Мероприятие с родителями на тему: гаилә бәйрәме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ

Материал: татар биюе көйләре, заманча бию көйләре, "Ромашка" уены өчен ромашка чәчәге таҗлары, визит карточкалары, мәкальләр, уен өчен туп һәм өстәлләр

1нче алып баручы:Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр. балалар, апалар һәм абыйлар.

2нче алып баручы:Хәерле кич,бәйге сөюче дуслар.

1нче алып баручы:Хөрмәтле дуслар,без бүген ясле бакчабызда әниләр көне унаеннан оештырылган Гаилә бәйрәмен башлыйбыз.

2нче алып баручы:Сезне бугенге бәйге-кичәдә исәп-хисап эшен алып барачак жюри әгъзалары белән таныштырабыз(... ) Хөрмэтле жюри эгъзалары билгелэнгэн урыннарыгызны алыгыз(3 кеше)

1нче алып баручы:Буген бездә әнә шундый пар канатлы.бер-берсеннэн башка яши алмаучы.бер-берсен кайгыртып,яратып,шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче ин матур гаиләләр кунакта.Ә хәзер инде сезне катнашучы гаиләләребез белән таныштырабыз.

1.Газизулиннар гаиләсе

2.Насриевлар гаиләсе

3.Мусиннар гаиләсе

4.Фасхутдиновалар гаиләсе

5.Фатхуллиннар гаиләсе.

Бу куркәм гаиләләр хөрмәтенә жыр бүләк итәбез.

Жыр:" Мин әнигә булышам"

2нче алып баручы:Сүзне гаиләләребезгэ бирэбез.Алар алдан әзерләнгэн визит карточкалары ярдәмендә, безне үзлэренең гаиләләре белэн якыннанрак таныштырырлар. Визит карточкалары яклау.

1нче алып баручы:Балалар,безнен гүзэл килэчәгебез.Без хәркайсыбыз да балаларыбызнын инсафлы,әдәпле,сау-сәламәт,әти-әниле булып үсүен телибез.Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү безнен коллективнын да әти-әниләребезнен дә теләге.

2 нче алып баручы: гаилә җимеше ул-балалар, сезнең нәниләрегез, сезнең, һәм безнең уртак шатлыкларыбыз. Сүзне аларга бирик әле , алар әти- әниләрен зурлап, котлап үз фикерләрен җиткерерләр

Ильдар Яшәсен әти-әниләр, сәламәт һәм шат булып,

Кызларының улларының кадерлеләре булып.

Азалия : Әле ярый сез бар җирдә-безнең иң ныклы терәк.

Бәхетебез тулып торсын, сез безгә шундый кирәк.

Ринат:Бүген безнең бакчабызда шундый рәхәт, күңелле,

Чөнки кунак булып безгә, әтиләребез килде

Вилада:Әниләр белән бергәләп озак- озак яшәгез,

Нурислам: әтиләр -илнең терәге, гаиләнең йөрәге,

Авырлыкларга бирешми, әтиләрнең беләге.

Илүзә: Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә.

Кадерле әти-әнилэр,

1нче алып баручы:Уен "Кичке аш" Әтиләр һәм балалар әниләр кайтуга аш әзерли !

-1 команда аш

- 2 нчесе компот әзерли (1 кәстрүлгә су, тоз, ит, токмач, бәрәңге, кәбестә һәм башка ризыклар, 2 нчесенә алма, груша, персик, апельсин, лимон, песок, су, )

Ильнара Әти дә эштән кайтты, әни дә эштэн кайтты,

Әти диванга ятты,әни кухняга чапты .

Әти әйтә: Мин ач, ди кайчан була ул аш ди.

Әни әйтә узен дэ булыш, алай булгач, ди.

Әти әйтә, мин ир, ди, аш пешерә белмим ди,

Мин хатын -кыз түгел ди, мин кухняда йөрмим, -ди

Юкса 70 һөнәр аз диләр егет кешегә,

Хабир:Рухын төшсә .куңелеңэә Канат куючы кирәк

Уй-хисеңне карашыннан аңлап торучы кирәк.

Жаның назга сусаганда назлап союче кирәк,

"Ашың бүген бигрәк тәмле пешкән"-диюче кирәк.

Айгуль:Киңәшерлек,гөрләшерлек

Синең кешең булсын ул.

Канатны канатка куеп

Яшәр кешең булсын ул.

Бар яктан да килеп беткән

Булыр фәрештә генә

Бу тормышны аңлап яши.

Кем гафу итә белә.

