Сценарий экологического праздника Урман аланында

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урман аланында.

Максат: Балаларны туган ягыбызда үсүсче дару үләннәре, аларның нинди авыруга шифа бирүләре белән таныштыру.

Бурычлар: таби гатькә сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү. Урманда үсүче үсемлекләргә, яшәүче терлек ияләренә мәрхәмәтле булырга өйрәтү.

Туган ягыбызда үсүче дару үләннәренең файдалы үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү.

Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү.

Бәйрәм барышы

Музыка залы урман аланы итеп бизәлә. Артта яфраклы агачлар, чыршы, куаклар. Алда дару үләннәре булып киенгән балалар.

(балалар кулга-кул тотышып басалар һәм бергә әйтәләр)

Түгәрәккә басыйк бергә,

Кулны-кулга тотынып.

Бер-беребезгә елмаешыйк,

Күңел китсен җылынып.

Кояш җылы, якты нурын сипсен.

Сиңа, миңа, аңарга да,

Барыбызга да җитсен.

Алып баручы:

Кәефләрегез ничек, балалар? Бик әйбәт. Менә хәзер кызларны тыңлыйк әле. Аларның нәрсәдер әйтәсе килә бугай.

1 бала:

Җир-анабыз, гүзәл табигатең,

Иксез-чиксез дала-кырларың.

Суларың саф булсын, һаваң чиста,

Шаулап торсын яшел урманың.

2 бала:

Шаулый анда һәрбер агач,

Көчле җилләр искәндә,

Үләннәрдә пешә җиләк

Кояш нуры төшкәндә.

Апа, безнең табигать серләренә төшенәсе килә.

Алып баручы:

Әйдәгез, алайса, урманга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай,

Анда бар җир, су, күк, кояш, ай!

(Урман тавышы яздырылган СД язма яңгырый)

"Урманда" сүзле-хәрәкәтле уены башкарыла.

Бергәләшеп, җыйналып,

Без барабыз урманга (бару хәрәкәтләре)

"Хәерле юл" теләп безгә

Күктә кояш нур чәчә (уң кулларын өскә күтәреп селкиләр)

Канатларын җелпи-җелпи,

Күбәләкләр очалар (кулларын як-якка җәеп селкиләр)

Ал, кызыл, сары, зәңгәр -

Нинди матурлар алар! (кулларын өскә күтәреп селкиләр)

Яшел урман аланында

Без чәчәкләр җыярбыз (чүгәләп чәчәкләр өзәләр)

Ап-ак ромашкалар өзеп,

Такыялар үрербез (куллар белән "үрү" хәрәкәтләре)

Ак каеннар төпләреннән

Без гөмбәләр эзләрбез (чүгәләп йөриләр)

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне күзләрбез (торалар, өскә карыйлар)

Алып баручы:

Менә балалар урманга килеп тә җиттек.

Бала:

Хәерле көн телим, урман-анам,

Кояшлы көн телим мин сиңа!

Кошларың гел шулай сайрап торсын,

Чәчәкләрдән хуш ис бөркелсен.

Алып баручы:

Балалар, урманыбызга бер матур җыр җылыйк.

(Г.Якупова кое, В. Хәйруллина сүз. "Хәерле көн" җыры башкарыла)

(Залга урманчы бабай керә)

Урманчы бабай:

Исәнмесез, балалар, апалар! Минем урманда нишләп йөрисез?

Алып баручы:

Исәнмесез, урманчы бабай. Без урманга сәяхәткә килгән идек. Безне урман белән таныштыр әле.

Урманчы бабай:

Урман ул- серле дөнья. Агачлары саф һава бирә. Яфраклар арасында төрле-төрле кошлар сайрый. Тәмле җиләк, гөмбәләре, чикләвекләре белән сыйлый да. Үләннәре белән давалый да әле ул! Мин бу аланны бик яратам. Бу алан- бушлай дарулар бирә торган даруханә. Күпме яшел табиблар монда!

Бала:

Бабакай, ничек инде яшел табиблар?

Урманчы бабай:

Яшел доктор буламени

Дисез инде, әйеме?

Доктор ничек яшел халат

Кисен инде, әйеме?

Беләсезме үләннәрнең

Күпме дару биргәнен?

Дәшмисезме? Шулар инде

Яшел доктор дигәнем.

Әнә алар карап тора,

Сезгә төбәп күзләрен.

Йә, кайсыгыз күбрәк таный,

Алыр икән үзләрен?

