Бәйрәм иртәсе Кошлар безнең дусларыбыз

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

КОШЛАР - БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ

Әлеге чара уздырыласы бүлмәгә кошларның файдасы турында язылган плакатлар, кош рәсемнәре, «Кошлар - безнең дусларыбыз», «Кошларны саклагыз», «Кош ояларын туздырмагыз» дигән лозунглар эленә, укучылар ясаган кош оялары куела. Балалар иртәсе башланыр алдыннан, бүлмәдә яки залда кошлар турындагы җырлар яңгырый.

Балалар иртә буласы бүлмәгә яки залга кереп утыралар. Әдәби композициядә һәм хорда катнашучылар алга чыгып басалар.

Алып баручы. Җир шарында - 8600, Россиядә 700 дән артык төрле кош очрый. Безнең республикада исә җәй көннәрендә 200 төрдән артыграк, ә кышын 40 лап төр кошны очратырга була. Мәсәлән, чыпчык, тукран, песнәк, боҗыр, көртлек, карабүрек, саескан, ала карга, күкшә, кызылтүш һәм башкалар безнең якларда кышлыйлар.

Укучы. Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык. Алар өчен җимлекләр ясап куйдык.

Укучы.

Песнәк тәрәз каршында, Кара бүрек башында,

Түше сары лимон күк; Юри киеп куйган күк.

Укучы.

Уйнаклый да талпына, Оныткансыз мине, ди,

Шакып ала: тук, тук, тук! Нигә бүген җим юк, юк!

Укучы. Юк, мин кошларны онытмадым. Җимлеккә ашарга салдым да аларның туклануын күзәтеп тордым. Кошларга карап тору нинди күңелле!

Укучы. Песнәк - файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда көненә 500 - 600 зарарлы бөҗәк ашый.

Укучы. Сез беләсезме? «Урман докторы» дип кайсы кошны атыйлар?

Балалар. Тукранны.

Укучы.

Тукран һәр агач саен Агач корытучы кортларны,

Тук-тук сугып карый, Эзләп, чокып бетерә,

Кошчыкның очлы борыны «Урман докторы» булып ул

Кирәкле эшкә ярый. Илгә файда китерә.

Алып баручы. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яши. Таулар, урманнар, диңгезләр аша очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Мәсәлән, Россиянең Европа өлешендә яшәүче авыл һәм шәһәр карлыгачларының Африканың көньягына очып китүе, аларның Ьиндстанда кышлавы билгеле булды. Хәзер, яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез һәм күргәнегез бар?

Балалар. Кара карга, сыерчык, тургай, торна, карлыгач, сандугач, бытбылдык, аккош, шәүлегән, шөлди, кыр казы, кыр үрдәге...

Укучы. Кошлар - табигать күрке. Шуңа күрә шагыйрьләребез, аларга багышлап, шигырьләр, композиторларыбыз гүзәл әсәрләр иҗат итәләр. (Балалар хоры «Кәккүк» җырын (Ш.Мөдәррис сүзләре, Ә.Бакиров музыкасы) башкара.)

Укучы.

Калкулыклар кардан арындылар,

Әкрен генә дымсу җилләр исте,

Язгы сулар шаулап актылар.

Күтәрелде җирдән ак томан.

Укучы.

Кояш нурын сипте җир өстенә,

Исте йомшак җылы җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган-үскән җирләре.

Укучы.

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар,

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.

Укучы. Ямьле яз башланды. Иң беренче булып яз хәбәрчесе - кара каргалар очып кайтты. Беләсезме, алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 километр чамасы юл үтәләр.

Укучы. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә. Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый.

Укучы.

Язын ерак-ераклардан

Очып килде каргалар,

Тал башына зур бер шәһәр

Төзеп куйдылар алар.

Укучы.

Без каршы алдык аларны

Үз итеп, сөеп.

Диңгез, чүлләрне исән-сау

Кичкәнсез, -диеп.

Укучы.

Нинди матур, иркен саф һавалы.

Нинди күркәм безнең ягыбыз.

Кайда бар соң бездәгедәй язлар?

Гүзәл дә соң Туган ягыбыз.

(Балалар хоры «Яз шатлыгы» җырын (Г.Насрый сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы) башкара.)

Укучы.

