Театрализованное занятие для подготовительной группы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Катнашалар:

Аю Саескан Поши.

Төлке Бүре 2 Юлбарыс

Тиен Кәҗә Куян

Беренче күренеш.

Залга Куян килеп керә. Кулында сумка. Үзе җырлый:

Минем бүген туган көн

Дус-ишләр җыелган көн.

Биербез дә, җырларбыз

Таң атканчы уйнарбыз.
-Ля-ля-ля. Кичкә кадәр вакыт күп булса да, ашыгырга кирәк... Тизрәк кич

җитеп, дуслар килсен иде. Бу машиналарның үтеп киткәнен көтеп торсаң. Әнә, кызыл ут янды . Теге машина килеп җиткәнче, тизрәк чыгып калыйм. .(Йөгерә. Машина көпчәге чыелдаган тавыш ишетелә.)

Икенче күренеш.

(Урман аланы. Җәнлекләр җыелышып утыралар).

Аю.- Барыгыз да җыелып беттегезме?

Тиен. -Керпе дус күренми.

Бүре. - Ул бит бүген каядыр китеп бара иде.

Аю.- Ярар, килеп җитәр. Беләсез инде, бүген куянның туган көне. Нәрсә бүләк итик микән?

Төлке. -Кишер бирсәк.

Поши.- Китап бирик, матур рәсемлене.

Б\ре.- Юк. Барыбер укымаячак ул аны. Мулла буласым юк, диде. Кармак би- рик. Эшсез чапканчы, балык тотып утырыр. Безне аптыратмас.

(Шулвакыт көчкә тын алып Керпе килеп керә).

Керпе.(Елый.) -Ишеттегезме?

Поши.(Куркып).-Ни булды?

Керпе.- Куянны машина бәргән.

Бергә. -Ә-ә-ә.(Аптырап калалар).

Керпе.- Төш вакытында, урман авызында күрдем. Сумка тотып китеп барды.

Бик ашыга иде.

Аю.-Күрә торып машина бәрде микәнни?

Тиен.- Ул бит юл кагыйдәсен өйрәнергә йөрмәде.

Төлке.-Кайсы шифаханәгә алып киттеләр икән?

Бүре. -Шулай итеп туган көн булмый мени? .

Төлке.-Синдә, соры колак, ашау кайгысы гына.

Аю.-Син, саескан, тиз очасың, хәбәрне дә тиз ишетәсең. Шәһәргә барып, ши- фаханәләрне тикшереп кайт.

Саескан.-Ярар, дусларым.(Очып китә).

Төлке. -Исегездәме? Баз янына куйган бер капчык кишер, өч көндә бетте,ди-

дем. Мин аны быел гына белдем. Кылый :"Кишерләрең бик тәмле булды", диде. Шунда бик үпкәләгән идем. Тотсам, кирәген бирәм, дигән идем. Куян-

кай үлде микәнни?(Елый).

Бүре.-Ә минем быел яз, чоландагы бер капчык бәрәңгедән җилләр исте. Ул

бит, бәрәңге бетте, дип йөргән иде. Исән булса, күпме сораса, шулкадәр би-

рер идем.

Кәҗә.-Ә минем ишек төбеннән, ничә баш кәбестә югалды. Шулкадәр дә ачу-

ым килгән иде. Исән генә булсын, мин аңа үзем кертеп бирәчәкмен.

Поши.-Ә минем келәттәге печән, күзгә күренеп кимеде. Куян эше генә. Чөн-\ки почмактагы тишеккә Куян гына сыя.

Аю.-Ул бит безнең якын-тирә батыры иде. Йөгерү буенча аңа тиңнәр юк. Ку-

бок ничә еллар безнең кулда торды... Минем балны да ару киметте. Шулай да мин аңа үпкәләмим, исән генә булсын.

Кәҗә.-Туктагыз әле. Иде дип әйтмик әле. Бәлки ул -исәндер.

(Саескан очып керә).

Саескан.-Шатлык! Шатлык! Куян исән икән бит. Аның башын, кулын бәйлә-

гәннәр. Машина белән китерәләр.

(Шулвакыт машина тавышы ишетелә. Носилкада Куянны өенә ике ак халат-\лы Юлбарыс кертә).

Юлбарыс.-Дустыгызга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтегез. Күрә торып, све- тофорда кызыл ут янганда, кем юлны аркылы чаба инде?(Китәләр).

Аю.-Менә, башбаштаклык юньлегә илтми. Юл йөрү кагыйдәләрен тырышып өйрәнмәгән, шуңа юл йөрү кагыйдәләрен дә белмәгән. Йөрмәгәч, светофор- ның өч төсен каян белсен инде. Ничек теләсәң, шулай йөреп булмый ул. Бө- тенесе өчен дә бер закон билгеләнгән.

Тиен.-Нинди ялгышлык эшләгәнен аңлагандыр инде.

Саескан.-Бүген бит Куянның туган көне. Әйдәгез, без шәһәргә барып, аңа юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткән китаплар алып кайтабыз. Аның хәзер өйрәнергә вакыты күп булачак.

Аю.-Дөрес, Керпе дус. Кемнәр шәһәргә бара? Әлбәттә, юл йөрү кагыйдәлә- рен яхшы белүчеләр. Ул - Төлке белән Саескан, Тиен. Китаплар матур , рә- семле, шигырьле, әкиятле булсын.(Саескан, Төлке, Тиен чыгып китәләр.).

