Конспект открытого занятия в средней группе на тему “День рождения Алсу”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма камитетының мәктәпкәчә белем учрежденияләре идарәсе



План-конспект

Тема: «Алсуның туган көне».



25 нчы номерлы «Әкият» балалар бакчасының II кв. катигорияле тәрбиячесе
Мисбахова Минзилә Мансур кызы

Яр Чаллы

2010 ел


Алсуның туган көне.


I. Максат:

  1. Темага кагылышлы сүзлек запасын предметны, хәрәкәтне белдерүче сүзләр белән баету, сүзлекне активлаштыру;

  2. Балаларда ана телендәге сөйләмне аңлау дәрәҗәсен үстерү;

  3. Балаларны кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру;

  4. Сөйләм аша аралашуга омтылыш тәрбияләү.

II. Сүзлек өстендә эш: бала итәкле күлмәк, өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, калфак, түбәтәй.

III. Шәхси эш: Демид белән Русланның татарча сөйләшүен үстерү өстендә эшләү.

IV. Алдан башкарылган эш. Балалар белән "Әпипә" җырын өйрәнү. Раиль, Булат белән шигырь өйрәнү. Кунак өстәле, сюжетлы рольле "Кибет" уены әзерләү.

V. Җиһазлау: милли киемле курчак, кәләпүш, бүләккә уенчыклар, туган көн өстәле.

Шөгыль барышы:

Мин бәйрәмнәр яратам

Бәйрәмдә кунак килә.

Яки үзең барасың

Кунак булып берсенә.

Бәйрәмнәр күңеллерәк

Кунакка йөрешсәләр

Кешеләр бер-берсенә.

Тәрбияче: Әйе, балалар. Без дә сезнең белән Алсу исемле кызның

туган көненә барабыз. Барабызмы?

Балалар: Барабыз!

Тәрбияче: Әйе, кунакка бару бик күңелле вакыйга, шулай бит? Без аңа

алдан ук әзерләнәбез. Әйтегез әле, кунакка барырга ничек

әзерләнергә кирәк?

Балалар: Чиста итеп юынырга, чәчләрне матур итеп үрергә, бизәнергә, матур итеп киенергә, көзгегә карарга кирәк.

Тәрбияче: Туган көнгә буш кул белән баралармы?

Балалар: Бүләк әзерләргә, сатып алырга кирәк.

Тәрбияче: Ә хәзер бүләк турында сөйләшик әле. Кунакка бүләк итеп

нәрсәләр алып була? Әйдәгез, исебезгә төшерик әле, сез иптәшләрегезгә туган көнгә барганда нинди бүләкләр алып бардыгыз? Үзегезгә нинди бүләкләр алып килделәр?

Балалар: Уенчыклар, китаплар, карандашлар һб.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. "Энә дә бүләк, дөя дә бүләк", - ди безнең халык. Ә бүләкләрне кайдан алабыз?

Балалар: Кибеттән, базардан һб.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Әйдәгез, мин сезне хәзер үземнең кибетемә, Алсуга бүләкләр алырга чакырам. ("Кибеттән" бүләк сатып алу).


  • Раиль, сиңа нәрсә кирәк?

  • Миңа аю кирәк!

  • Рәхим ит.

  • Рәхмәт һб.

(Уенчык алган балалар кибет янындагы урындыкларга утырып бер-берсен көтеп утыралар. Алсу түрдәге диванда утыра. Бер кырыйда матур итеп җыелган кунак өстәле).

Тәрбияче: Балалар, барыгыз да бүләкләр алдымы? Сез Алсуның туган көненә барырга әзерме?

Балалар: Әзер.

Тәрбияче: Ярар, балалар, әйдәгез әле, кунакта үзебезне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп китик. "Кунак булсаң тыйнак бул" дигән халык мәкале дә бар бит. Әйдәгез, кунакта нинди булырга кирәклеген санап китик әле.