1нче алып баручы: Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыенырлык урын.тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Ил-йорттагы яшәү кыенлашканнан саен.2 җан иясе юаныч һәм яклау эзләп бер-берсенә көчлерәк тартыла.Һәр жэмгытьнен нигезен гаилэ тэшкил итэ.Гаилэлэр татау хэм нык булса,жэмгыятебез дэ нык булыр. Гаилэ тормышы - хэрберебез очен очсыз-кырыйсыз хезмэт хэм сикэлтэле гомер юлы.Шул юлдан гомер буе матур итеп бергэ атлаучылар бугенге кичэбезнен ин хормэтле гаилэлэре

2нче алып баручы:Бу галэмдэ хэтта кар бортеклэре дэ бер-берсенэ , охшамаган.Кеше язмышлары турында сойлисе дэ юк.Хэркайсыбызнын уз юлы.уз сукмагы бар.Тик шунысы уртак-жир йозенэ без барыбыз да яратырга,бэхетебезне табарга килгэнбез.Яратырга,яратылырга,оя корырга очарга..."Мэхэббэт дигэн очар кош бардыр,канатлары пардыр..."- борынгылар энэ шулай жырлаган.

1нче алып баручы: Бала чакта кем генэ артистларга карап сокланмаган да кем генэ алар булып кыланмаган.Э хэзер исэ тормыш - узе сэхнэ,э без- артистлар. Концерт номерларын яклау.

2нче алып баручы.Э хэзер балалар очен уен тэкьдим итэбез:энилэр итэгеннэн кер каптырмаларын жыю.

1нче алып баручы: Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Хатын-кыз гаиләдә зирәклеге, нәфислеге, назлылыгы белән аерылып торса, әти кеше көче, гаиләне җил-яңгырлардан, җәбер-золымнан саклавы, авырлыкны үз өстенә алуы белән аерылып тора. Киләсе концерт номерыбыз әтиләргә багышлана Алар улларының биюләренә карап үзләренең малай чакларын искә төшерсеннәр әле "Моряклар биюе "

2 нче алып баручы: Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез, бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, гадел итеп күрергә теләү өметләре чагыла. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары белән сугарылган бишек җырлары тәрбия эшендә нәтиҗәле чара булып тора. Әйдәгез. Хәзер гаилә хуҗабикәләре башкаруында бишек җырлары тыңлап алыйк.

Ришат: Әтиемә карыйм да , әти кебек батыр буласым килә,

Әниемә карыйм да , әни кебек матур буласым килә.

Мин бабама карыйм да бабам кебек бабай буласым килә.

Һәм көзгегә карыйм да үзем кебек малай буласым килә.

Ә малайларның кем буласы килә микән тыңлыйк әле,

Дамир :Мин үскәч абый булам, аннары бабай булам.

Разиль :Ә мин бабай булгач та гел әйбәт малай булам.

Нурислам:Мин үзем әти булам,

Хабир: Ә мин дәү әти булам

Ринат: үскәч кем буласымны мин әле әйтми торам.

Ришат:Ә мин космонавт булам.

Ильдар: Әмин хоккеист булам, капкада сакта торам.

1нче алып баручы:Бала чакта артист кына тугел,ак халат киеп,курчаклар дэвалаган чаклар да була.Кем генэ шофер булып,машиналарда ничек кенэ жилдермэгэн.Янадан бер мэртэбэ бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк эле:"Ромашка" уены.

Биремнэр. 1) Сез - Алмаз Хэмзин.Зал сезне котэ,Алмаз.Сэхнэгэ рэхим итегез.

2) Сезгэ буген 3 яшь тулды.Эти-эниегез сезне котлап яна уенчык машина булэк итте.Эй уйнадыгыз да инде.Безгэ дэ уйнап курсэтегез эле.

3) Иртэ белэн балагызны бакчага озату куренешен курсэтегез.

4) Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче шигырь.

5) Эни ойдэ юк.Бишектэге бэби елапмы-елый.Хич туктамый.Эти кеше,берэр жаен тап.зинхар очен.

6) Сез - Жэвит Шакиров .Зал сезне котэ,Жэвит Сэхнэгэ рэхим итегез.

7) Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче жырыгыз.\

8) Буген бездэ Хэмдунэ Тимергалиева кунакта.

9) Куян. Этэч хэм толке булып курсэтергэ.

10) «Эминэ елый укереп» - шигырень сэхнэлэштерергэ.

Музыкаль пауза.

1нче алып баручы:Шулай итеп,без буген хыял канатларында балачакка,яшьлеккэ очтык.Тормыш дэвам итэ,куп нэрсэлэр алда эле.Эмма барыбызны да гаилэ бэхетеннэн,тыныч.имин тормыштан хэм ометтэн аермасын Ходаем. Бирелгэн библиотека сузеннэн яна сузлэр уйлау

2 нче алып баручы:Ил шаулатыр бэйрэмнэрен булсын Бэйрэме бар халык-бай халык. Буген бездэ бэйрэм.Я эйтегез эле, бэйрэм нэрсэсез булмый? Табынсыз Э табыныбыз милли ризыклардан башка була да алмый.Чонки ин тэмле, ин мактаулы, ин бэрэкэтле ризык ул бездэ генэ-татар халкында.Шулаймы? Я, кайсыгыз килешми?Ягез, эшкэ кучик.Гаилэлэребез узлэренен яраткан ризыкларын тэкъдим итэлэр.

