Конспект занятия в старшей группе на тему «Чәчәкләр -тормыш яме»

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Чәчәкләр -тормыш яме»

(зурлар төркемендә интеграль шөгыль)

Дәреснең максаты:

- чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү;

- мөстәкыйль фикерләү, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү;

- балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету,чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү;

Дәрестә кулланылган материал: рәсемнәр, презентация, практик эш.

Әзерлек эшләре:презентация әзерләү.


Эшчәнлек барышы


Тәрбияче: Балалар, бүген мин сезне "чәчәкләр иле"нә алып бармакчы булам. Чәчәкләр- тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алай гына түгел, күбесе безгә дару буларак та хезмәт итә. Алар өй яннарында, бакчада, болыннарда, урманнарда, су буйларында үсәләр. Алар бер-берсеннән бик аерылып торалар, чөнки төрле урыннарда үсәләр. Ягез әле, уйлап карагыз: чәчәкләр безгә нигә кирәк?

Мылтык түгел-үзе ата

Куркытмый ул шартлап та.

Күбәләк тә, бал корты да

Аны өзелеп ярата.

Күрсә кеше шакката.

Нәрсә икән ул? (чәчәк).

Балалар чыгышы.

Тәрбияче:-Ә хәзер, балалар, әйдәгез безнең балалар бакчасы территориясендә үсүче чәчәкләр турында сөйләшик. Бакчадагы чәчәкләрне кешеләр үстерә. Безнең группа янындагы түтәлгә дә чәчәкләрне без бергә утырттык.

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Күрегез әле, сулар сибеп, чүпләрен утап торгач чәчәкләр бик матур булып үскәннәр. Әйдәгез әле, шуларның исемнәрен кабатлап китик.
- кашкарый (астра),

- миләүшә (фиалка),

- чалмабаш (пион),

- гөлчәчәк (роза),

- дәлия (георгин),

-кәнәфер чәчәк (гвоздика).


Тәрбияче:Сез аларны ничек тәрбиялисез?

Балалар чыгышы.


Тәрбияче: Әйтегез әле, чәчәкләр нинди төсләрдә булалар?

Балалар чыгышы.


Презентация карау.


Тәрбияче: Кыш көне чәчәкләрне каян алып була? Кыш көне чәчәкләр үсәме? Ни өчен?
Балалар : Юк. (кояш җылысы, дым, яктылык юк.....)
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Кыш көне чәчәкләрне теплицада үстереп була. Чәчәкләргә үсү өчен анда барлык шартлар да тудырылган. Әйдәгез, уен уйнап алыйк.


Уен: "Чәчәк кибете"


Тәрбияче: Менә без чәчәкләр турында бик күп сөйләштек, ә хәзер үзегезгә ошаган чәчәкнең рәсемен ясагыз, ә аннары күргәзмә оештырабыз.

Балалар чыгышы.

Һәр бала үз рәсеме турында сөйли.


Тәрбияче: Балалар, ә чәчәкләрне күпләп өзәргә ярыймы?

Балалар : Юк.
Тәрбияче: Әлбәттә, юк. Өзгән чәчәк озак яшәми. Һәр көнне без үзебезнең участокка чыгып чәчәкләребезгә сокланып торырбыз. Шөгылебезне дә тәмамлар вакыт җитте. Балалар өйләрегезгә кайтткач, әниләрегез белән дә чәчәкләр турында фикер алышырга онытмагыз.





© 2010-2022