргә тия, сырты аз гына күтәрелә, һава агышы иркен. [и] авазы-җырлый торган аваз. Күпме сузсаң да сузыла.

Без, сузыла торган авазларны "сузык" аваз диеп атыйбыз. Әйдәгез, бергәләп [и] авазын сузыйк әле.И-и-и-и.

IV Ял минуты

Тәрбияче.

Юл буенда ике бәбкә

Бер суалчан тотканнар

Икесе ике башыннан

Бик нык итеп капканнар

Тарта торгач, бу суалчан

Кинәт өзелеп китеп,

Ике бәбкә ике якка

Егылдылар "леп" итеп.

V Интерактив тактадан рәсемнәр күзәтү.

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Сезгә бик игътибарлы булырга кирәк, [и] авазы ишетелгән рәсемнәрне күрсәгез кул чабарга кирәк. Ә син Йомшаккай тыныч кына карап тор, балалар безнең бакчада бик игътибарлы да , акыллы да.

/рәсемнәр- тычкан, итек, әтәч, кит, гөмбә, песи /

Анализ:

Тәрбияче.Балалар , "итек" сүзендә [и] авазы кайда ишетелә.

Балалар. Башында.

Тәрбияче.Балалар , "кит" сүзендә [и] авазы кайда ишетелә.

Балалар. Уртасында.

Тәрбияче.Балалар , "песи" сүзендә [и] авазы кайда ишетелә.

Балалар. Азагында.

Тәрбияче. Балалар, хәзер [и] авазы кергән сүзләргә үзегез мисаллар китерегез.

Балалар: идән, ипи, китап....



V I Физкультминут

Колга башында - итек!

Менәргә ничек итеп?

( чүгәләп утыру, өскә карау )

Колга төбенә басып

Торам менә баш кашып

( басу, баш кашыган хәрәкәт ясау )

Итексез йөрим микән?

Колгага меним микән?

( аякка карау , аптыраган кыяфәт белән кулларны ике якка аеру).



V I I "и" хәрефе белән танышу.

Тәрбияче. ("и" хәрефен курсәтеп). Менә балалар, "и" хәрефе. Ике таягы- аягы бар аның һәм аларны астан өскә ялгап тагын бер таяк тора.

Әйдәгез,хәрефне һавада язып карыйбыз.

/тәрбияче артыннан кабатлап, һавада "и" хәрефен язып карау/.

Тәрбияче.Таякчыкларны алдык, "и" хәрефен төзеп карыйбыз.

/балалар "и" хәрефен таякчыклар ярдәмендә төзеп карыйлар/.

Тәрбияче.Ә хәзер Илмир белән Алмир "и" хәрефен төзеп күрсәтәләр.

Алмир туп-туры басып тора. Илмир Алмирга кулын бирә.







V I I I Хәрефне язу.

Тәрбияче. Ә хәзер өйрәнгән хәрефне язып карыйбыз.

/ "и" хәрефен тактада язып күрсәтү. Ручканы дөрес тоту, дөрес утыруга игътибар итү. Балалар дәфтәрләренә язып карыйлар/.

IX Бармак уены.

  • Ике ишек, ике итек

  • Ике ишәк, ике итәк

  • Ике иләк, ике чиләк

  • Ике имән, ике идән,

  • Ә икесе бергә - ике йодырык.

X Йомгаклау.

Тәрбияче. Бүген нинди аваз белән таныштык?

[и] нинди аваз?

Хәрефне ничек истә калдырабыз?



© 2010-2022