Үләннәрнең телләре бар.

Сөйләрләр алар сезгә.

Нинди шифалары тия

Безнең һәммәбезгә дә.

(Дару үләннәре "Чәчәкләр" биюе башкаралар. Бию тәмамлангач, барысыда куак тәпләренә утыралар, һәр үлән үзе турында сөйли)

Бала: (бака үләне янына килеп)

Юл буенда мин аны

Һәрвакыт күрәм.

Бала:

Сәяхәтче юлдашы

Булыр бу үлән!

Бака яфрагы:

Һәркемнең юлдашы -

Мин шундый үлән.

Аяк кабардымы юлда -

Мине ябарсың.

Җәрәхәтнең төзәлгәнен

Сизми каласың.

Бала:

Үги ана яфрагын да

Ябалар бит ярага.

Урманчы бабай:

Аны инде су буеннан

Кирәк эзләп карарга.

Алып баручы:

Без таныйбыз дус-ишне,

Кара нинди хуш исле,

Тагып йөрерлек түшкә!

Бу бит зәңгәр (. . . ).

-Мәтрүшкә!

Бала:

Салкын тигәч, әби аны миңа кайнатып эчерде.

Мәтрүшкә:

Мин мәтрүшкә.

Мәтрүшкәнең зәңгәрен

Бардыр әле күргәнең.

Ә мин булам сарысы.

Шәп доктор, дип кешеләр,

Мактый мине барысы.

Урманчы бабай:

Мәтрүшкәнең ревматизм, паралич, баш авыртуыннан, салкын тигәннән шифасы бар. Аны чәчәк аткан вакытта җыялар. Төнәтмә ясап та, чәйгә кушып та эчәләр.

Тузганак:

Мин тузганак.

Яратам мин таң нурын,

Дару - минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң киптереп,

Тәме исең китәрлек.

Урманчы бабай:

Тузганак тамыры төнәтмәсе белән пешкән урынны дәвалыйлар. Яфракларыннан әзерләнгән сокны сары авыруы булганда эчәләр. Ул витаминнарга бик бай.

Ромашка:

Ромашка минем исемем.

Минем чәчәкләрне җыеп,

Чәчегезне юсагыз,

"Хеден Шолдерс" шампунен

Читкә алып куегыз.

Чәчәкләрен төнәтмәсе

Бар чирдән дә дәвалый.

"Смекта", "Ренни", урынына

Мине эчсәң дә ярый.

Урманчы бабай:

Ромашка чәчәгең төнәтмәсен салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда, авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.

Бала:

Ай-яй! Мине кычыткан чакты! Бу усал, бигрәк кирәксез үлән .

Алып баручы:

Ялгышма, үскәнем, усал булса да, ул- шифалы үсемлек. Кул-буыннар сызлаганда, эчең авыртканда бик зур дәва ул.

Кыз бала:

Ә минем әни чәчемне юганнан соң, кычыткан суы белән чайкый. Шуңа минем чәчләрем озын, ялтырап тора.

Кычыткан:

Кычыткан усал, диләр,

Кычыткан чага, диләр.

Минем витаминнарымның

Файдасын бит белмиләр.

Кычытканлы тәмле ашны

Ашаганыгыз бармы?

Урманчы бабай:

Кычытканнан пешерелгән аш та бик файдалы. Язгы кычыткан бигрәк тә витаминлы. Кайткач әниләрегезгә әйтегез, сезне кычыткан ашы белән сыйласыннар.

Сукыр кычыткан:

Кимсетмәгез сез мине-

сукыр кычытканны.

Йөрәк даруы өчен

Җыялар ич мине.

Бала:

Апа, мин бик сусадым, якын тирәдә генә чишмә юкмы?

Урманчы бабай:

Алай булса, кил әле,

Менә каен җиләге,

Бик тәмле ул, бал гына,

Авызыңа ал гына-

Күңелегез ачылыр,

Сусавыгыз басылыр.

(Бала килеп җиләкне ала)

Бала:

Сусауны тиз баса

Икән бу чыннан да,

Су эзләп йөрисе

Юк икән урманда!

Урманчы бабай:

Аның яфрагы да шифалы әле, аз гына парда тотып, җәрәхәткә япсаң, төзәлгәнен сизми дә каласың.

Бала:

Йөткерсәм дә, карлыксам да

Әни миңа кич-иртә

Бераз гына бал кушып,

Балан суы эчертә.

