Выступленье по УМК Туган телдә сөйләшәбез по теме: “ Балаларга туган телен өйрәтүдә дидактик уеннарын куллану”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балаларга туган телен өйрәтүдә дидактик уеннарын куллану.

Гәрәева Зөлфия Марсел кызы, югары категориялы тәрбияче.

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре

"Катнаш төрдәге 9нчы "Салават күпере" балалар бакчасы

Татар теле еллык тематик планына нигезләнеп, мин үз чиратымда, көн дәвамында балаларның татар теленнән булган белемнәрен ныгыту, тел байлыкларын арттыру, гади диалогта катнаша белү күнекмәсе үстерү өстендә эшлим.

Шулай ук: туган якка мәхәббәт, татар теленә, милли гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту минем зур бурычым булып тор. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә алар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе - уеннар. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен - балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да якынаю чарасы да. Шуңа күрә уен барышында балалар телне тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерәләр. Һәм минем уйлавымча уеннар телне өйрәнүгә кызыксынучанлык югалмасын һәм кимемәсен өчен дә кирәк.

Мин уземнең практикымда түбәндәге уен төрләрен кулланам:

-хәрәкәтле уеннар

-сюжетлы-ролле уеннар

-музыкаль-ритмик уеннар

-бармак уеннары

-дидактик уеннар

Дидактик уеннарга аерым тукталып үтәсем килә.

Дидактик уеннар балаларның иҗади мөмкинлекләрен, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора, булган белемнәрне ныгытырга, яхшырак истә калдырырга булыша.

Балаларның татар теле шөгылендә нинди тема үтүләренә карап төрле дидактик уеннар үткәрергә тырышам. Уеннарны үткәргәндә, укыту методик комплектының УМК күрсәтмә һәм таратма рәсемнәрен дә кулланам. Балалар уеннарда бик теләп катнашалар, чөнки бу комплекттагы рәсемнәр бик матур итеп эшләнгән. Алар берничә төстә бирелә. Бу төп төсләр (кызыл, сары, зәңгәр,яшел) уеннарны тагын да узенчәлеклерәк итеп үткәрергә булыша. Балалар төсләрне дә тизрәк һәм яхшырак истә калдыралар. Шулай ук рәсемнәр төрле зурлыкта бирелә. Бу үз чиратында балаларга "зур", " кечкенә" сүзләренең мәгънәсен аңларга ярдәм итә.

Шулай итеп УМК белән төрледән-төрле темаларга, бик күп төрле уеннар уйлап табырга һәм үткәрергә була.

Безнең группада татар телен өйрәнү буенча ата-аналар белән дә тирәнтен эш алып барыла. Ата-аналар почмагында мин өйдә шөгылләнү өчен күнегүләр, уеннар,сүзлек тәкъдим итәм, һәм аны аларга җиткерәм. Һәм кайбер ата-аналар:"Сез безне дә татар теленә өйрәтәсез."-дип рәхмәт сүзләре әйтәләр.

Эшчәнлек вакытында бер өлеше итеп төрле дидактик уеннар уйныйбыз.

Татар теленә өйрәтүдә мин дидактик уеннарның катлаулы булмаганнарын, аларда сүзләрнең күп тапкыр кабатлана торганнарын алам.

Бу уеннар вакытында бала темага караган сүзләр белән хәтерен ныгыта, үзен иркен тотарга өйрәтә.

Ә хәзер сезгә үзем үткәргән берничә уенны тәкъдим итәсем килә:

"Сорап ал" уены. Яшелчәләр темасы буенча.

Өстәлдә яшелчә рәсемнәре.Балалар яшелчәләрне сорап алалар.

Бала: Кишер бир әле?

Тәрбияче: Нинди кишер?

Бала: Зур кишер.

Тәрбияче: Мә, зур кишер.

Бала: Рәхмәт.

Уенның нәтиҗәсе: яшелчә исемнәре,предметларның зурлыклары яхшырак истә кала.

2."Әйе-юк" уены.Бу уенны бөтен төр темаларда да диярлек кулланырга була.

Балаларга рәсемнәр күрсәтелә һәм хәрбер баладан аерым сорала.

Тәрбияче: Бахтияр , бу шалкан?

Бахтияр : Әйе, бу шалкан.

Тәрбияче: Язиля,бу кыяр?(помидор рәсеме күрсәтелә)

Язиля : Юк,бу помидор.

Уенның нәтиҗәсе: Балалар истә калдыралар.

3."Нәрсә югалды?"уены. Бу уенны "Уенчыклар", "Савыт-саба" темасы буенча үткәрергә була.

