Конспект Сценарий народного праздника «НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ»

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:




Сценарий народного праздника

«НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ»






Музыкальный руководитель :

квалификационная категория

Короткая Наталья Александрована.

Сценарий народного праздника

«НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ»



Бәйрәм залы яз тематикасы буенча бизәлгән. Балалар ярым түгәрәк

ясап тезеләләр. Әкрен генә «Каз канаты» көе яңгырый.

А.б. Исәнмесез, саумысыз, һәр барчагыз!

Бүген бездә бәйрәм көн

Уйнап, күңел ачам дип

Бакчага килде һәркем.

Вед. Здравствуйте!

Весна шагает по дворам

В лучах тепла и света

Сегодня праздник Науруз

И нам приятно это:

(Кой ишетелеве туктый)

А.б. Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. Элгәре заманнарда безнең

бабаларыбыз, бабаларыбызнын бабалары. Яңа ел бәйрәмен 22 марта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» дип атаганнар. Ошбу көнне малайлар вә кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак - такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар,ә хуҗалар аларга күчтәнәчләр биргәннәр.

Әйдәгез әле, бездә, әби-бабайлардан калган бу бәйрәмне күңелле итеп үткәрик.

Вед. Новый год мы с вами встречаем зимой, когда метели метут, 1 января. А много-много лет назад, когда наши дедушки и бабушки, прадедушки и прабабушки были маленькими как вы, Новый год в татарских деревнях и селах, встречали 22 марта - когда просыпалась природа от зимнего сна. Этот праздник назывался «Нәүрүз». В этот день девочки и мальчики ходили по домам пели песни, читали стихи, загадывали загадки. В благодарность взрослые угощали их сладостями.

Сегодня мы вспомним этот замечательный старинный татарский праздник.

Җыр «Нәүрүз килә»

1бала:

Борын үткән заманнан

Болгар белән Казаннан

Жаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән

2бала:

Солнце ласково смеётся

Светит ярче, горячей

И с пригорка звонка льется

Разговорчивый ручей.

3 бала:

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде -

Былбылдан аваз килде -

Нәүрүз мөбәрәк булсын.

4 бала:

Зима недаром злится

Прошла ее пора -

Весна в окно стучится

И гонит со двора.

5 бала:

Дуслар эшегез уң булсын

Теләгегез юш булсын,

Күңелләрегез хуш булсын,-

Нәүрүз мөбәрәк булсын.

6 бала:

Снег с полей унесли

В синеморье ручьи

Стал солнца лучи

Горячи - горячи.

Җыр «Она красавица -Весна»

( балалар утыралар)


А.б.

«Нәүрүз» бәйрәме мәбәрэк булсын

Яз саен кабатланып торсын!

Вед.

Праздник Нәүрүз - это веселье, шутки и смех.

Пусть каждый год, он приходит в наш светлый дом.

А.б.

Нәүрүз -Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата.

Ул көнне көн белән төн тигезләшә.

Менә шуннан соң көн озыная башлый.

Кояш үзенең нурлары белән җирне тагын да ныграк җылыта.

Ә бу инде кышның бездән китүе, ә язның килүе дигән сүз.

Ә язны, милләтләребез төрле булуга карамастан, бер төрле көтеп алабыз, шатланабыз, яңа өметләр баглыйбыз.

Шулай булгач Нәүрүз бәйрәме ул - яз бәйрәме, дуслык бәйрәме.

Вед.

Была зима, день был короткий, а ночь длинная.

Но пришел Нәүрүз и день стал таки же, как и ночь.

После этого день становится все длиннее и длиннее, а ночь короче.

День стал длиннее, солнце нам ласково светит.

Слышно щебет птиц, значит - это зима ушла со двора,

А мы с вами встречаем красавицу Весну.

Весне рады все ребята: татары и русские, чуваши и мордва,

Удмурты и марийцы, украинцы и грузины.

Все дети на нашей планете

Значит Нәүрүз - праздник весны и дружбы.

Җыр «Яз җитә»

Залга «карга» костюмы кигән балалар керәләр (җиңел татар көенә бию башкарыла)

А.б. Балалар карагыз әле кара каргалар килгән, алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.

Вед. Ребята, посмотрите к нам прилетели грачи.

А мы ведь знаем, что они открывают весну.

А.б.Кара каргалар сез кая таба очасыз?

1 карга:

Тылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә,

Без кайтабыз сагындырган

Туган үскән җирләргә.

2 карга:

Көннәрне юлда үткәреп

Куанышып сезгә очтык

Канатларга күтәреп

Сезгә яз алып кайттык.

3 карга:

Ударил гром двенадцать раз

И зиме в тишине

Природа отдала приказ

Салютовать весне

Чтоб каждый кустик был певуч

Всем птицам громче петь

А солнцу выйти из-за туч

И веселее греть

А.б. Кара каргалар сез безгә Нәүрүз бикәне алып килдегезме

Каргалар - Әйе (алар очып чыгып китәләр)

1) Бию - «татар халык биюе»

2) шигырьләр сөйләнә.

Кошлар сайравы ишетелә,кошлар белән яз - Нәүрүзбикә керә.

Нәүрүз : Исәнмәсез балалар.

Балалар: Исәнме Нәүрүзбикә.