Бала:

Кура җиләген менә

Дару дисәң дә ярый.

Кызыл доктор дип, аңа

Исем бирсәң дә ярый.

Суык тисә кайнатмасын

Чәйгә салып эчәсең,

Шабыр тиргә төшәсең.

бала:

Кем дә анысын белә.

Ул булмаса әгәр дә,

Юкә чәчәгеннән дә

Яхшы дару бармы соң?!

Бала:

Ишегалдын, бакчаларны,

Юл буйларын яратасыз.

Яздан алып көзгә кадәр

Тәмле хуш ис таратасыз.

Кешеләрне ничә төрле

Авырудан тазартасыз…

Менә нинди уңган сез,

Менә нинди булган сез!

Алып баручы:

Бик дөрес, балалар! Сез яшел даруханә белән таныштыгыз, дару үләннәренең файдасын белдегез. Урманчы бабайга бик зур рәхмәт. Өйгә кайтып киткәнче, әйдәгез уен уйнап алыйк. Аны барыгыз да бик яхшы беләсез: "Чәчәкләр, куаклар, агачлар" уены. (Һәр балага чәчәк, куак, агач исемнәре бирелә. Балалар түгәрәктә йөриләр. Алып баручы исемнәр әйтә башлый:

-миләүшә, ромашка, кыңгырау. . . (чәчәк исемнәре бирелгән балалар бер-бер артлы чүгәлиләр)

-карлыган, чия. . . (кулларын билләренә куялар)

-чыршы, каен, тирәк. . . (аяк очларына басып, кулларын югары күтәрәләр)

Урманчы бабай:

Кая әле мин сезне сынап карыйм. Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.

1.Күмер түгел, ут түгел,

Тотсаң кулны пешерә. (Кычыткан)

2.Үлән белән дәвалан, дип әни куша

Җәрәхәткә нинди үлән соң булыша? (Бака яфрагы)

3.Күзләре - сары алтын,

Керфекләре ак көмеш. (Ромашка)

Урманчы бабай:

Рәхмәт, балалар, сынатмадыгыз.

Алып баручы:

Күрдегезме инде? Урманда күпе байлык! Шуңа күрә аны сакларга, якларга кирәк. Шулай булганда гына. Ул безне тәмле җимешләре белән сыйлар, үләннәре белән дәвалар, саф һавасы белән безнең күңелләребезне сафландырыр.

Бала:

Рәхмәт сиңа, бабакай, урман серләренә төшнедергән өчен.

Урманчы бабай:

Минем сезгә тагын берничә киңәшем бар. Әгәр дә сез урманга барасыз икән, үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз, шауламагыз, агачларны сындырмагыз, кош ояларын туздырмагыз,урманны рәнҗетмәгез! Әгәр дә юлда шырпы тапсагыз, аны кулыгызга алмагыз, урманда учак ягарга ярамый, эссе көннәрдә бигрәк тә, янгын чыгарга мөмкин. Җәнлекләр, кошлар һәлак булыр.

Табигать ул безнең әни

Табигатне саклагыз!

Балалар бергә:

Сакларбыз үсемлекләрне,

Өзмәбез чәчәкләрне,

Сакларбыз бөҗәкләрне,

Агач-куаклар утыртып,

Урманнар үстерербез.

Алып баручы:

Безгә кайтырга вакыт, сау бул бабакай, сау бул урман.

(Урманчы бабай чыгып китә)

Бала Р. Фәйзуллинның "Табигать кочагында" шигырен укый

Гөл -чәчәкләр өзмәдек без.

Куаклар сындырмадык. .

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык.

Җилләргә сәлам әйттек.

Һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек!

Кичә "Табигатьне саклыйк" җыры (Р.Ахиярова көе, Р Харис сүзләре) белән тәмамлана.

Кулланылган әдәбият:

  1. Зиһен ачкычлары, Х.Халиков, Казан "Мәгариф", 1993

  2. Балачак аланы. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләре өчен хрестоматия, Казан РИЦ, 2011

  3. Татар халык табышмаклары, Н.Исәнбәт, Казан, 1970

  4. Табигатькә сәяхәт, Г.М.Хәкимова, Яр Чаллы, 2007

  5. Балалар иртәсе, Г.С.Насыйров, Казан, 1973

Тукай районы Теләнче Тамак авылы

МБМББУ "Акчәчәк"

балалар бакчасы музыка җитәкчесе

Батталова Эльза Сәгыйть кызы



© 2010-2022