Мероприятие по профилактике ДТП

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яр Чаллы шәһәре «Алтын каурыйлы кош» 100 нче балалар бакчасы

1нче группа тәрбиячеләре

Нугуманова Ильсеяр Рафиковна, Харисова Лилия Радиковна, Сулейманова Регина Ринатовна


«Кызыл, яшел, сары» күңел ачу сценарие.

(Мәктәпкәчә яшьтәге төркем)


Максат: Ата - аналарның ЮТҺ проблемаларына, ЮЙК үтәү мөһимлегенә игътибарларын җәлеп итү.

Җиһазлау: Балаларга кигертелә торган юл билгеләре; ашыгыч ярдәм табиблары өчен - табиб киеме,аптечка һәм уенчык музыкаль руль; велосипед; автоинспектор өчен - фуражка, жезд һәм сыбызгы.



Күңел ачу барышы:

Балалар залга кереп тезелеп басалар.

1 нче бала.

Исәнмесез, исәнмесез, кадерле дуслар!

Безне мәктәпкәчә яшьтәге балалар җибәрде

Сезгә зур җиңүләр һәм уңышлар теләргә.

Һәм барлык белемдар һәм ни өченнәрдән

Зув һәм ялкынлы сәлам әйтергә!

2 нче бала.

Безнең урам чатларында

Машиналар бик күп.

Юл билгеләрен балмәсәк,

Ансат кына чыгу юк.

3 нче бала.

Светофор утына

Берсүзсез буйсын,

Кызыл яна икән,

Тукта, чыкмый тор!

4 нче бала.

Сары ут янса,

Тукта, сабыр бул!

Ә яшел янса,

Рәхим итеп уз!

5 нче бала.

Һәр бала исендә тотсын,

Дөрес эшли шул кеше:

Юлны аркылы чыгу

Бары яшел ут эше.

6 нче бала.

Җәяүле, җәяүле!

Аркылы чыгу юлын

Син истә тот һәр вакыт.

Җир өстендә, җир астында,

Зебрагада охшаган

Бары шул урын гына

Саклар машиналардан.


1 нче бала.

Лёша белән Люба парлап

Тротуар буйлап бара.

Курыкмыйча йөгерергә

Була ишегалдында

Һәм дә мәйданда.

Сәламәт булыйм дисән,

Чыкма син юлга.

2 нче бала.

Бөтен яктан трамвайлар

Кычкыртып барганда,

Кара аны, йоклама.

3 нче бала.

Юл аркылы чык

Тиеш урында гына!

4 нче бала.

Ашыкма, чапма,

Тукта беразга.

Беркайчан трамвайның

Артыннан чыкма!

5 нче бала.

Урамда һәр чак сез сак булыгыз,

Юл билгеләрен истә тотыгыз.

Бәла - казадан сакламым дисәң,

Кагыйдәләрне һич онытмагыз.

6 нче бала.

Автомобильдә барабыз,

Педальләргә басабыз,

Алга текәлеп карап,

Газга басып алабыз.

Чистарткычлар тамчыларны

Уңга - сулга сөртәләр,

Җил чәчләрне тузгыта.

Без - иң әйбәт шофёрлар!


7 нче бала.

Ашыгалар - чабалар, җаннары бармыни,

Һәрбер машинаныңбар шул үз эше.

Шуңа да иртәдән тотына ул эшкә.

8 нче бала.

Йөк машинасы

Акрын гына бара.

Йөге бик авыр,

Бирми кызуларга.

1 нче бала.

Рельсалар да, мыеклар да

Кирәкми аңа.

Чөнки ул - автобус,

Маршрут буйлап бара.

2 нче бала.

Әгәр ут чыга калса,

Кешеләргә ярдәмгә

Янгын машиналары

Уттан кызу йөгерә.

3 нче бала.

Юлга ишелеп кар яуган.

Үтеп булмас инде дип,

Барлык машиналар да

Боегышып калганнар.

4 нче бала.

Кар җыючы машина,

Шуны гына көткәндәй,

Җәһәт кенә карларның

Җыеп алды барысын да.

5 нче бала.

Су сибүче машина,

Кешеләр уянганчы,

Бер тузанны калдырмый,

Бөтен җирне юдыра.

6 нче бала.

Урамнарны кырып - кырып,

Бөтен җирне юа ул.

Хәтта куак, агачларны,

Һәйкәлне коендыра ул.

Барысы бергә.

Сәламәт булым дисәң,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Яттан белергә кирәк!

7 нче бала.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы

Кычкыртып бара:

(Ике бала «Ашыгыч ярдәм» машинасы булып зал буйлап йөриләр)

  • Тизрәк юл бирегез миңа!

Иртә - кич, көндез дә,

Ярдәм итәм мин

Авыруларга!

(«Ашыгыч ярдәм» машинасына велосипед белән бер бала килеп чыга. Аввтоинспектор аны пуктата.)

Автоинспектор.

«Ашыгыч ярдәм» машинасына юл бирегез!

(Велосипедчы юл бирә, «Ашыгыч ярдәм» машинасыюлын дәвам итә.)

8 нче бала.

Сәламәт булым дисәң,

Юл йөрүкагыйдәләрен

Яттан белергә кирәк!


Балалар «Минем әти шофёр» дигән җыр башкаралар.





© 2010-2022