Конспект занятия в детском саду на тему Знакомство с числом 10

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Кояшкай" балалар бакчасы






"Ун саны белән таныштыру, таякчыклардан трапеция төзү"



Үткәрде: Исламова Р.М.



Конспект занятия в детском саду на тему Знакомство с числом 10




Мөслим

2010



Тема: 10 саны таныштыру, таякчыклардан трапеция төзү.

Максат:

-Къюзинер таякчыклары белән санауны ләвам итү һәм ун саны белән таныштыру;

-математик мәсьәлә чишү;

- ун санын дәфтәргә язу;

- геометрик фигура - трапеция белән таныштыру;

-таякчыклар белән трапеция төзү;

-алмалар белән уен.

Тәрбияче.Исәнмесез балалар! Кәефләрегез ничек? Нинди сөенечләрегез бар?

Бала. Мин абый булдым!

Кыз. Ә без яңа өйгә көчтек!

Бала.Әби белән бабай синтезатор алып бирделәр.

Тәрбияче. Сөенечләрегез бик күп икән, шулай булгач, кәефләребез дә әйбәт. Әйдәгез, хәзер өстәл янына утырыгыз. Безнең инде бу таякчыклар белән эшләгән бар, шулар белән эшләп алыйк.

1+1=2

Нинди төс белән билгеләдегез? Ничә булды?

Балалар. Ал төс белән ике булды.

Балалар унга кадәр шулай санап чыгалар.

Тәрбияче. Ә хәзер,балалар, мин сезгә табышмак әйтәм. Игътибарлы булыгыз.

Тиен җәен иренмичә,

Чикләвек җыйды.

Тәмле чикләвекләрне ул,

Ояга куйды.

9 чикләвек бер җирдә,

Ә берсе читтә.

Кышын тиен рәхәтләнеп,

Ничә чикләвек чиртә?

Балалар. 10 чикләвек.

Тәрбияче. Ә ун саны ничек килеп чыкты?

Балалар. 9+1=10

Үрнәкне 10 санын тактага куярга. Үрнәк: 9+1=10 да куярга кирәк.

Тәрбияче. Ә хәзер ,балалар, дәфтәрләрне ачабыз. Беренче рәсемнең астындагы шакмакларга саннарны язып куябыз.

Бала тактада саннар куя, ә калганнар дәфтәрдә эшлиләр.

Тәрбияче тактага язылган плакат элә. Бер бала шул саннар арасыннан ун санын табып түгәрәк эченә ала, ә калганнар дәфтәрдә эшли.

Тәрбияче.

Ун санын язу

Бик җиңел генә.

Бер янына ноль куйсаң,

Ун саны килеп чыга.

Балалар дәфтәргә ун санын язалар.

Физминутка.

Кулларыбыз яздылар,

Инде хәзер ардылар,

Әзрәк ял итсеннәр.

Бер-өскә, бер - аска,

Бер-сулга,бер - уңга,

Тагын эшләп китсеннәр.

Тәрбияче. Балалар, сез нинди геометрик фигуралар беләсез әле?

Балалар.Өчпочмак, түгәрәк, турыпочмаклык, овал, квадрат.

Тәрбияче. Бүген без сезнең белән яңа геометрик фигура белән танышырбыз.

Үрнәк эленә.

Тәрбияче. Аның исеме трапеция. Мин сезгә таякчыклар бирәм, әйдәге өстәлдә трапеөия төзеп карыйк. (Балалар төзиләр).

Тәрбияче. Сез төзегән фигура көнкүрештә кулланган нинди әйберләргә охшаган?

Балалар. Көймә, өй түбәсе, савыт, итәк һ.б.

Балаларга тәрбияче тегелгән алмалар бирә, аның эчендә карбыз төшләре. Идәнгә ике обруч куела. Берсенә 9-лы саны, икенчесенә 10-лы саны куелган. Балалар алма эчендәге төшләрне саныйлар, ничә төш булса, шул сан язылган обручка йөгереп кереп басалар. Вакыт калса ике песинең аермасын табалар.




© 2010-2022