Исәнмесез, кошкайлар, Карлыгачлар, актүшләр,

Безнең якын дускайлар. Сандугачлар, тургайлар.

Укучы.

Сыерчыктан Вилгә Бик сагындым сезне,

Телеграмма килгән: Якты йөзегезне,

«Сезгә кунак булып Каршы аласыз шул

Киләм,-дигән, - тиздән... Бик яратып безне».

Укучы. Әйе, сыерчык -безнең иң яраткан кошыбыз. Ул үзенең матур итеп сайравы белән безне сокландыра һәм бөҗәкләрне, лайлыч әкәм-төкәмне ашап зур файда китерә. (Балалар хоры «Сыерчык» җырын (Г.Лотфи сүзләре, И.Шәмсетдинов музыкасы) башкара.)

Укучы. Иртә язда басу һәм далалар өстендә - биектә бер кош оча. Ул нинди кош икән?

Укучы. Ул -тургай.

Укучы. Тургай канат кага-кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп, ул игенчене кырга чакыра. (Балалар хоры «Тургайлар килде» җырын (Г.Латыйпов сүзләре, Ш.Мәҗи- тов һәм Ю.Виноградов музыкасы) башкара.)

Укучы.

Нинди якты уйлар уйлап, Болын буйлап, кырлар буйлап

Кыр казлары, кыйгак-кыйгак, Кайта безгә язны зурлап.

Укучы.

Тезелешеп гаскәр кебек, Кычкыралар: «Кайттык урап,

Ераклардан илләр гизеп, Исәнмесез, кыйгак-кыйгак».

Укучы. «Яз көне кыр казлары биектән очып үтсәләр, иген уңар», -ди халык.

Укучы. Яз җиткәч, безнең якларга карлыгачлар очып кайта. Алар, ару-талуны белмичә, көне буе ауда йөриләр. Хәзер сез карлыгачлар турында җыр ишетерсез. (Балалар хоры «Карлыгач» җырын (Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин музыкасы) башкара.)

Укучы.

Күгәрченем, очып уйна, Канат кагып кыйгачлатып,

Нурга коенып уйна! Зәңгәр киңлекне буйла!

Укучы.

Күгәрченем, очкан чакта Беләмсең туган илемнең

Талмыймы канатларың? Тынычлык яратканын.

Барысы бергә.

Күгәрченем, гөрлә-гөрлә, Безнең белән бергә-бергә

Гөрлә бәхетле илдә. Гөрләшеп яшә син дә!

Укучы. Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.

Укучы. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк.

Укучы. Яшелчә һәм җимеш бакчаларына сыерчык оялары куйыйк.

Укучы. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.

Укучы.

Хуш киләсез, кошкайлар,

Сайрагыз көнен-тонен.

Кайда ошый?

Сайлагыз,

Җир-сулар бик киң безнең.

Укучы. Әйдәгез, хәзер кошлар турында табышмаклар, башваткычлар әйтик. (Бер укучы кошлар турында табышмаклар, башваткычлар әйтә. Башкалар аларның җавапларын табалар.)

1. Үзе яшел үләндәй,

Койрыгы чиккән келәмдәй.

Чуклы калфак кигән ул,

Бик ерактан килгән ул.

2. Гөрли-гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул.

3. Кайсы кошның балтасы борынында?

4. Кайсы кош бик тиз йөгерә?

5. Кайсы кош ауга төнлә генә чыга? Ни өчен?

6. Кайсы кошның исеменнән бер иҗекне алсаң, кар өеме исеме була?

7. Кайсы кошның квартирасы кар астында?

8. Кайсы кошның балалары әниләрен белми?

9. Күп кенә кошлар кыш көне ни өчен торак йортлар тирәсенә җыела?

10. Сыерчыклар кеше ясаган оядан башка тагын кайларда оялый?

11. Карлыгачлар ояларын кайларда, ничек ясыйлар?

12. Ерткыч кошларга нинди кошлар керә?

13. Ни өчен барлык кошлар да көз көне көньякка китми?

Соңыннан балалар иртәсенә йомгак ясала, табышмакларның, башваткычларның җавапларын дөрес әйтүчеләргә рәхмәт белдерелә, сыерчык ояларын иң яхшы ясаучыларга (балалар аларны әтиләре, абыйлары ярдәмендә өйдә ясыйлар) бүләкләр бирелә.



© 2010-2022