Конспект ООД: “Милли киемнәр белән таныштыру”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБДОУ №45 «Машенька» города Набережные Челны










Конспект ООД:

"Милли киемнәр белән таныштыру"




Подготовила и провела:

воспитатель

(по обучению детей татарскому языку)

Хурмаева Гульсина Мансуровна




















2015 год

Конспект ООД:

"Милли киемнәр белән таныштыру"


Максат:1.Татар халык милли киемнәрен аера һәм үзенчәлекләрен әйтеп бирү.

2.Яңа сүзләр кертү:алъяпкыч,түбәтәй,калфак , камзул.

3.Пиктограммалар ярдәмендә җөмләләр төзү.

4.Матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Сүзлек өстендә эшләү:

Актив сүзләр:камзул,калфак , түбәтәй.

Пассив сүзләр: алъяпкыч.

Индивидуаль эш:Саша белән авазлар өстендә эшләү.

Алдагы эшләр.Татар халык уеннарын уйнау, иллюстрацияләр карау,музейга экскурсия,шигырьләр, әкиятләр уку.

Методик алымнар: сүзле уеннар,

Җиһазлар:милли киемнәр, кросворд,бүләкләр, рәсемнәр, төсле кәгазьләр, яулык.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче.

-Исәнмесез .Хәерле көн балалар.Хәлләрегез ничек?Хәзер үзебез белән таныштырабыз.

"Төйнәлгән яулык уены.

Тәрбияче яулыкны балаларга бирә. Яулык кемдә кала , шул татар халык мәкален әйтә.

-Синең исемең ничек?

-Сиңа ничә яшь?

-Син кайсы шәһәрдә яшисең?

-Син нинди кыз?

Гаиләң турында сөйлә.

Тәрбияче.

-Балалар , бүген миңа бакчага килгәндә чакыру кәгазе бирделәр.Телестудиягә барасыгыз киләме?

-Әйе.

Тәрбияче

-Сезнең анда булганыгыз бармы?

-Юк.

Телестудия бик еракта .Сез ничек уйлыйсыз анда ничек барып була.?

-Автобуста, трамвайда, самолётта.,ковёр самолётта.

Тәрбияче

-Балалар без бүген ковёр самолётта барырбыз(Ковёр самолёт очып китә алмый.Безгә бер бирем үтәргә кирәк.

Уен "Тиз әйт"(Пиктограммалар буенча)

Пиктограммалар ярдәмендә җөмләләр төзү.

Тәрбияче.

-Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз.Күз алдыгызга китерегез,сез очасыз.(Әкрен генә татар көе ишетелә)

-Менә балалар килеп тә җиттек студиягә.

Бу студия "Могҗизалар кыры "дип атала.Уен уйнап алабыз.

Барабан әйләндерелә.

1.бирем Кроссвордны чиш (Яңа сүз кертү.)

1.Төс(ак)

2.Хәйләкәр , урманда яши, матур койрыклы, ит балык ярата,ул нәрсә?(төлке)

3.Ел фасылы.(яз)

Түтәлдә үсә, тәмле, кызгылт сары төстә.(кишер)

-Балалар нинди сүз килеп чыкты?

-Алъяпкыч.

-Һәрбер бала кабатлый .Иҗекләп әйтелә.

-Алъяпкыч нинди төстә ?

(Алъяпкычның төсенә , бизәкләренә игътибар ителә.Аның татар халык милли киеме икәнен әйтелә.)

Тәрбияче.

-Балалар бергәләп әйтеп карыйбыз.

Ал-ал япкыч ,бу ак алъяпкыч,

Ал-ал -япкыч ,бу зур алъяпкыч.

2 бирем.

Кисәкләрне җый .Һәрбер бала кисәкләрдән камзул рәсемен җыя.

-Камзул татар халык киеме.Аны кызлар да , малайлар да кия.

Кам-кам-зул-зул бу чиста камзул

Кам-кам-зул-зул бу кызыл камзул.

3 бирем.

Барабанда ял минуты чыга.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар .

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә юабыз.

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без .

Менә шундый булган без.

4 бирем.

Барабанда түбәтәй рәсеме чыга.

Һәр бала түбәтәйне тотып, түбәтәй дип әйтеп чыга.

Тү-тү -бә -тәй ,бу кызыл түбәтәй,

Тү-тү бә-тәй, бу матур түбәтәй.

5 бирем.

Бүләк.Калфак.Калфакны тотып карау.Татар хатын кызлар баш киеме икәнен әйтү.

Кал-кал-фак-фак бу матур калфак.

Кал-кал-фак-фак бу кечкенә калфак

-Балалар ,әйдәгез икенче студиягә керәбез.

Модалар студиясе. Бу студиядә модалар күрсәтәләр.

Балалар алъяпкыч, түбәтәй, камзул калфак кияләр.Чиратлашып модалар күрсәтәләр.

-Соня нәрсә кигән?

-Соня кызыл, матур, яңа калфак кигән.Балалар теләсәгез эзкизлар сатып ала аласыз

-Исәнмесез.

-Сезгә нәрсә кирәк?

-Миңа ,зинһар , матур, яшел камзул бирегез әле?.

-Рәхмәт , сау булыгыз.

-Әйдәгез икенче студиягә керәбез.

"Уйныйбыз да ,җырлыйбыз да " дип атала

Уен "Яшел яулык".

Балалар түгәрәк буйлап йөриләр.Бер бала кырыйда.Җыр туктагач яулыкны бер балага бирә.

Балалар бу студия "Нәрсә, кайда? Кайчан "дип атала.

1 бирем

Сезнең белән бакча мөдире Ирина Тимофеевна уйный.

Пиктограммалардан җөмлә төзү.

2.бирем.

Сезнең белән татар төркеме тәрбиячесе Алсу Хузеевна уйный.Нинди татар милли киемнәрен беләсез?

3.бирем.Сезнең белән музыка җитәкчесе Людмила Васильевна уйный.

Рәссам нәрсә бутаган.Курчакны дөрес итеп киендерү.

-Бу студия балалар "Әкияттә кунакта дип атала"

..."Гөлчәчәк әкиятеннән өзек укыла...Гөлчәчәк,көмеш күлгә рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына китте.Гөлчәчәк якында үсеп утыручы кушкаенга менеп утырды.Соры бүре кушкаенның тамырларын казый башлаган .Агач тамырларын тырмый -тырмый гөлчәчәкнең альяпкычына үрелгән. Үткен тырнаклары белән ертып алган. Гөлчәчәк елап җибәргән. Менә аның абыйсы да килеп җиткән.Тик Гөлчәчәк альяпкычын тоткан да катып калган.Абйыйсы Гөлчәчәкне аңлаган.Абыйсы нәрсә аңлаган Сез ничек уйлыйсыз.Әөлчәчәккә ничек ярдәм итәргә.

(Балаларның ничек ярдәм итүләре ачыклана)

.Гөлчәчәккә бүләк итеп алъяпкыч бизиләр ковралинда.

Балалар безнең кайтыр минутлар да килеп җитте.Ошадымы сезгә телестудиядә.? Нинди авырлыклар булды?

Нинди яңа сүзләр исегездә калды?.

Ковёр самолётта бакчага кайту.








© 2010-2022