Өстәлгә уенчыклар тезеп куела.Тәрбияче уенчыкларны яулык белән каплый һәм бер уенчыкны яшерә. Балалар шул уенчыкны белергә һәм әйтергә тиеш.

Уенның нәтиҗәсе: Игътибарны арттыра, предмет яхшырак истә кала.

4. "Тәртип буенча куй" уены. Бу уенны бергәләп һәм аерым бер бала белән дә үткәрергә мөмкин.

Рәсемнәр билгеле бер тәртиптә тезеп куела, бала бу рәтне дәвам итәргә тиеш. Рәсемнәрне санарга да мөмкин.

Уенның нәтиҗәсе: Логик фикерләү сәләтен арттыра, татарча санау күнекмәсе ныгытыла.

Саф һавага чыккач та без төрле уеннар уйнарга яратабыз.Балалар туп белән бик теләп уйныйлар.Чөнки туп белән бик күп төрле уеннар уйнарга мөмкин.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Мин бер предмет әйтәм. Мәсәлән: кишер. Балалар кишер турында күбрәк сүзләр әйтергә тиеш(зур, кечкенә, кызыл-сары, чиста, пычрак, матур).Сүзләр әйтелә, туп түгәрәк буйлап бара.

Бу уеннарны уйнауның әһәмияте һиччиксез зур һәм без моның нәтиҗәсен уз күзләребез белән күрәбез.

Яңа УМК белән эшчәнлек оештырганда дидактик уеннар куллануның әһәмияте бик зур. Бу уеннарны шулай ук төркемнәрдә өйрәнгән материалны ныгыту өчен куллана алалар. Дидактик уеннар баланың сөйләм телен ,сүз байлыгын, хәтерен, иҗади фикер йөртүен, игътибарын үстерә, мөстәкыйльлекне арттыра.

1. Серле сандык. Серле янчык.Серле кәрзин. Серле бияләй.

Максат: 1.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

2.Сүз байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.

Җиһазлау: матур итеп бизәлгән сандык(янчык, кәрзин, бияләй), уенчыклар, (савыт-саба, кием-салым, йорт җиһазлары, йорт хайваннары, кыргый хайваннар, ашамлыклар, яшелчәләр, җиләк-җимеш, транспорт) рәсемнәре яки муляжлары. Уен барышы:

Балалар бер-бер артлы чыгып серле сандыктан (янчык, кәрзин,бияләй) уенчыкларны алалар, исемнәрен әйтәләр һәм урыннарына утыралар.

Уенның кагыйдәләре:

1.Уенчыкның исемен ашыкмыйча һәр авазны ачык итеп кычкырып әйтергә.

2.Сандыктан бары тик әйтелгән уенчыкны гына алырга һәм иптәшләреңә күрсәтергә кирәк.

3.Уен беткәч уенчыкларны яңадан сандыкка салып куярга кирәк. 4.Сандык белән ягымлы телдә сөйләшергә кирәк.

2.Парлы рәсемнәр.

Максат: 1.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: балалар санынча парлы рәсемнәр,тартма.

Уен барышы:

Тәрбияче алдан ук рәсемнәрне парлап куя. Рәсемнәрне группалап алганда яхшы була (җиләк-җимеш,яшелчәләр,уенчыклар, савыт-саба, йорт хайваннары, транспорт,йорт җиһазлары һәм кошлары, җәнлекләр, гаилә әгзалары). Парлы рәсемнәрне тартмага салып бутый. Һәр балага 3әр рәсем өләшә. Балалар рәсемнәрне игътибар белән карыйлар һәм рәсемле ягы белән аска каратып куялар.Тартмадан рәсем алып балаларга күрсәтә. Балалар рәсемнең исемен әйтәләр (аның турында сөйлиләр) һәм үзләрендә булган рәсемнәр арасыннан парын эзләп табалар.

Уенның кагыйдәләре:

1.Рәсемнәрне игътибар белән карарга һәм рәсемле ягы белән аска каратып куярга кирәк. Эзләгәндә ачып карыйбыз да яңадан ябып куябыз.

2.Кем рәсемнең парын таба, иптәшләренә күрсәтә дә пары белән бергә алып куя.

3. Һәр бала тәрбияче чакыруы буенча үзенең рәсемен өстәлнең уртасына куя һәм парын таба.

3.Ягымлы сүзләр.

Максат: 1. Ягымлы сүзләрне искә төшерү, өйрәнү, ныгыту. 2. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү. 3. Ягымлы итеп сөйләшкән кешеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; иптәшләрең белән ягымлы итеп аралашырга өйрәнү.

