Конспект авторской дидактической игры Поле чудес

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дидактик уен: "Могҗизалар кыры "

( 4- 7 яшьлек балалар өчен).

Максат:Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның дидактик уен аша белемнәрен үзләштерү.

Бурычлар:

  1. Балаларның төсләр, саннар, хәрәкәтләр турында күзаллавын ныгыту, җәнлекләрнең нәрсә ашавы турындагы белемнәрен ачыклау; ашый, эчә, йоклый, сикерә, йөгерә, бара, утыра, шуа, җырлый, уйный фигыльләрен сөйләмдә камилләштерү.

  2. Балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен сөйләмдә активлаштыру.

  3. Игътибарлыкларын, хәтер сәләтен, күзәтүчәнлекләрен үстерүне дәвам итә.

Конспект авторской дидактической игры Поле чудес




Дидактик уен "Күңелле зоопарк

Максат: Кыргый җәнлекләрнең исемнәрен һәм нәрсә белән туклануларын хәтердә ныгыту, уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.

Бурычлар:

1. Кыргый хайваннар һәм аларның үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.

2. Уеннар һәм тирә- юнь белән танышу барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык һәм зоопаркта үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү.

Уен барышы:

Тәрбияче уенны зоопаркта яшәүче хайваннар турында сөйләшүдән башлый һәм аларның нәрсә белән туклануларын ачыклый.

Мәсәлән: " Куян нәрсә ашый, эчә ?", Керпе нәрсә ярата?" һ.б. Әгәр бала җавапны дөрес бирсә, шул рәсемгә туры килә торган рәсемле каптыргычны ул туры китереп каптыра. Соңыннан балалар шул сүзләр һәм сүзтезмәләр белән кечкенә хикәя төзеп сөйлиләр. (Мәсәлән: Бу куян. Куян кечкенә, матур,чиста. Куян кишер ашый. Кишер зур, тәмле, баллы. Куян кишер ярата.).

Конспект авторской дидактической игры Поле чудес


Дидактик уен "Кем нишли?"

Максат: Балаларның сүз байлыгын арттыру, үзара сөйләшү, аралашу күнекмәләрен бирү.

Бурычлар:

  1. Пиктограммалар ярдәмендә хәрәкәтләнү сүзләрен кулланып, бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

  2. Балаларның таныш булган вакыйгалар турында тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү.

  3. Гаилә әгъзаларына карата игътирамлылык, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

Уен барышы: Уенда катнашучы 10 бала өстәл тирәли утыра. Һәр баланың кулында гаилә әгъзалары, хайваннар ябыштырылган каптыргычлар. Уен кырына төрле хәрәкәтләр сурәтләнгән пиктограммалар куелган. Тәрбияче "Могҗизалар кыры"н әйләндерә. Ул туктагач, уйнаучы бала янында туктап калган хәрәкәт сурәтенә туры китереп каптыргыч каптыра. Уен шулай дәвам итә. Уен тәмамлангач, һәр бала үзенең биреме буенча гади җөмләләр төзи. Мәсәлән: Әни утыр! Әни урындыкта утыра. Бабай йокла! Бабай караватта йоклый. Песи,мә сөт эч. Песи сөт эчә.

2 нче вариант: " Мин" зат алмашлыгын кертеп уйнарга мөмкин. (Мәсәлән: Мин чәй эчәм. Мин чәй яратам. Чәй баллы, тәмле.).

3 нче вариант: "Командир" уены. Лексика: кил, утыр, сикер, ю, аша, эч, уйна, ки, сал, йөгер, бие, җырла, йокла. Уен эчтәлеге: Бер бала икенче балага боерык бирә. Мәсәлән:

-Коля, сикер!

-Коля, син нишлисең? Уенда катнашучы балалар диалог формасында бер-берсенә боерык бирәләр.

Конспект авторской дидактической игры Поле чудес



Дидактик уен: "Уйный - уйный саныйбыз"

Максат: Саннарны һәм саный белү күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү.

Бурычлар:

  1. Бирелгән предметларны каптыргычтагы саннар белән туры китерү күнекмәләрен булдыру.

  2. Санау күнекмәләрен билгеләү (1-10).

  3. Уен белән кызыксыну тәрбияләү.

Уен барышы: Тәрбияче уенчыклар, төрле предметлар санарга тәкъдим итә. Мәсәлән: Ничә туп? Ничә тәлинкә? һ.б.

1 нче вариант: "Мин әйтәм, син күрсәт һәм әйт" дидактик уен формасында да үткәрергә мөмкин. Балага каптыргычтагы сан рәсеме бирелә. Ул тәрбияче әйткән рәсемне табып күрсәтергә һәм санлы каптыргычны предметларга туры китереп каптырырга тиеш.

2 нче вариант: "Әйе, юк". Мәсәлән:

- Өч банан?

- Әйе, өч банан.

- Сигез чынаяк?

- Юк, җиде чынаяк. Уен шулай дәвам итә.

Конспект авторской дидактической игры Поле чудес







Сәхибгәрәеева Әлфирә Рәвилевна

Балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче

АНО "Прогимназия № 14"




© 2010-2022