Өченче күренеш.

Кич җиткән. Куян күңелсезләнеп урында ята.

Куян. -Минем начарлыкларым өчен сабак инде бу. Дусларымны рәнҗеттем, сорамыйча әйберләренә кагылдым. Ничек болай килеп чыкты соң бу? Кызыл ут янганда чыктым инде. Әллә башка төстә чыгасы иде микән? Башкалар бе-

лән өйрәнмәдем шул. Янәсе үзем беләм.

(Шау-гөр килеп дуслары килеп керә. Бүлмәдә ут яна.)

Бергә.-Туган көнең белән сине.

Тиен.-Менә, дустыбыз, синең туган көнгә килдек.

Куян.-Рәхмәт инде. Минем сезне сыйларга бернәрсәм дә юк. Алып җитешә

алмадым бит.

Бүре.-Ә без бөтен нәрсәне дә үзебез белән алып килдек. Монда җитәрлек. Без

сиңа кишер дә, кәбестә дә, печән дә, бәрәңге дә, бал да алып кердек.

Куян.-Сез миңа гел яхшылык кына эшлисез. Ә мин сезнең яхшылыкны бәяли белмәдем. Гафу итегез мине. Яңадан мин сезне тыңлармын.

Саескан. -Менә без сиңа юл йөрү турында китаплар бүләк итәбез. Барыбыз да кич утырырга килеп, матур китапларны укырбыз, сине өйрәтербез.

Поши.-Әйдәгез, Куянны туган көне белән котлап җыр җырлыйбыз.

Әй, Куянкай, йомшаккай Урамда йөрсәң ашыкма,

Туган көнеңә килдек. Юл кагыйдәсен онытма.

Белем тулы китаплар, Ашыгып соң ни файда?

Без сиңа бүләк иттек. Кирәк имин йөрергә.

Өйрәтәбез без сине, Әй, Куянкай, йомшаккай,

Кайдан урам чыгарга. Харап була язгансың.

Нинди урында уйнарга, Менә шулай була ул,

Кайсы яктан барырга. Юл кагыйдәсен белмәсәң.

Кәҗә.(Светофорны күрсәтеп.)-Мин сиңа бер рәсем дә алып кердем.Бу нәрсә?

Куян.-Светофор.

Аю. ( "Светофор" Г.Ә.Галиева шигыре.)

Юлда булсаң, бул өлгер .

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

Керпе. Мин-светофор.

Һәр баланы күзәтәм.

Юлны аркылы чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтәм.

Саескан. Кызыл утымны яндырсам,

Туктап кал син, ашыкма!

Юлда барган машиналар

Үтеп китсен барсы да.

Бүре. Сары утымны яндырсам,

Игътибарлы, әзер бул!

Хәзер яшел утым яна-

Юл ачык, дигән сүз ул.

Тиен. Яшел ут янганда гына

Чыгарга кирәк юлны.

Исән-сау йөрегез диеп

Озатып калам сезне.

Поши.-Ә мин сиңа юл билгеләрен күрсәтәм.

"Ак өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

Кыю атла юл аркылы

Мин булганда. әйдәле!"

-Бу билге-"Җәяүле сукмагы" дигәнне аңлата.

"Сары түгәрәктә кеше

Әйтә кебек шул хакта:

Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла!"

-Бу билге-"Җәяүлегә юл юк" дигәнне аңлата.

"Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап-ак шакмак?"

-Бу билге-"Юл юк" дигәнне аңлата.

Куян.-Светофорның кызыл утында юлны чыгалар дип уйладым. Янгач, чы-

гып киттем.

Тиен.-Светофорның төсләре нәрсә аңлатканны син белмәгәнсең инде. Харап була язгансың. Моннан соң синең укуың белән кызыксынып торачакбыз.

Укулар башланганчы син савыгасың әле.

Куян.-Барыгызга да рәхмәт, мине авыр вакытта ташламаганыгыз өчен. Мин

бик тыңлаучан булырмын. Юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнермен.

Саескан. -Мин сиңа бер табышмак әйтәм. Уйла әле.

Барасың, барасың,

Башына чыгалмыйсың.

Ул нәрсә?

Куян.-Урман.

Саескан. -Юк шул. Юл-ул.

Тиен.-Хәзер мин әйтәм.

Арбасы бар, аты юк,

Тәртә-мазар заты юк.

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә.

Ул нәрсә?

Куян.-Мотоцикл.

Тиен.-Белмәдең. Автобус.

Кәҗә.-Әйдәгез, өстәл янына рәхим итегез. Бергәләп сыйланыйк, чөнки бүген

Куян дустыбызның туган көне. (Куян белән сыйланалар.)

Аю.-Куянкай, хәзер бик соң инде. Ял итәргә кирәк сиңа да. Без иртән хәлеңне

белеп чыгарбыз. Кичкә тагын бергә җыелырбыз. Юл кагыйдәләрен өйрәнер-

без.

Куян. -Рәхмәт, сезгә дусларым. Шундый авыр вакытта мине ташламаганыгыз

өчен. Әле дә сез бар.

Бергә.-Туган көнең белән! Тәмле төшләр сиңа.(Ут сүнә).


© 2010-2022