Тема: “Алтын балык ярдәмгә чакыра”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зурлар төркемендә танып белү үсеше буенча оешкан экологик

белем бирү эшчәнлеге

Тема: "Алтын балык ярдәмгә чакыра".

Максат: Балаларда уен һәм тәҗрибәләр аша: 1) табигать турында белемнәрен үстерү.

2) Табигатькә һәм табигый байлыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Алтын балык уенчыгы яки рәсеме. Слайдлар : матур табигый почмак; таш өй, электр баганалары; бозылган табигать күренеше. Проектор, ноутбук. Тәҗрибә эшләү өчен материаллар: балалар санынча үтә күренмәле төрле формадагы савытлар, кызыл буяу, марля, воронка.

Барышы:

Балалар! Бүген мин сезгә бер кызык әкият-яңа "Алтын балык" турында әкият сөйлим. Ә менә бу безнең төп герой.(курчак яки рәсем кеше) Әйдәгез аның белән исәнләшик. Аның исеме Кеше. Хәзер әкиятне тыңлагыз.

"Дөньяда яшәгән ди кеше. Ул табигатьнең бик матур бер урынында шаулап үскән урман, челтерәп аккан елга буенда, кечкенә генә агач өйдә яшәгән. Ауга йөргән,балык тоткан, саф һава сулаган, чиста чишмә суын гына эчкән, ди.

Менә беркөнне гадәттәгечә Кеше елга буенда балык тотып утырган ди. Озак утырган ул анда, ә балык һаман юк та юк. Менә кеше кармагына нәрсәдер эләккәнен сизгән. Әкрен генә кармагын тартып алса, ни күрсен,үз күзләренә үзе ышанмаган..."

Сез ничек уйлыйсыз, аның кармагына нәрсә эләкте икән?(Балалар үз фикерләрен әйтәләр)

-Кеше әйбәтләбрәк караса-аның алдында, чынлап та, Алтын балык. Кеше авызына су капкандай, берни дәшә алмый тора икән. Шулчак балык телгә килгән:-Син-Кеше, димәк син хәзер миннән теләкләреңне үтәүем сорарсың. Әйдә әйт теләгеңне. Ә аның өчен син мине суга җибәрерсең... "Ярар!-дигән кеше. -Шулай туры килгән икән инде. Минем теләкләремне үтәрсең. Ә мин сине суга җибәрәм.

Балалар! Сез ничек уйлыйсыз, кешенең, беренче теләге нинди булды икән. Ул нәрсә сорады икән?(Балалар әйтәләр)

-Туйдым мин агач өйдә яшәп-дигән кеше-мин электр белән җылытыла торган таш өйдә торасым килә." Балык берни әйтмәгән, Кеше кулыннан шуып төшеп, суында койрыгын гына селкеп йөзеп киткән. Кеше өенә кайтса, аның өе урынында зур таш өй тора ди.(Слайд №1 күрсәтелә). Тирә юньдә агачлар, чәчәкләр кимегән, аның каравы чыбыклы электр баганалары барлыкка килгән. Сез ничек уйлыйсыз,ошадымы икән бу кешегә?(Балаларны тыңлау)

"Нәкъ менә шундый тормыш турында хыялланган идем,-дип сөенгән кеше. Өй эчендә бөтен кирәк-ярак бар, краннан су ага". Кеше хәзер урманда да сирәк күренә башлаган. Нишләп мин җәяү өйрим соң әле, балыктан машина сорыйм,-дип уйлаган ул һәм сораган да.

Балык аның икенче теләген дә үтәгән. Аның машинасы да булган. Ул сөенеченнән машинасын нишләтергә белмәгән. Аны һәркөнне чиста сулы елгада юган, пычрак суын шунда түккән. Машина белән йөрер өчен урманда агачларны кисеп юллар салган. Тиздән урман эчендә асфальт юллар барлыкка килгән. Ә кешегә һаман әз булып тоелган. Ул тагын елгага Балыктан сорарга килгән.

-Хәзер үк яшел урманнар урынында иксез-чиксез иген кырлары пәйда булсын!-дип фәрман биргән ул. Минем бай буласым килә!-дигән Кеше.