Балалар: Тәртипле бул, кычкырып сөйләшмә, авызыңны чапылдатма, түгеп-чәчеп ашама, рәхмәт әйтеп кит һб...

Тәрбияче: Ярар, алайса балалар. Алсу безне көтеп арып беткәндер, әйдәгез туган көнгә барабыз. (Алсу янына киләләр)

Тәрбияче: Исәнме, Алсу, туган көнең белән!

Бүген Алсу бигрәк матур, күлмәкләре бала итәкле, камзуллары укалы, калфаклары чигүле. Балалар, сезгә ошыймы?

Балалар: Әйе!

Тәрбияче: Менә Алсу, сиңа туган көнең белән котлап матур китап бирәм, акыллы бул.


  • Мә, Алсу, сиңа йомшак песи бирәм.

  • Мин сиңа матур аю бирәм һб...

(диванга Алсу янына тезеп баралар).

Алсу: миңа бүләкләр бик ошады. Рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, туган көнне башлап җибәрәбез. Матур җырлар җырларбыз, биербез, күңелле булсын бәйрәм.

Тәрбияче: Әйдәгез, түгәрәккә басып, җырлы-биюле түгәрәк уены уйнап алабыз. Балалар бигрәк тә матур киенгәнсез.

(Алсу уртада урындыкта утыра)

Гөлбакча көенә: Без йөрибез әйләнеп

Син уртада, Алсукай.

Синең күлмәгең матур,

Минеке дә бик матур.

(Алсу бер баланы уртага алып чыга, бииләр. Шулай берничә тапкыр кабатлана ).

Тәрбияче: Алсу, безнең балаларның күлмәкләре сиңа ошадымы?

Алсу: Бик матур киенгәннәр. Ул тасмалар, ул күлмәкләр, чалбарлар, сандаллар - бөтенесе дә бик матур.

Тәрбияче: Туган көнне дәвам итеп, Раиль сиңа шигырь сөйләп күрсәтә әле.

Раиль: Кәләпүшне кидем мин,

Көзге каршына килдем,

Менә шундый була ул

Татар малае дидем.

Тәрбияче: әйдәгез, балалар, "Кәләпүш" дигән уен уйнап алабыз. Кемдә кәләпүш кала, шул кеше җырлап яки биеп күрсәтә.

(Диләрә: Туган тел

Аделина: Бас кызым, Әпипә. Бию.

Булат: шигырь)

Сез дә безгә кушылыгыз,

Без шатлык таратабыз.

Тирә-юньне яңгыратып

Җырларга яратабыз.

Алсу: Булдырдыгыз, дусларым. Бик күңелле булды.

Тәрбияче: Балалар, сезнең туган көнегездә әниләрегез нинди тәмле әйберләр пешерә?

Балалар: Бәлеш, өчпочмак, аш, торт һб...

Тәрбияче: И-иии. Бигрәк тәмле ризыклар пешерәсез икән. Әниләрегез бик ярата икән үзегезне. Үзебезнең милли ризыкларыбызны пешерәләр икән. Ә син Алсу, нәрсә яратасың?

Алсу: Мин коймак яратам, менә сезгә дә коймаклар пешердем.

Тәрбияче: Ә без коймаклар турында җыр беләбез, шулай бит балалар.

(Түгәрәккә басып җырлыйлар)

Алсуның туган көненә

Чакырдык без кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Чыш-пыш, чыш-пыш,

Без пешердек коймаклар.

Алсу: Ә хәзер, дусларым, өстәл янына килегез. Өстәл янына утырып коймаклар белән чәй эчәрбез.

VI. Кулланылган әдәбият.

  1. Әхлак нигезе - матур гадәт. "Мәгариф" нәшрияте, 2004.

  2. Иң матур сүз. Уку китабы, Казан, "Мәгариф нәшрияте", 2000.

  3. Татар халык иҗаты. Кыска җырлар. Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1976.


© 2010-2022