Музыкаль пауза.

1 нче алып баручы:Башына тошсэ, башмакчы буласын,-дигэн бит борынгылар.Гаилэ тормышында кем генэ булмыйбыз:итекче дэ, читекче дэ, министр хэм КГБда.Уены -чыны бергэ без хэзер гаилэлэребезнен житезлеген, тогэллеген сыныйбыз. Бирелгэн хэрефлэрдэн бергэлэшеп "Гаилэгез нык булсын"- жомлэсен язуларын утенэбез. Зал белэн уку.

2 нче алып баручы: Хэр гаилэнен уз казаны.Ул шунда кайный, уз шатлыгы, уз кайгысы хэм элбэттэ инде, узе генэ белгэн, узенэ истэлекле, э бэлки кызыклы да вакыйгасы да була.Ныклабрак сорасак, бэлки ул серне безгэ дэ чишэрлэр. Сэхнэлэштеру, яки сойлэу.

1 нче алып баручы:Татар халкы -эдэпле, дорес сузле, пакъ халык.Эйтем-сузнен бизэге, мэкаль-сузнен жилэге.Бу бэйге мэкальлэргэ бэйле.Хормэтле эти-энилэр, мин мэкальнен башын эйтэм, ахырын сез эйтеп бирерсез

Мэкаль башлыйм, син тогэллэ

Эгэр тапсан сузлэрен.

Эй, сез, дуслар, кемнэр тапкыр

Курсэтсеннэр узлэрен.

Шунысын дэ искэртеп утэргэ кирэк

Мэкальнен ахырын кызыгырак итеп эйтуче дэ исэпкэ алына.

-Оста барда кулын тый, (белгэн барда телен тый).

-Казанга ни салсан...(чумечкэ шул чыга)

-Эшлегэнгэ кон житми...(эшсезгэ кон утми)

-Яхшы гадэт адэм итэр...(яман гадэт эрэм итэр)

-Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи)

-Аз сөйлә, күп (эшлә)

- Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән (мактан)

-Һөнәрле үлмас, һөнәрсез (көн күрмәс)

- Ул ояты - атага, кыз ояты - (анага)

-Атасы барның - (бәхете бар)

-Атасы кем - (углы шул)

-Ата - ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган (әрәм булган)

-Оясында ни күрсә, (очканында шул булыр)

-Баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән (карт итәр).

1 нче алып баручы:Кеше китэ. Жыры кала.Без -кешелэр, бу жиргэ соер-соелер очен гаилэ корып, балалар устерер очен туабыз. Кешелек шулай дэвам итэ.Эле бездэн сон да, буыннан-буынга матур жырларыбыз, куркэм гадэт-эшлэребез кучеп барыр.Кеше исемен йортуче затнын бу тормышта якты эзе, матур жыры калырга тиеш.

2 нче алып баручы:Кон артыннан кон туа. Кеше гомере аккан су кебек, искэн жиллэр кебек тиз генэ утеп тэ китэ. Бу доньяда без яшибез икэн, узебездэн сон калган буыннарга да эти-энине олылау, туган жиребезне, туган телебезне, динебезне хормэт иту, табигатьне саклау кебек куркэм сыйфатларны, гореф-гадэтлэрне яшь буынга тукми-чэчми тапшырырга мирас итеп калдырырга

1нче алып баручы.
Ата-ана хакы дигән Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да Кыйбласын югалтмасын.

Ата-анадан башка Бар нәрсә дә табыла,

Һәр бала ата-анага Изге итеп табына.

Бәйрәм киче бетеп килә. Кунакларга әйтик шуны.

Сәламәтлек, бәхет телик, белмәсеннәр борчуны
2 нче алып баручы :

Бәйрәмнәр гел дә кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын Сезгә шул гына.

Без телибез Сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Жыр:

1нче алып баручы.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

2 нче алып баручы.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә Сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын Сезгә әйтәсе.

1 нче алып баручы.

Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

2 нче алып баручы: Гаилә бәхете - ул уртак бәхет. Кошлар да бит ояларын парлап ясыйлар. Гомер юлыгызны парлап, тигезлектә үтегез. Бер - берегезне саклап-яклап, авыр сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Барыгызга да исәнлек- - саулык, эшегездә зур уңышлар, балаларыгызның эшчән, намуслы, кыю, зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә шатлыклар гына китерүен телибез. Гаилә учагыгыз сүнмәсен һәм сүрелмәсен!


© 2010-2022