Балык сүзсез генә аның өченче теләген үтәгән. Урманнар юкка чыккан, алар урынына бәрәңге басуы, арыш, бодай кырлары пәйда булган. Кеше сөенеп туя алмаган. Ләкин сөенече озакка бармаган. Каяндыр көтмәгәндә аның кыр-басуларына корткыч бөҗәкләр очып килгәннәр һәм бөтен уңышны юкка чыгара башлаганнар. Кеше куркуыннан үсемлекләрне агу белән эшкәртә башлаган. Агулаган да агулаган. Аның агуыннан корткыч бөҗәкләр белән кирәкле кошлар һәм файдалы бөҗәкләр дә кырылган. Ә Кеше теләгәнчә яши биргән машинада йөргән, уңышын җыйган, тирә-якны күрмәгән, чишмә суы да эчмәгән. Бераздан аның тагын эче көенә башлаган һәм ул зур завод төзергә уйлаган, тагын да баерга исәпләгән.

Тагын килгән Алтын балык янына, теләген җиткергән.

-Ярар булыр сиңа завод-дигән Алтын балык-ләкин онытма: бу синең актык теләгең.

Кеше үз өенә кайтса, зур завод эшләп тора. Трубаларыннан төтен чыга, пычрак суы елгага ага. Кеше төчкереп, юткереп куйган. Ләкин ул көнне бәхетле булып йокыга талган.

Хәзер сез дә күзегезне йомыгыз да Кешенең ул төнне күргән төшен күз алдыгызга китереп карагыз.(Балалар күзләрен йомып утырганда, экранда пычрак сулы елга рәсеме һәм гади ямьсез балык пәйда була.)

Ә иртән Кеше уянып тәрәзәгә караса, тирә - юньдә төтен, һава юк, сулап булмый. Тизрәк кранга су эчәргә барса, краннан пычрак су ага ди, сасы исле икән. Ул тиз генә елгага чапкан. Ләкин елганы танымаган. Елга буе, елга чүп-чар белән тулган, 1 чәчәк тә калмаган.

-Мин нишләдем?-дип уйлаган кеше һәм Алтын балыкны чакырган, озак чакырган. Ләкин аңа бер кем дә килмәгән.

Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә булган икән Алтын балыкка(...Балалар әйтә)

Әйе, балалар, Алтын балык авырган. Кеше табигатьне, бөтен тирә-якны юкка чыгарган,пычраткан һәм Балык та үзенең тылсымын югалткан......

Ә сез Балыкка булышыр идегезме? Әйдәгез тырышып карыйк. Хәрәкәтле уен "Алтын капка"(Балалар уеннан соң тылсымчыларга әйләнәләр) Менә без хәзер тылсымчылар. Без балыкка булыша алабыз. Ләкин башта су турындагы белемнәрне барлыйк әле.

1.Су турында , беләсезме?

Бар икән, ул һәр җирдә.

Сәяхәтче икән су,

Чишмәдә дә, инештә дә.

Күлдә дә су, елгада да

Диңгездә, океанда,

Һәр өйдә краннан ага

Чәйнектә кайнап чыга,

Чәйнектән пары чыга,

Суда күп нәрсә эри,

Нәрсәләрдер эреми...

Судан башка-юк чисталык,

Эчү дә юк, ашау да юк.

Судан башка яшәү дә юк.

Моның шулай икәнен тәҗрибәләр ярдәмендә ачыклап китик.(Балалар , алдан әзерләнгән өстәлләр артына басып тәҗрибәләр эшлиләр.)

  1. Су ага.

  2. Су түгелә.

  3. Суның формасы юк.

  4. Суның исе юк.

  5. Су үтә күренмәле, төссез.

  6. Суның тәме юк.

  7. Су төрле халәттә була.

(Фокус күрсәтү.)

Балалар, су чистамы? Менә хәзер каплап болгатып алабыз һәм ни булганын күзәтәбез.(Су пычрана) . Суны ничек чистартып була? (салфетка, мамык ярдәмендә тәҗрибәләр эшләп суны чистарту). Хәзер бу чиста суда балыгыбыз терелеп китәр.

Балалар, без бүген елгадагы балыкка булыштык. Киләсе уеныбызда ничек һаваны чистартасы, урманнарыбызга булышасы турында сөйләшербез.



© 2010-2022