Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдаләренә өйрәнү

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

" Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә

дидактик уеннарның әһәмияте"

Гөлшат Сибгатуллина, Балык- Бистәсе муниципаль районы

Котлы- Бөкәш авылы " Дуслык" балалар бакчасы тәрбиячесе

Эзләнүчәнлекне, белемгә омтылышны, иҗадилыкны тәрбияләү эшен нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтән башларга кирәк.

Безне чолгап алган чынбарлык әле яңа гына дөньяга аяк баскан бала алдында үзенең күпкырлылыгы белән килеп баса. Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора..

Безнең Котлы- Бөкәш авылы " Дуслык" балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбиячеләр күп эш алып баралар.Бак-

чабыз авылының үзәгендә урнашкан. Бакча яныннан үзәк юл уза. Шуңа күрә бала ларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур эш булып тора.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өй- рәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелер гә тиеш.

Балалар бакчасында өйрәтү процессы оешкан белем бирү һәм уен эшчәнлек-ләрендә алып барыла. Көнкүреш, йөреп ял итү, уен вакытында, көндәлек аралашу барышында балаларны күп нәрсәләргә өйрәтергә мөмкин.Әмма өйрәтү максатын- нан, тәрбияче тарафыннан махсус оештырыла торган дидактик уеннар иң позитив форма. Юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү процессында безнең һәрбере- безнең ышанычлы ярдәмчесе - дидактик уеннар. Куелган максатыбызга уеннар аша ирешергә тырышабыз.

Дидактик уен балаларны күбрәк җәлеп итә, кызыксынучанлыкларын арттыра. Уен барышында бала үзен шул ситуациягә куеп карый, фикерли, ситуациядән чы- гу юлын эзли. Димәк, баланың фикерләү сәләтен үстерүдә дидактик уен оештыру зур этәргеч бирә. Уен барышында нәтиҗәгә ирешкәч бала шатлык кичерә, димәк дидактик уен көчле тәрбия чарасы.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан оештырылган дидактик уен, тәрбия чарасы буларак ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек унай сыйфатлар ны үстерә. Мәсәлән, " Әбигә юл аша чыгарга булыш"," Буратинога юл йөрү кагый дәләрен өйрәт", һ.б.

Дидактик уенны балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп төрле формада үткәререгә мөмкин:

  • индивидуаль ( һәр бала мөстәкыйль рәвештә яисә тәрбияче белән);

  • төркемләп ( 1-2 яисә берничә бала);

Дидактик уен ул ике яклы: өйрәнү ( танып белү) һәм уен ( кызыклы). Тәрбияче уен аша белем бирүче һәм беррәттән уенда катнашучыда. Ул балалар белән уй- нап, аларга белем бирә, алган белемнәрен ныгыта.

Кечкенәләр төркемендә дидактик уен белем бирү формасы буларак, зурлар төр- кемендә шөгыльләрдә белемнәрен тулыландыру һәм ныгыту өчен кулланыла. Ди- дактик уеннарны балалар белән ирекле аралашу вакытында- урамда, экскурсияләр дә, транспорт чараларын күзәткәндә оештырырга була.

Дидактик уеннарга балаларның кызыксынуы кимемәсен, сүрелмәсен өчен тәр- тәрбияче, юлларда автомобиль хәрәкәте үскәндә, баланың үзен хәвефсез тотарга әзерли.

Шулай итеп, юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү процессында дидактик уен оештыру балаларга белемне нәтиҗәле үзләштерү өчен кулай фактор.

" Юлларыгыз имин булсын."

( уртанчылар төркеме өчен шөгыль)

Максат: балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү; балаларның юл йөрү кагыйдаләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү.

Материал: шәһәр урамы макеты; уенчык машиналар, курчаклар; юл билге ләре, төрле транспорт чаралары төшерелгән рәсемнәр

Индивидуаль эш: пассив балалар белән юл билгеләрен кабатлау; әңгәмә үткәрү

Сүзлек эше: тротуар.

Методик алымнар: картина күрсәтү; балаларга сораулар.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: - Исәнмесез, балалар. Барыбызба дөрес, матур итеп утырдык. Җилкәләре- без урындык җилкәсе белән дуслашты. Аяклар бер-берсе белән дуслаштылар. (ишек ша- кыйлар, куян булып киенгән бала керә)

Куян: - Уф, исәнмесез апалар, исәнмесез балалар. Ялгыш кермәдемме, бу "Дуслык" балалар бакчасымы? (балалар җавап бирә). Мин сезгә урманда яшәүче барлык җәнлек- ләрдән, кошлардан хат алып килдем.(зур конверт бирә)

Тәрбияче: - Нинди хат икән, укып карыйк әле.(хат укыла)

"Хөрмәтле балалар. Безнең урманыбызда яз килү хөрмәтенә " кояш"

бәйрәме уздырыла. Без сезне бәйрәмгә кунакка чакырабыз."

