Разработка занятия для дошкольников по теме Семья

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтүФев, 8th, 2

Шөгыль барышы:
- Исәнмессез, балалар. Матур итеп утырыгыз, кулларны, аякларны матур куегыз. Балалар, бүген безгә Алсу кунакка килде. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.
- Исәнме, Алсу.
- Исәнмессез.
Ә хәзер менә бу сурәткә карагыз әле. Әлеге рәсемдә сез кемне күрәсез?
- Габдулла Тукайны.
- Әйе, дөрес. Балалар, искә төшерик әле, Габдулла Тукай нинди шигырьләр, әсәрләр язган?
- Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк", "Су анасы", "Шүрәле" әсәсрләрен язган. (иллюстрацияләр күрсәтелә)
- Балалар, ә безнең Алсу Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигырен беләм ди. Әйдәгез, без дә әлеге шигырь белән танышыйк.(шигырьне магнитофон тасмасыннан тыңлау)
- Габдулла Тукай "Безнең гаилә".
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнең беелән бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
- Балалар, әйтегез әле, әлеге гаиләдә кемнәр яши?
- Әти, әни, әби, бабай һәм бер песи.
- Дөрес әйтәсез. Ә хәзер балалар, әйтеп карагыз әле, алар барысы бергә ничек аталалар.
- Алар барысы бергә гаилә булалар.
- Булдырдыгыз, балалар. Гаилә дигән бу кечкенә генә төшенчәгә безнең әти, әни, әби, бабай кебек иң якын кешеләребез керә. Балалар, уйлап карагыз әле, әлеге гаиләдә кем нәрсә белән шөгелләнә?
- Песи өйне тычканнардан саклый.
- Дөрес. Балалар, әйдәгез әле әлеге гаиләнең гаилә альбомын карыйк. Һәр рәсемдә бер гаилә әгъзасы сурәтлән. Әлеге картиналарга карап кем сурәтләнүен, кайда эшләвен әйтегез. Мәсәлән: Бу абый. Ул йортлар төзи. Төзүче булып эшли.
- ______ , беренче рәсемгә карап, кем сурәтләнүен, һәм кем булып эшләвен әйтеп бир әле.
- Бу әти, ул машина йөртә. Шофер булып эшли.
- Дөрес. Икенче рәсемне _____ әйтеп бир әле.
- Бу әни, ул ашарга пешерә. Пешекче булып эшли.
- Булдырдың. Өченче рәсемнен ______ аңлат әле.
- Бу апа, ул күлмәк тегә. Тегүче булып эшли.
- Дүртенче рәсемне аңлатырга тели? _______ аңлат әле?
- Бу әби, ул бәйләм бәйли.
- Бик дөрес. Һәм бишенче рәсемне ______ аңлатсын.
- Бу бабай, ул китап укый.
- Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер әйдәгез "Күрсәт әле үскәнем" уенын уйнап алыйк әле. Алга тезелеп басыгыз.
- Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әтиләр?
- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әтиләр (солдатлар кебек).
- Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әниләр?
- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әниләр (биек үкчәле туфли кигән кебек).
- Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри бабайлар?
- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри бабайлар (кулларын артка куеп. бөкрәеп).
- Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әбиләр?
- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әбиләр (таякка таянып).
- Булдырдыгыз, балалар. Алсу безгә үзенед гаиләсе турында сөйләргә тели. Әйдәгез әле аны тыңлыйк.
- Минем исемем Алсу. Мин әти, әни һәм кечкенә сеңелем белән яшим. Әти табиб, әни сатучы булып эшли. Мин сеңелем белән бакчага йөрим. Мин аларны яратам.
- Балалар, Алсу безне үзенең гаиләсе белән таныштырды. Хәзер без дә үзебезнең гаилә турында сөйлик. Кем Алсуны үзенең гаиләсе белән таныштырырга тели? (балалар теләге буенча 2-3 баладан сорала).
- Балалар, Алсуга сезнең гаиләгез турында сөйләвегез бик ошаган. Ләкин бүген барагыз да Алсуны үз гаиләсе белән таныштыра алмады. Алсуны икенче юлы безгә кунакка килүенә гаилә альбомы ясарбыз. Алсуның китәр вакыты җитте. Әйдәгез аныд белән саубуллашыйк.
- Сау бул, Алсу.
- Сау булыгыз.
- Балалар, бабай, әби, әти, әни барысы бергә кем булалар?
- Алар барысы бергә гаилә булалар.
- Әйе, без бүген дәрестә гаилә турында сөйләштек. Безнең барыбызның да үз гаиләсе бар. Без үз гаиләбезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә тиеш.



© 2010-2022