Яңа бакчага аяк басканда

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
  • Җыр "Әссәләмәгалейкүм" башкаралар мәктәп укучылары.

  • Тәнзилә:Кояш керә тәрәзәдән,

Нурлары җем-җем итә.

Күңелле безнең балачак

Безне киләчәк көтә.

Якты бакча залларында

Яңгырый безнең аваз

Күңелле безнең балачак

Тормышыбыз мәңге яз.

Урманнар, таулар,болынныр

Чакыра безне алга.

Күңелле безнең балачак,

Безнең киләчәк алда.

  • Айзилә: Кояш чыккач,нурга чумгач

Урам, кырлар, яланнар

Сөенеп бакчага килдек

Без бәхетле балалар

  • Альмир:Туган илдән безгә бүләк

Яңа бакча салынды

Авылыбызга нурлар сибеп

Якты утлар кабынды.

Яңа бакчага килдек без

Хәерле сәгатьләрдә

И,бакчабыз,өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә

  • Вилена:Кичкә кадәр бу бакчада

Эштә булгач әниләр

Әниләр күк безне монда

Сөеп тәрбиялиләр.

  • "Өйрәтәләр бакчаларда" җыры

  • Ильмир: Ал бизәкле,гөл бизәкле

Безнең матур бакчабыз

Уйнап- көлеп,җырлап-биеп

Анда күңел ачабыз

  • Адель:Зур рәхмәт әйтәбез бүген

Сезгә абыебыз Ильшат!

Шундый матур бакчабыз бар

Әти-әниләр дә шат!

Рәхмәт сезгә Вахит абый

Ярдәм кулы суздыгыз күпләргә

Булыштыгыз безнең бакчабызга

Алмасагызда андый йөкләмә

  • Рәмзил:Бакчабызда гйлләр үсәр

Шау чәчәккә күмелеп

Шул бакчада гөлләр кебек

Без үсәрбез гөр килеп.



  • Райхан:Безнең халык кунакчыл

Якты чырай такта чәй,дип

Каршы ала кунакны

Ата-ана гадәтләрен

Без дә дәвам итәбез.

Безгә кунакка килегез

Сезне тагын көтәбез.

  • Роза:Өлкәннәр эшне бетереп

Ишекләрне ачуга

Иске бакчаны калдырып

Килдек без яңасына

Бакчаның бинасы

Инде хәзер өр-яңа

Авылыбызга ямнәр биреп

Якты утлары яна!

  • Өммегелсем җыры башкарыла





© 2010-2022