Җиһазлау: Алсу һәм Булат-татар милли киеменнән киенгән курчаклар. Уен барышы:

Тәрбияче:

-Балалар, бүген безгә кунаклар килгәннәр, әйдәгез бергәләшеп исәнләшик әле.

-Исәнмесез!

-Балалар, менә бу сез белгән беренче ягымлы сүз. Бу сүзне кешеләр бер-берсе белән очрашканда әйтәләр, исәнләшеп, бер-берсенең хәлләрен беләләр.Тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез? - Хәерле көн! -Сау булыгыз! -Зур рәхмәт! -Зинһар өчен! -Рәхим итегез! Балалар бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтәләр.

Уенның кагыйдәләре:

1.Тәрбияче һәр сүзнең мәгънәсен аңлата.

4.Тиешле тамга астына куй.

Максат: 1.Әйберләрне кием-салым(күлмәк, чалбар),ашамлыклар(ипи, чәкчәк,өчпочмак,сөт,чәй), сабыт-саба(чынаяк, тәлинкә, калак) төркемли белү.

2. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү.

Җиһазлау: кием-салым, ашамлыклар, сабыт-саба тамгалары ясалган карточкалар, рәсемнәр.

Уен барышы:

Балалар чиратлашып чыгып әйберләрнең исемнәрен атыйлар һәм тиешле тамга астына куялар.

Уенның кагыйдәләре:

1.Уенда бер-бер артлы 3 бала уйный

2.Чиратың үткәч урыныңа барып утырырга кирәк.

5.Җиләк-җимеш (яшелчә,ашамлыклар,кием-салым, савыт-саба, йорт җиһазлары) кибетендә.

Максат: 1.Әйберләрне кием-салым(күлмәк, чалбар), ашамлыклар (ипи, чәкчәк,өчпочмак,сөт,чәй,пицца), сабыт-саба (чынаяк, тәлинкә, калак), йорт җиһазлары( карават, өстәл, урындык), яшелчәләр( кишер, суган, кыяр, кәҗестә, бәрәңге) төркемли белү.

2. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау: кием-салым, ашамлыклар, сабыт-саба, йорт җиһазлары, яшелчәләр рәсемнәре (муляжлары).

Уен барышы:

Бер бала кибетче була. Балалар чиратлашып кибеттән әйберләр алалар.

Сөйләм үрнәге: Кызыл,зур, баллы,чиста ...кирәк. (Кибетче нәрсә турында сүз барганын аңлап сораган әйберне- алманы бирергә тиеш). Сатып алучы бала кибетче була, ә кибетче булган бала сатып алучыга әйләнә.

-Яшел,зур,тәмле,чиста....кәбестә.

-Сары,кечкенә,баллы,пычрак....кишер.һ.б.

Уенның кагыйдәләре:

1.Сатып алучы бала әйберне төгәл итеп тасвирларга тиеш. 2.Уенда рольләр бер-бер артлы алышынып тора. 3.Чиратың үткәч урыныңа барып утырырга кирәк.

6. Сүзләр төзибез.

Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

2.Иҗекләрдән сүзләр төзү күнекмәләрен ныгыту.

Уен барышы:

Балалар уртага чыгып түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп тотып түгәрәк уртасына керә балага туп бирә һәм сүзнең беренче иҗеген әйтә. Бала сүзне төзеп бетерә һәм тупны тәрбиячегә бирә. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән: ал-ма, ки-шер, ку-ян, ба-бай, ма-лай һ.б.

Уенның кагыйдәләре:

1.Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.

2.Уенны ял минутларында да уйнарга мөмкин.

7.Нинди?

Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү

2.Нинди? соравына җавап булган сүзләрне истә калдыру.

Уен барышы:

Балалар уртага чыгып түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп тотып түгәрәк уртасына керә балага туп ата һәм сүзне әйтә. Бала әйбернең нинди? икәнлеген-сыйфатын әйтә һәм тупны тәрбиячегә кире кайтара. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән:

Алма-яшел,кызыл,баллы,тәмле,зур,кечкенә.

Кишер-сары,баллы,чиста,пычрак,зур,кечкенә.

Куян- ак,матур,чиста,кечкенә.

Аю-зур,матур,чиста.

Күлмәк-матур,чиста,кызыл,яшел,зәңгәр,сары,ак,кара,пычрак.һб.

Уенның кагыйдәләре:

1.Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.

2.Уенны ял минутларында да уйнарга мөмкин.

4


© 2010-2022