«Чия һәм акация куаклары» уртанчылар тѳркеме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районнының «Гомуми тѳрдәге №23 «Золотой колосок» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә бирү учреждениесе










Экологик сукмак буенча оештырылган белем эшчәнлеге конспекты

Тема: «Чия һәм акация куаклары»

уртанчылар тѳркеме












Әзерләде һәм күрсәтте:

Тәрбияче Ямбушева Г.Ю.

Бакча тәрбиячеләренә














Зеленодол 2013




Максат: -экологик сукмакта үсүче куакларнын формалашуын яки

аларнын сезонлы үзгәрешләрен күзәтү;

- балаларны билгеле бер билге буенча куакларны берләштерә

белергә өйрәтү;

-үсемлекләргә карата кызыксыну тәрбияләү һәм аларга

тиешенчә ярдәм итү.

Жиһазлау: чия җимеше, чия вареньясе, чия яфрагы, изветьлы буяу белән пумалалар, табигать темасына караган рәсемнәр, кош оясы.


Тәрбияче: Балалар агач-ул күпъеллык үсемлек. Менә безнеӊ балалар бакчасында да бик күп агачлар үсә. Әйтик,каен, имән, юкә, чыршы агачлары.Ләкин алар белән беррәттән җиләк-җимеш бирүче куакларны да күрергә мөмкин.

Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Табышмактан чыгып сез нинди куак турында сүз барганын аңларсыз.

«Шар кебек түгәрәк

Кан кебек кызыл

Бал кебек баллы»

Балалар жавабы. Чия җимеше.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес чия куагыныӊ җимеше турында. Чия дә күпъеллык үсемлек. Кешеләр чияне җимеше ѳчен утырталар. Җимеше бик күп витаминнарга бай.

Тәрбияче:Җимешнеӊ формасы, төсе нинди?

Балалар җавабы: Түгәрәк,кызыл.

Тәрбияче: Әйтегез, әле чиянеӊ җимешеннән нәрсәләр ясарга мөмкин?

Балалар җавабы. Варенья, компот, бәлеш.

Тәрбияче: Дөрес компот, варенья,бәлеш..Менә мин сезгә чиядән ясалган варенья алып килдем. Ә сез вареньяны авыз иткәннән соӊ, миӊа тәмен әйтерсез?

Балалар җавабы. Тәмле ,баллы, әчкелтем.

Тәрбияче: Чиянеӊ яфрагы нәрсәгә ошаган?

Балалар жавабы: Овалга.

Тәрбияче: Сез бик дөрес әйтәсез. Овал формасына ошап тора.Әлегә яфраклар белән экспреминт үткәреп карыйк.. Һәрберебез кулыбызга берәр яфрак алып ѳскә ыргытып карыйк? Кайсы яфрак тизрәк җиргә төшәр һәм ни өчен?

Балалар җавабы: Кечерәк,зуррак җиӊеллерәк.

Тәрбияче: Көзен чиянеӊ кәүсәсе кара төскә керә. Кешеләр чиянеӊ кәүсәсе корт-кочларга каршы торалсын өчен, аны ел саен известьлы буяу белән буяп куялар. Менә бездә сезнеӊ белән чиягә ярдәм итик. Кәүсәсен бергәләп агартып куыек. Чия безгә рәхмәт әйтеп киләсе елга тагын да күберәк уӊыш бирер. (Балалар чиянен кәүсәсен бергәләп буыйлар)

Тәрбияче: Эшләп ардык бераз ял итеп алыйк.

Физминутка.

- Барабыз, барабыз(атлыйлар)

-Чия күреп алабыз (як-якка карыйлар)

-Үреләбез, алабыз (үрелеп алу)

- Кәрзиннәргә салабыз (салу хәрәкәте)

- Тагын алга барабыз( атлау хәрәкәте)

Тәрбияче: Балалар чия белән саубллашыйк.Юлыбызны дәвам итик.

Менә бара торгач икенче куак янына якынлаштык. Мин сезгә тагын бер табышмак әйтеп китим.

«Ашарга ярамый торган

Борчаклар кайда үсә»

Балалар җавабы: акация куагында

Тәрбияче: Дөрес акация куагында. Икенче төрле куакны сыбызгы (свестулька) куагы дип йөртәләр. Безнеӊ якларда сары төстә чәчәк атучысын очратырга мөмкин. 7 метр биеклектән югары үсми. Әгәр чия чәчәге белән акация чәчәген чагыштырып карасак, икесе ике төсле. Берсе ак ,икенчесе сары төстә чәчәк ата. Икесенеӊ дә исләре хуш исле. Акацияне кешеләр беренчедән матурлык өчен утырталар, икенчедән ул бик файдалы куак. Аеруча А витамина бик бай. Балы төрле авыруларга каршы дәвалау үзлеге булып тора. Бал кортлары чәчәгеннән бал җыя. Балы белән чәй эчсәӊ,ул тынычландыру сәлатенә ия һ.б. Яфрагы берничә кечкенә өлешләрдән тора. Балалар борчагыннан сыбызгы ясап сызгыртырга яраталар. Җәй көне акация куагында кычыткан чыпычгыныӊ оясын күрергә була.

Бераз ял итеп алыйк. Дидактик уен «Яхшымы бу, әллә начармы?»

( Табигатьне саклауга багышланган төрле рәсемнәргә карап жавап биру)

Тәрбияче: Дөрес балалар сез бик игътибарлы икәнсез Киләчәктә дә шулай булып калыйк. Балалар без сезнеӊ белән балалар бакчасында үсүче куаклар турында сөйләштек. Балалар без агач, куакларны сакларга, беркайчанда ботакларын сындырмаска сүз бирик.




© 2010-2022