Сценарий татарского национального праздника Сабантуй

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:




















Татарский национальный праздник

"Сабантуй"

(Праздник плуга)


















Подготовила:

Воспитатель по обучению

татарскому языку

Талибуллина Г.Р.

июнь 2015 г.


Татар милли халык бәйрәме "Сабантуй"

№3 нче "Аленушка" балалар бакчасы

2015 нче уку елы

Тәрбияче колга тотып урамда уйнаучы балаларны бәйрәмгә чакырып йөри, балалар тәрбиячеләр белән колгага бүләкләр эләләр. Музыка җитәкчесе баянда бию көйләре уйный.

Бәйрәм мәйданында шарлар, уеннар өчен атрибутлар, чәчәкләр, утырырга утыргычлар. Балалар җыелгач бәйрәм башлана.

А. Б. - Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабантуена җыелдык. Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә,

Килегез, дуслар, кунакка

Сабантуй бүгенбездә!

Жилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та,

Сабантуй бүген бездә!

Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм!

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Сабантуй -веселый праздник

Это всем давно известно.

Сколько игр и зрелищ разных

Приходите - интересно!

Снова песня зазвучала

Подпевай ей и танцуй!

Мы сегодня отмечаем

Наш веселый Сабантуй!

Котлы булсын Сабан туйлары!

Җыр "Сабантуй"

Җыр беткәч Шүрәле килеп җитә.

Шүрәле:Ә сез монда нишләп утырасыз? Нинди бәйрәм ул? Балалар, ә Сабантуй бәйрәме кайчан була?

Балалар: Җәй көне була!

Шүрәле: Ә сез җәй көнен сагындыгызмы?

Балалар: Әйе, сагындык!

Шүрәле: Җәй турында беләсезме?

Балалар: Беләбез!

Шүрәле: Хәзер сынап карыйм сезне!

Черки ничек безелди?

Агачлар ничек шаулый?

Бакалар ничек җырлый?

Күке ничек кычкыра?

Бал корты ничек оча?

(балалар шул вакытта әйткән сүзләргә туры китереп

хәрәкәтләр һәм авазлар әйтәләр).

А. Б. Сабантуй - это праздник труда, праздник радости и счастья,в котором сливаются воедино и красивые обычаи народа, и песни его, и пляски, и обряды. Сабантуй празднуется в честь окончания весенне-полевых работ. Сбор подарков обычно сопровождался веселыми песнями, шутками, а подарки привязывали к длинному шесту. В день сабантуя в деревне царило приподнятое настроение, люди с утра шли на майдан. Одевались во все самое лучшее, женщины доставали из сундуков свои украшения.

Шүрәле: Сезгә рәхәт, сез бергәләп уйныйсыз, ә мине беркем дә яратмый, минем белән уйнамыйлар.

А. Б: Шүрәле борчылма! Без синең белән уйнарбыз, бүген бит бәйрәм!

Җыр "Шурале".

Бигрәк озын кулларың,

Күзләрең йөреп тора.

Килеш -килбәтеңне күргәч,

Көләсе килеп тора.

Әй Шүрәле, Шүрәле,

Безнең яңга кил әле.

Син яхшы бит,

Син әйбәт бит,

Бергәләп уйныйк әле.

Ачуланган, турсайган

Шүрәлене күр әле.

Онытып килгән инде,

Былтыргы үпкәләрне.

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Безнең яңга кил әле.

Син яхшы бит,

Син әйбәт бит,

Бергәләп уйныйк әле.

С праздником вас всех, дорогие дети, с праздником вас сотрудники нашей "Аленушки" и родители, с весёлым праздником Сабантуем!

Җыр "Сабан туе"

(зурлар төркеме балалары башкара)

Шүрәле: Нинди уеннар беләсез?

Уен "Без, без идек"


Без, без, без идек,

Без унике кыз идек,

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Базга төштек, май ашадык,

Келәткә кердек, бал ашадык,

Коега төштек, су эчтек,

Кап та коп, мич астында Якуп,

Авызыңны ач та йом!

Шүрәле ялгыш сүз әйтә һәм аңа җаза бирелә - биетәбез.


Татар халык җыры "Әпипә"

А.Б.:Шүрәле, син саный беләсеңме?

Шүрәле:Юк, белмим. Ничек соң ул?

Балалар 10-га кадәр санап күрсәтәләр.

А.Б.: Я, ничек, Шүрәле, исеңдә калдымы? Хәзер тикшерәбез. Балалар, әйдәгез, уен уйнап алыйк.


Уен "Парлашу"

Шүрәле: Рәхмәт, балалар. Бик күңелле булды.

А.Б.: Мин сиңа да, балаларга да бүләкләр әзерләдем. Кая соң әле алар? (эзли, таба алмый). Шүрәле, син алмадыңмы?

Шүрәле: Алдым шул! Миңа беркемнең күчтәнәч биргәне юк!

А.Б.: Зинһар, бир!

Шүрәле: Юк, бирмим!

А.Б: Көч сынашыйк! Әгәр дә җиңсәң, күчтәнәчләр сиңа, бирешсәң-безгә!

Уеннар: балалар белән уйный:

"Капчык киеп чабышу"

"Йомырка ташу"

"Аркан тартышу"

Шүрәле: Сез бик җитез, уңган булдыгыз, бүләкләрегезне бирәм. Мине тагын бәйрәмнәргә чакырыгыз. Сау булыгыз, балалар!

А.Б.: Ә без бәйрәмне дәвам итәбез.

Алай итик әле без,

Болай итик әле без.

Күңелле итеп бергә-бергә

Уйнап алыйкәле без.

«Ат чабышы» уены (таякларга атланып чабу)

Кемнәр җитез, кем өлгер,

Минем янга килегез.

Әйдә карыйк узышып,

Капчык киеп ярышып.

(капчык киеп йөгерү)

Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле, бу ярышта

Кайсыгызҗитезрәк?

( кашыкта йомырка белән йөгерү)

Мактана дип уйламагыз

Мин урынлы мактанам.

Чөнки бу чүлмәкне

Күрмичә дә ваталам.

( таяк белән чүлмәк вату )

Икегезгә ике капчык

Ягезәле, тотыгыз.

Сабан туенда ярышып

Сез дә бүләк алыгыз.

( капчык сугышы)

Менә сиңа сулы чиләк

Кашык ал син кулыңа.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил

Егыла гына күрмә.

(бер чиләктән икенчесенә кашык белән су ташу )

Сабантуй елга бер килә

Күңелле, олы бәйрәм.

Нурөстенә нурлар иңсен

Биеп алыйк ичмасам.

(тиз бию көенә бергәләп бию)


А. Б. Менә, дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары да тәмам. Барыгызга да саулык - сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Саубулыгыз!



© 2010-2022