Родительское собрание Нравственное воспитание в семье

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гаиләдә әхлак тәрбиясе

Җәмгыятебездә зур үзгәрешләр бара. Ул үзгәртеп корулар иң элек яшь буынны тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә чагылыш таба. Милләтебезнең киләчәк тормышы яшьләрнең бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Чыннан да, урамнарда кайвакыт балаларның үзара мөнәсәбәтендә дорфалык, тупаслык, шәфкатьсезлек күреп гаҗәпкә каласын.

Күп кенә гаиләләрдә ата - аналар, әби - бабайлар фәнни педагогиканы бөтенләй белмиләр, ә балаларын, оныкларын тәрбияләүдә шундый осталык күрсәтәләр ки, нәтиҗәдә алар әдәпле дә, эшчән дә, тырышып укыйлар да. Гомумән, алар һәрьяклап үрнәк булып торалар.мондый гаиләдә балалар әби - бабайдан, әти - әнидән килгән гореф - гадәтләр ярдәмендә тәрбияләнә. Бу - чын халыкчан тәрбия.

Шәхеснең үсүендә әхлак тәрбиясенең роле фәнни нигездә дә расланган. Әхлак - тормышны чишмә суыдай сугарып, сафландырып торучы зур көч ул. Аның асылын исә әдәплелек, шәфкатьлелек, аралашу осталыгы, тыйнаклык кебек асыл сыйфатлар тәшкил итә. Әхлак тәрбиясенең нигезе һәм бурычлары - кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы. Бала үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу нәтиҗәсендә дөньяга, кешеләргә карата мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

Кайбер ата - аналар балаларына гел боерып торырга яраталар. Боеру, эш кушу алар өчен тәрбия булып санала. Бала тыштан боеруга буйсынса да, эчтән үз фикерендә кала, әти - әниләренең таләпләренә карата аңарда ризасызлык уяна. Нәтиҗәдә ата - ана үз алдына куйган максатка ирешми, нәтиҗәдә бала гаиләдән читләшә. Тәрбиядә бу алымның кулланылуы бала характерында бик нык чагыла. Бала икейөзле булып үсә, үз -үзенә бикләнә, кырыс һәм астыртынга әйләнә.

Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, гаилә һәм мәктәп бакчаларының алып барган тәрбияви чаралары да бер беренә теләктәшле булырга тиеш. Әгәр дә инде гаиләдә дә , балалар бакчасында да, гомумән, тирә - юньдә дә гуманлы мөнәсәбәтләр тамыр җәйгән икән, бу очракта инде бала күңелендә дә ме ә гуманлык, миһербанлылык кебек әхлак сыйфатлары урын алуы шиксез. Әгәр мөнәсәбәтләр торышы гаиләдә - бер төрле, балалар бакчасында икенче төрле булса, монда инде эш шактый катлаулырак. Бала күңелендә туган гуманлылык хисләрендә тотрыксызлык, ә аның тәртибендә эзлексезлек барлыкка килә. Бер очракта бала үзен гуманлы кеше итеп күрсәтергә, ә икенче очракта үзен чын эгоистларча тотарга мөмкин. Шуңа күрә,гуманлы мөнәсәбәтләрнең гаиләдә дә, балалар бакчасында да. Әйләнә - тирә мохиттә дә саклануга аеруча нык игътибар итәргә, аларның бер үк юнәлештә эшләвенә ирешергә кирәк безгә. Һәрьяклап җитлеккән, камил шәхес тәрбияләү эше шушы тәрбия эшендә катнашучыларның һәммәсеннән дә - ата - анадан да, тәрбиячеләрдән дә бергәләшеп, килешеп эшләүне сорый.

А. С. Макаренко гаиләдә балаларны тәрбияләүгә багышланган лекцияләрендә болай дип язган: "Балаларга тәрбия бирү - тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар - илебезнең булачак гражданнары. Безнең балалар менә дигән гражданнар, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү - ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында алган гаебебез"

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга ихтибар итә һәм әнисе янына килә. "Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактын?" - дип сорый. Әнисе: "Менә син бер начарлык эшләгән саен бер кадак кагып бардым . Күрәсеңме , ничаклы алар!" - ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә карар кыла. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә картая. Әнисе янына берконне килә дә: "Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады . Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем ", - ди. Ә әнисе:"Улым, әйе, син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп, начарлыкларыңы бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калды бит", - ди. Менә сез дә уйга калдыгыз. Уйланыйк әле, хөрмәтле әти - әниләр! Без дә сезнең белән балалар күңеленә миһербанлылык орлыклары чәчик. Алар уңдырышлы җиргә төшсә һәм шытып чыкса, без шат булыр идек! Бу үсентеләрнең җимешләрен күреп сөенергә насыйп булсын барыбызга да!



© 2010-2022