Куян: - Әйе, әйе бик күңелле булачак. Сез ашыгыгыз безнең урман бик ерак, Казан шәһәре артында. Мин китәм балалар, башка балаларныда чакырасым бар. (куян чыгып китә)

Тәрбияче: - Я, балалар кунак булып бәйрәмгә барабызмы? Ләкин урман бик ерак, диде

Куян. Ничек барырбыз икән? Әйдәгез, нинди транспорт чаралары барлыгын искә төше- рик.(балалар җавап бирә) Балалар юлыбыз шәһәр аркылы үтә, шәһәр урамы белән таны- шыйк әле. (шәһәр урамы макеты куела) Менә балалар, бу шәһәр урамы. Монда йортлар нинди? (балалар җавап бирә) Бу урамда юл хәрәкәте нинди, бер яклы, әллә ике яклымы? Дөрес. Ике яклы, чөнки кара-каршы машиналар йөри. Машиналар белән йөреп күрсәте- гез әле. (макетта уенчык машиналар белән хәрәкәт итеп күрсәтәләр)

Тәрбияче: - Җәяү йөрүчеләр кайсы юлдан йөри? Машина юлы кырыенда җәяүлеләр өчен махсус юл салынган, алар шул юлдан гына йөрергә тиеш. Ул юл тротуар, дип атала.(тротуар сүзен кабатлату) Айназ әйдә курчакны тротуардан йөртеп кара. Кабатлап әйт әле курчакны кайдан йөртең?( тротуардан, 2-3 баладан кабатлату) Менә шәһәр урамы белән таныштык урамда, юлларда йөргәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк.(ишектән Белмәмеш керә, ул аксый)

Тәрбияче: - Белмәмеш, син каян килеп чыктың? Аягың авырта ахры?

Белмәмеш: - Юлны аркылы чыга идем аздан гына машина бәреп китмәде. Сезне бәй- рәмгә җыеналар дип ишеттем дә, минем дә бик барасым килде. Шуңа ашыктым инде мин.

Тәрбияче: - Әй, Белмәмеш юлны аркылы чыкканда ашыгырга ярамаганын син белмисең- ме? Балалар, Белмәмешкә юл кагыйдаләрен кабатлап күрсәтик әле, исендә калдырсын. (Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау.) Ишек шакып Светофор керә

Светофор: - Исәнмесез балалар. Сез мине таныдыгызмы? (балалар җавап бирә) Сез бик ерак юлга җыенасыз икән. Миндә сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйм әле. Минем ничә "күзем" бар? Дөрес. Беренче кызыл, икенчесе сары, өченчесе яшел.

- Алия, кызыл ут янса нишләргә кирәк?(кызыл утта тик торырга кирәк)

- Алсу, сары ут янса нишләргә кирәк?(сары утта сабыр итәргә кирәк)

- Илшат, яшел ут янса нишләргә ярый?(яшел утта курыкмыйча алга атларга ярый)

Светофор: - Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Яшел утымны яндырсам, сез урыннары -

гыздан торып атлап торыгыз. Сары утымны яндырсам - тик басып торыгыз. Кызыл

утымны яндырсам - урыннарыгызга утырыгыз. (уен өч мәртәдә уйналына)

Мин үзем белән бер «серле» янчык алып килдем. Ягез, әле барыбыз бергә карыйк әле нәрсәләр бар икән анда.(янчыктан юл билгеләре төшерелгән түгәрәк рәсемнәрнеберәм

-берәм балалар ала һәм нинди билге икәнлеген әйтәләр. Бу билге торса нишләргә ки-

рәк?)

Тәрбияче: - Менә балалар, без хәзер кайсы юлдан машиналар белән, кайсы юлдан, вело-

сипедлылар кайсы юлдан җәяүлеләр йөрергә тиешлеген аңладык.

Рөстәм, син «машина» йөртерсең, Илһам «автобус» йөртер, Адилә, Зилә велоси-

педка утырырлар, башкалар җәяүлеләр булырлар. Хәзер без «шәһәр урамы» буй-

лап хәрәкәтләнеп карарбыз.(юл билгеләрен тезеп, юл кагыйдаләрен кабатлап хәрәкәт

итү) Бик дөрес балалар, юл кагыйдаләрен төгәл итеп үтәдегез.

Светофор: - Булдырдыгыз, балалар. Барында яхшы үзләштергәнсез, мин сезнең өчен

тыныч. Шушы юл йөрү кагыйдаләрен һәр вакыт исегездә тотыгыз. Минем сезгә

бүләгем бар (китап бирә).Бу китапның рәсемнәре бик күп , алар сезгә юл йөрү кагый-

даләрен тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итәр. Ярый, балалар миңа китәргә кирәк.

Хәерле юл сезгә. Юлларыгыз һәрвакыт имин булсын. Сау булыгыз.

Тәрбияче:-Балалар, әйдәгез утырышыйк һәм хәерле сәфәргә кузгалыйк.


© 2010-2022