Чуртан кушуы буенча яңа елга күңел ачу чарасы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Чуртан кушуы буенча"

Яңа ел бәйрәме сценариесе

Төзүче: Р.А.Мортазина


Чуртан кушуы буенча яңа елга күңел ачу чарасы


А.б. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле бакчада эшләүче апаларыбыз,кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар!Сезне барыгызны да Яңа 2013 ел белән котлыйбыз.Сезгә ныклы сәламәтлек,шатлык,гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын. Ә хәзер бәйрәмебезнең төп хуҗаларын түргә чакырыйк.

Матур бәйрәмчә көйгә балалар керәләр.

1 нче бала.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

2 нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? - диеп сорасагыз,

Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Җыр: "Чыршы янында"

А.б. Яңа елда һәммә йөрәк, күңел сафлана,

Ә бездә яңа, серле әкият башлана.

Ак яулык ябынган ана чыга:

Ана: Емеля, Емеля, утынга барып кайтчы?

Емеля: Барасым килми, төш күрәм әле.

Ана: Емеля, Емеля, бәлкем су алып кайтырсың?

Емеля: Вакытым юк, төш күрәм әле.

Ана: Емеля, Емеля, боткаң суына

Емеля сикереп тора.Ботканың юклыгын күреп башын кашый.

Емеля:

Эх, әни, шундый матур төшне күреп бетерергә бирмәдең.( Суга китә)

Коедан чуртан балыгын тартып чыгара.

Чуртан: Емеля, җибәр мине , мин синең һәммә теләгеңне үтәрмен.

Син бары тик әйт: "Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча",-дип.

(Емеля чуртанны җибәрә)

Емеля: Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән, чиләкләрем үзегез өйгә кайтыгыз

(Бию көе яңгырый .Ике бала килеп чиләкләрне күтәреп кайтып китә, Емеля кулын кесәсенә тыгып, артларыннан биеп бара .)

Емеля: Я, нинди теләк теләргә инде. Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча, минем тирәмдә матур-матур кызларның биеп йөрүен телим.

"Матрешкалар" биюе

Емеля: Ну рәхмәт , чуртан. Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча

инде минем балалар бакчасының чыршы бәйрәмен дә күрәсем килә.

А.б Исәнме, Емеля, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит.

Тышта нурлы, күңелле,

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап-биеп каршылыйбыз,

Яңа ел таңы атты.

Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.

Бар табигать ап-ак кардан

Яшел юрган ябына,

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Бизәкләрең тагын да

Матуррак балкысын,

Сәйләннәрең нур сипсен,

Җем-җем утлар кабынсын.

Кар бөртекләре

Җем-җем итәләр.

Җил искән саен

Очып китәләр.

Ап-ак кар яуган

Урам агарган

Чыршы бәйрәмгә

Килде урманнан.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, җем-җем утлар кабынсын дидек тә,чыршыбызның утлары янмаган ич әле. Әйдәгез утларын кабызыйк.

Әйдәгез, үзебезнең тылсымлы сүзләребезне әйтик

Чыршы-чыршы кабын син
Утларыңны яндыр син !

(Чыршының утлары кабынып китә)

А.б. Әйдәгез хәзер бергәләшеп чыршыбызга багышлап җыр да җыйрлыйк

"Чыршыкай-купшыкай" җыры

. Алып баручы: Балалар,бәйрәмебез күптән башланса да, нигәдер Кыш бабай белән Карчәчәк күренмиләр ич әле. Әйдәгез бергәләп чакырабыз.

Бергә: Кыш бабай, Карчәчәк

Килегез тизрәк.

А.б. Кыш бабай ишетмәде ахры, һаман килми.Әйдәгез тагын бер чакырыйк Кыш бабайны.

Барысы бергә: Кыш бабай, а-а-у-у-у!

Ишектән Кыш бабай күренә.

Кыш бабай: А-а-у-у! Мин монда. Сезнең бакчагызны бик озак эзләдем, алай да чакырып тавыш бирдегез, шуны ишетеп килдем.

Исәнмесез, балалар, Исәнмесез, кунаклар! Сезне Яңа ел белән котлыйм!Акыллы, дәү булып үсүегезне телим. Ничек матур итеп киенгәнсез, урманымдагы иң матур чыршы да кунакка килгән үзегезгә.

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым,
Бәйрәмнәр гөрләп торсын.
Күкләр гел аяз булсын,
Җир йөзендә бар балалар
Бәхетле, таза булсын.
Яңа ел белән сезне.
Кыш бабай. Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,
Сез дә үсеп җиткәнсез.
Рәхмәт сезгә, балалар,
Мине сагынып көткәнсез.
Балалар Кыш бабай турында җырлар җырлыйлар, төрле уеннар уйныйлар, шигырьләрен сөйлиләр. Кыш бабай аларны мактый.

