Конспект мероприятия Моя-любовь, мой-Татарстан (подготовительная группа)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад №9» города Агрыз Агрызского муниципального района

Республики Татарстан

Татарстан республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре

«9 нчы балалар бакчасы» муниципаль системасындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе







Конспект мероприятия

«Моя - любовь, мой - Татарстан»

(подготовительная группа)










Воспитатель

по обучению татарскому языку

первой квалификационной категории

Хисматуллина Р.Р.






Зал бәйрәмчә бизәлә, алгы стенага эре хәрефләр белән « Моя - любовь, мой - Татарстан!» дип язылган плакат эленә. «Яна Казан» (М. Хөсәен сyзләре, А. Ключарёв музыкасы) дигән җыр яңгырый. Балалар залга кереп, ярымтугәрәк ясап басалар. Бәйрәм татар, рус телләрендә алып барыла.

Алып баручы. Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар. Без сезнең белән Татарстан Республикасының башкаласы- Казан шәhәренә багышланган бәйрәмгә җыйналдык. (Здравствуйте, дорогие друзья! Сегодня мы с вами собрались на праздник, посвящённый столице Республики Татарстан - городу Казани и отметить день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая)

«Минем Казаным»(Ф. Сафин сузләре, Л. Таhирова музыкасы) җыры янгырый. Казан кунагы керә.

Казан кунагы. Исәнмесез, балалар, кунаклар. Мин сезгә Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәhәреннән кунакка килдем.

Казаным син минем, Казаным.

Туган калам - башкалам.

Үз телемдә җырлыйм синдә.

Үз телемдә, шатланам.

Алып баручы. Так цвети, расцветай,

Выше солнечней стань.

Город юных - Казань,

Город песен - Казань.

Җыр «Туган тел».

Казан кунагы. (выставляет кроссворд на мольберте) Вы любите разгадывать кроссворд? (ответ). Если кроссворд разгадан правильно, то Вы прочитаете ключевое слово: столица Республики Татарстан.

  1. И Казан! Монлы Казан! Дәртле Казан! - дип кем язган?(Тукай)

  2. Татарстан гербындагы хайванның исеме? (барс)

  3. Татарстан флагындагы бер төс ? (биш хәреф - кызыл)

  4. Казандагы иң серле күл ? (кабан)

  5. Татарстан Республикасының элекке президентының исеме? (Минтимир)

Все вместе читают ключевое слово « Казан».

1 нче бала. Занялась, зарделась неба грань,

Брызнули лучи по небосклону.

Здравствуй, город - славная Казань!

Кланяюсь тебе земным поклоном.

2 нче бала. Җыр белән уяна Казан,

Җыр белән яши Казан,

Идел җырлап ага hаман,

Җыр белән яшәрә Казан.

Алып баручы. Чыннан да,туган җир hәр кешегә кадерле, газиз. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз.Татарстан - куп милләтле республика. Әйтегез әле, балалар, Татарстанда нинди милләт кешеләре яши? ( татарлар, русслар, чуашлар h.б.) Алар үзара ничек яшиләр? (җавап). Әлбәттә, бер гаилә кебек тату яшиләр.

Казан кунагы. Алын да алыйк әле,

Гөлен дә сайлыйк әле,

Шәhәребез бигрәк матур,

Бер уйнап алыйк әле!

Кулъяулык белән уен (татар халык сузләре, көе) оештырыла.

Ф. Яруллиннын «Шурәле» балетыннан шомлы кой яңгырый. Шурәле килеп керә.

Шурәле. Кысты, кысты, бармагымны кысты. Балалар, коткарыгыз мине, бик авырта бармакларым.

Алып баручы. Балалар, бигрәк кызганыч бит, әйдәгез, коткарабыз.

Балалар Шурәлене коткаралар.

Шурәле. И, рәхмәт балалар. Сез бигрәк миhербанлы икәнсез. Ә сез минем кайсы әкияттән икәнемне беләсезме? (җавап) Бик дөрес. Ә анны кем язган? (җавап)

1 бала. Телсез идек, Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Казан кунагы. Да. В прекрасный солнечный апрельский день родился наш любимый поэт Габдулла Тукай. Это было 1886 год 26 апреля. Сложная была cудьба Г. Тукая. Он очень рано осиротел. Скитался от одного человека к другому. Детство у него было очень трудное. Г. Тукай рос старательным, смышлённым ребёнком, рано научился писать, читать.

Г. Тукай прожил всего 27 лет. За свою короткую жизнь успел написать много стихов, интересных сказок, где воспивал красоту родного края, любовь к народу. Его произведения любят, помнят. Г. Тукай всегда в наших сердцах.

Алып баручы. «… Ишеттем мин кичә: берәу җырлый.

Чын безнеңчә, матур, милли көй.

Башка килә уйлар төрле - төрле,

Әллә нинди зарлы - моңлы көй».

Татар куңеле ниләр сизгәнен өзеп - өзеп кенә әйтеп бирә торган милли көйләребез белән рухланып иҗат иткән бөек Тукаебызның гомере бик кыска, ә язмышы бик аяныч, тормышы исә мәңгелек була.

Шурәле. И рәхмәт. Матур итеп сөйләдегез. Тукайның яраткан уенын беләсезме?

Уен « Кап та коп».

Шурәле. Балалар, сезнен белән бик куңелле, ләкин мине урманда дусларым көтә. Сау булыгыз. ( Шурәле китә).

Казан кунагы. Бәйрәмебезне дәвам итик. Балалар, сез Казан турында риваятьләр беләсезме?

1 нче бала. Раньше на месте Казани было очень много змей. Легенда гласит: Чтобы очистить место от змей,

Возили сено, хлам буграми,

Кругом Зилантовой горы,

И чародейскими травами,

Осыпав круг, зажгли костры.

И змеи целыми стаями

Катилися в огонь клубками!

Таким образом все змеи погибли, лишь один, летучий змей поднялся в воздух, но будучи опалён, упал недалеко от Казани, и на этом мести построили город.

2 нче бала. Уронила девушка в речку

Золотой казан.

И поднялся город высоко -

Казань.

3 нче бала. Кыз бала тын суга

Чумдырган казанын.

Һәм шунда калыккан

Ул минем Казаным.

Балаларга рәхмәт әйту, мактау.

Алып баручы. Как люблю я свой город родной,

Здесь творили Тукай и Сайдаш.

О тебе сново дети поют.

Расцветай город наш, расцветай.

Җыр « Мин яратам сине, Татарстан!»

Казан кунагы. Барыгызга исәнлек - саулык телим, тату гына яшәгез! Сау булыгыз!

Алып баручы. На этом наш праздник закончился. Спасибо всем за участие и за внимание!

Юлларыгыз ак

Куңелегез шат.

Тормышыгыз мул

Бәхетегез зур булсын.


© 2010-2022