Нәүрүз:

Котлап сәлам бирдегез

Мине көтеп алдыгыз

Имин йортта торыгыз

Инде мине тыңлагыз

Кәеф - сафа корыгыз

Инде мине тыңлагыз

Маңаеп утырмагыз

Уйнагыз да көлегез

Биегез дә җырлагыз

Нәүрүз мөбәрәк булсын

Я раскрываю почки

В зеленые листочки

Деревья одеваю

Посевы поливаю

Движения полна

А зовут меня - Весна.

А.б.

Бас- бас, бас әйдә

Идәннәре бөгелсен

Басуында зур бәхетнең

Чаткылары күренсен.

Бию «Әпипә» (мәктәпкә хәзер торкеме башкара)

А.б.

Әй дуслар, килегез

Күңел ачу көнебез

Әйдәгез күмәкләшеп

Матур уен уйныйбыз

Вед. Игр не мало есть на свете.

Поиграть хотите.

Уен «Тирмә» (мәктәпкә хәзерлек төркеме уйный)

«Чума үрдәк , чума каз» (зурлар төркеме уйный)


А.б.

Татарчада биибез

Русчада биибез

Татарстан җирендә

Дус һәм тату яшибез.

Бию «Танец с цветами» » (мәктәпкә хәзерлек төркеме кызлары бии)

Нәүрүз:

Кояш, чык, чык, чык

Тәти кашык базарда

Ботка пешә казанда

Батыр карны елак ит,

Җылың белән кунак ит.

Солнышко ясное, нарядись

Солнышко красное, покажись

Платье алое надень

Подари нам красный день.

Кояш киеме кигән кыз чыга

Нәүрүз:

Кояш, кояш, син биектә

Бар дөньяны күрәсең

Әйтче,иң матур җир кайда

Син бит инде беләсен?!

Кояш:

Әйе, беләм, мин әйтәм - тыңлап кара

Иң матур җир - туган җир ул

Онытма моны, бала

Я спросила солнышко

Где лучшая сторонушка

Отвечало, освещая

Лучше нет родного края

Надо Родину любить

В дружбе и согласье жить.

А.б. Балалар безгә эреп бетмәгән кар

бөртекләре килгәннәр.

Алар кояш белән уйнарга телиләр.

Уен «Кояш белән кар бөртекләре»

Җыр «Нәүрүз җыры» (бар балаларда басалар, басып җырлыйлар)

«Әнисә» көе янгырый. Залга атып ияртеп Хуҗа Насретдин керә. Аның базарга товар сатарга барышы, ул җырлый, култык астына «әтәч» кыстырган.

Җырының сүзләре :

Хуҗа Насретдин товары

Һәркемгә дә житәрлек

Тары - бары растабары

Һәркөн сатыла товары

Әтәче җырлап тора ла

Эте һау -һаулап тора

Аты иһа - һай итә дә,

Ә үзе биеп китә.

Шәһәрнеке булмасам да

Әйбер хакын беләмен

Теләгәнчә матур итеп

Читек чигеп бирәмен.

Яшьләр өчен шатлык мин лә

Картларга да тансык мин

Халык үлмәс мин үлмәсәм

Мәңге яшә Насретдин. Амин

А.б. Әссәламегаләйкем Хуҗа Насретдин

Х.Н. Вәгәләйкем әссаләм. Исәнмесез. (Здоровается)

Әйтегез әле, бу ярмарка буламы?

А.б. Юк. Бу балалар бакчасы

Х.Н. Собханалла,собханалла бик тә яхшы

Мин балаларны бик тә яратам

Товарларымны да сатармын

А.б. Хуҗа Насретдин бүген «Нәүрүз» бәйрәме

Ә сез безнең олы кунагыбыз булырсыз.

Сезне бик күп мәзәк, мәкальләр, табышмаклар,

такмаклар белә дип ишеткән идек.

Безгәдә сөйләмәссез микән?

Х.Н. Була ул тыңлагыз (Төен чишү уенын уйный балалар белән)

Мәкальләрне башлый, балалар дәвам итәләр.

А.б.

Яшьләр өчен шатлык син

Картларга да тансык син,

Халык үлмәс - син үлмәсәң,

Мәңге яшә Насретдин

Биеп алчы Насретдин

Ялындырма Насретдин

Х.Насретдин бии, үзенең товарларын күрсәтә.

А.б. Шәп шаяртасыз Насретдин

Х.Насретдин:

Бүген Нәүрүз бәйрәме

Күңел ачу көнебез

Тәмле прәннекләр алырга

Минем янга килегез

Товарымны сатмыйм әле

Сезне сыйлыйсым килә

Нәүрүз бәйрәмен котлап,

Бүләк бирәсем килә

Сый - хөрмәтләр сезгә булсын,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар: Рәхмәт сезгә Насретдин

Нәүрүз: Алдагы көннәрегездә

Телим сезге уңышлар

Муллыкта тыныч тормышта

Гомерләр үтсен дуслар

Балалар белән саубуллаша, чыгып китә.

А.б. Кадерле балалар шуның белән «Нәүрүз»-бәйрәменә

багышланган кичәбез тәмам.

Вед. На этом праздник кончается. До свидания!


© 2010-2022