Чыршы тирәли җыр "Кыш бабайны биютү" җыры

А.б. Кыш бабай, Карчәчәк әйдәгез бер биеп алый әле. (Бииләр)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

Кыш бабай, кыш бабайЧуртан кушуы буенча яңа елга күңел ачу чарасы

Безгә бик таныш бабай

Сакал - мыек ап-актан

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән

Бүреген кыңгыр кигән

Әйлән -бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата

Безгә конфетлар бирә

Үзе елмая - көлә

Кыш бабай безгә тагын

Яңа ел алып килә.

Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

Елмаеп ул эндәшә

Исәнмесез, дусларым!

Ямьле бәйрәм көнендә

Булсын сезгә котлавым.

Бизәкләрең тагын да

Матуррак балкысын,

Сәйләннәрең нур сипсен,

Җем-җем утлар кабынсын.

Яңа ,яңа,яңа ел

Бүген шундый яңа ул!

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

Дуслар белән җыелдык

Бергә шундый күп булдык.

Әйлән-әйлән уйнарга

Кулны -кулга тотындык

Сөйләп бетергәч Кыш бабай яңадан торып әрле-бирле йөри башлый

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3-4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Елаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Ни булды, кем елый? Чуртан кушуы буенча яңа елга күңел ачу чарасы

Иркәбикә керә, үкереп елый.

Кыш бабай. Ә...ә...ә... бу син икән, Иркәбикә, һаман шул начар гадәтеңне ташламадыңмы әле? Ни булды тагын? Нигә елыйсың инде? Ничек тынычландырыйм инде бу кызны, бәйрәмнең ямен җибәрде ләбаса.

Иркәбикә (буш урындыкка утырып елый). Эссе! Миңа эссе!

Карчәчәк.

Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре тезелешеп килеп, биеп кире утыралар.

Иркәбикә (аяк тибеп). Миңа салкын!

Кыш бабай. Кызкайны җылытыгыз, тизрәк юрган китерегез!

Иркәбикә (бераз дәшми утыра һәм кинәт кычкыра). Якты! (Утны сүндерәләр.) Караңгы! (Утны кабызалар.) Якты! (Тагын сүндерәләр.) Караңгы! (Кабызалар.) Күңелсез! (Елый.)

Кыш бабай.

Балалар, бире килегез!

Тизрәк бер бию биегез!

биюЧуртан кушуы буенча яңа елга күңел ачу чарасы

Иркәбикә тагын елый башлый.

Кыш бабай. Ни эшлик инде бу елак белән? Тәки бәйрәмне бозарга маташа бит бу.

Алып баручы. Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.

Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.) Көл, Иркәбикә!

Иркәбикә кычкырып көлә башлый.

Кыш бабай (тагын бер бөртек сакалын өзеп пышылдый). Бие, Иркәбикә!

Иркәбикә биергә тотына.

Кыш бабай, Карчәчәк, алып баручы - бар да бергә биеп китәләр.

Иркәбикә. Нинди күңелле икән еламагач. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай. Балаларга да күңелле булсын әле, әйдәгез, бергәләп биик.

Күмәк бию."Губки бантиком" биюе

Иркәбикә. Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Тик, Иркәбикә, сиңа бүләк булмас ахры.

Иркәбикә. Нигә инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Нигә дип сорап торган буласың тагын. Елак бит син, кирәксә дә елыйсың, кирәкмәсә дә.

Иркәбикә. Юк, Кыш бабай. Башка һич тә еламам.

Кыш бабай. Ярар, карап карарбыз алайса. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.) Болай булгач, күчтәнәчсез калдыгыз барыгыз да. (Иркәбикә үкереп елый башлый.) Ә мин, балалар, Иркәбикәне генә сынамакчы булган идем. Ул еламаска сүз бирде, үзе сүзендә тормый бит.

Иркәбикә (кинәт елаудан туктый). Юк, юк, Кыш бабай, онытылып кына киттем, еламыйм.

Кыш бабай. Ягез, җитез җәнлекләрем, минем капчыкны алып керегез әле.

Балалар,чанага салынган капчыкны тартып керәләр.

Кыш бабай: Кая әле, мин дә бүләгемне сезгә бирим. Капчыкны ача, аның эченнән яңа ел булып киенгән бала чыга. Рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән түрдән уз.

Яңа ел

Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты -

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.Чуртан кушуы буенча яңа елга күңел ачу чарасы

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Сау бул, Кыш бабай.

Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

А. Б. Безнең бәйрәмебез әле дәвам итә. Әйдәгез чыршы тирәли бер җыр җырлап әйләнәбез.

Җыр:"Маленькая елочка"

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр.


© 2010-2022