Конспект занятия по аппликации на тему: «Йөк машинасына тәгәрмәч»

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МАДОУ общеразвивающего вида по познавательно-речевому направлению «Детский сад №114 «Челнинская мозаика»







План-конспект занятия

по аппликации на тему: «Йөк машинасына тәгәрмәч»

для первой младшей группы № 3







выполнила

воспитатель Ибрагимова Э.Р.

г. Набережные Челны

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

"Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением

деятельности познавательно-речевого направления развития воспитанников № 114 "Челнинская мозаика"










Тема: "Йөк машинасына тәгәрмәчләр"

Максат:

1.Балаларны транспорт чарасы буларак - йөк машинасы белән таныштыру.

2.Шофер профессиясе турында белем бирү.

3.Машинаның өлешләре турындагы белемнәрен ныгыту (кабина, арба, тәгәрмәчләр), төсләр турында белемнәрен ныгыту (кызыл, яшел, зәңгәр, сары)

4.Игътибарлылыкны үстерү, тирә-юньдә ориентлашырга, сигналга игътибар итәргә өйрәтү.

Сүзлек запасын: йөк, шофер, кара, түгәрәк тәгәрмәч сүзләре белән баету.

Алдан эшләнәсе эшләр: әңгәмә, рәсемнәр карау, китап карау, транспорт чараларын күзәтү.

Материал: йөк машинасы, һәр балага йөк машинасы өлешләре (арба, кабина, тәгәрмәчләр),киселгән түгәрәкләр, кыягазъ бите машина тәгәрмәчсез тошерергән, клей, кисточки,салфетки.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар. Матур итеп утырдык. Кулларна остәлә куйдык, кузләр мина карый, колаклар мине тыңлый. Тынлагыз але (музыка машина тавышлары) Балалар бу нинди тавышлар булды?

Балалар: Машина тавышлары.

Тәрбияче: Бик дөрес. Балалар табышмак тыңлагыз әле:

Мин эшче машина

Бар арбам һәм кабина

Эшем - йөкләр ташучы

Исемем... (йөк машинасы).

Дөрес әйттегез, әфәрин.

Балалар, сез машина тавышы ишетәсезме? (пип-пип-пип дигән тавыш килә).

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: (тәрбияче бүлмәгә йөк машинасы алып керә) Балалар карагыз әле безгә нинди йөк машинасы килде. Бу йөк машинасы. Әйдәгез әле бергә кабатлыйбыз.

Балалар: Йөк машинасы.

Тәрбияче: Дөрес балалар, бу машина - йөк машинасы дип атала. Ә нәрсәләр төяп йөри икән йөк машинасы?

Балалар: Ком, шакмаклар, кирпичлар.

Тәрбияче: Дөрес. Әйтегез әле балалар йөкне кая төйиләр?

Балалар: Арбага.

Тәрбияче: дөрес. Ә безнең йөк машинасының арбасы нинди төстә?

Балалар: Кызыл.

Тәрбияче: Дөрес. Һәр машинаның шоферы бар. Шофер ул - машинаны өйртүче кеше. Ә шофер кайда утыра икән?

Балалар: Кабинага.

Тәрбияче: Дөрес. Ә безнең йөк машинасының кабинасы нинди төстә?

Балалар: Зәңгәр.

Тәрбияче: Дөрес. Балалар, ә безнең машиналар кайдан йөриләр?

Балалар: Юлдан.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә нинди өлешләре булмаса, машина йөрми икән?

Балалар: Тәгәрмәчләрсез.

Тәрбияче: Дөрес, тәгәрмәчләрсез. Тәгәрмәчләр түгәрәк формада, төсләре - кара.

Карагыз але балалар безнең машинабыз йөк алып килгәндә аварияга очраган, hәм тәгәрмәчләре югалган. Әйдәгез але балалар без машинабызга тәгәрмәчләр ясап куябыз. Башта мин сезә курсәтәм, согынан бергә ясыйбыз.

Алабыз тәгәрмәчне hәм сылыйбыз клей, согынан ябыштырабыз безнен йөк машинага, кайда тәгәрмәчләр булырга тиеш. Согынан салфетка алып калган клейны сөртеп куябыз. Әйдәгез хәзер бергә эшлибез, мин булышам сезгә.

Анализ занятия:

  1. Балалар без бүген нинди машина белән тагыштык?(йөк машинасы белән)

  2. Нәрсә ясанык йөк машинага?(тәгәрмәчләр)

  3. Йөк машинанын нинди өлешләре бар?(арба, кабина,тәгәрмәч)

  4. Тәгәрмәчләр нинди формада?(түгәрәк)

  5. Сезгә ошадымы дәрес?









© 2010-2022