Мастер –класс Аз хәрәкәтле уеннар

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат: Аз хәрәкәтле уеннар үткәрү буенча булган тәҗрибәне балалар бакчасында эшләүче педагоглар арасында гомумиләштерү һәм тарату.

Җиһазлар: туп,яулык,түбәтәй, маскалар.

I өлеш

Аз хәрәкәтле уеннар нәниләрнең хәрәкәт үсешенә йогынты ясый, алар балаларның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлеген, хәтерен, дикъкатен арттырырга, тапкырлык, зиһенлелек үстерүгә, күрү, ишетү әгъзаларының камилләшүенә зур ярдәм итә. Әлеге уеннар ярдәмендә балаларда сабырлык, түземлелек, кыюлык, намуслылык кебек әхлакый сыйфатлар да тәрбияләнә. Кайвакытта мондый уеннар күп хәрәкәтле уеннардан соң балаларны тынычландыру, ял иттерү өчен дә кирәк булалар.

II өлеш

Туп йөртеш

Балалар санамыш ярдәмендә бер «көтүче» сайлап куялар. Калганнары көтүчене уртада калдырып кысылыбрак түгәрәкләнеп басалар, кулларын артка куялар. Берсенең кулында кечкенә туп була. Аны ул арттан кулдан кулга йөртә башлый. Бу вакытта көтүче күзләрен йомып тора. Бераздан соң балалар көтүчедән: «Туп кемдә?» -дип сорыйлар. Әгәр көтүче дөрес әйтсә, ул кулында туп булган уенчының урынын ала. Ә тегесе көтүче булып уртага баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Ашханә

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгып баса һәм түгәрәктәге балаларның һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйга турында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәре керү мәҗбүри.Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. "Ашханә" дигән сүз чыкккнда барлык балалар да әйләнә. Уен түгәрәктә бер генә калганчы дәвам итә. Ул җинүче була.

Мәкаль әйтеш

Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

- Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, «бер, ике, өч...» дип, алтыга кадәр санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә, уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң ...» -дип, яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа: «Шуны урырсың»,- дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

Ыргытучы. Кем эшләми ...

Яулык тигәне. Шул ашамый.

Ыргытучы. Какма кеше капкасын ...

Яулык тигәне. Үз капкаңны кагарлар.

Ыргытучы. Ачтан үлсәң дә ...

Яулык тигәне. Ата-анаңны ташлама.

Ыргытучы. Ачы булсаң, тоздай бул ...

Яулык тигәне. Татлы булсаң, балдай бул.

Ыргытучы. Бер тиенлек куян ...

Яулык тигәне. Ун тиенлек зыян.

Ыргытучы. Берәү туеп сикерә ...

Яулык тигәне. Берәү туңып сикерә.

Ыргытучы. Ашаганда колагың селкенсен ...

Яулык тигәне. Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен һ. б.

Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәза бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә

Төсләрне дөрес сайла

Балалар, бүлмә буйлап, бер-берсеннән араларын ерак итмичә, кеглилар яисә кечерәк уенчыклар куеп чыгалар. (Уенчыкларны бала биеклегендәге урыннарга да эләргә мөмкин.) Аннары балалар берникадәр вакыт күзләрен йомып торалар. Күзләрен ачмыйча гына, идәнгә нинди уенчыклар куелуын искә төшереп әйтәләр. Күзләрен ачкач, уенчыкларны төсләре, зурлыклары буенча төркемләргә мөмкин. Мәсәлән, балалар башта сары төстәге уенчыкларны кәрзингә җыеп салалар, аннары яшел, кызыл һ. б. Уенчыкларның берсенә хат беркетергә була. Хатта: «Балалар, мин сезне әкият иленә кунакка чакырам. Әкиятче бабай»,- дип язылган. Әлеге серле хатны бергәләп укыганнан соң, балаларга берәр әкият сөйләргә мөмкин.

Буталчык

Санамыш ярдәмендә әйдәүче билгеләнә. Ул бүлмәдән чыгып тора яисә уйнаучыларга арты белән борыла. Калган балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап басалар. Тәрбияченең сигналы буенча, балалар ничек кенә булса да буталырга тырышалар: тотынышкан куллар астыннан чыгалар (үз кулларын ычкындырмыйча), куллар аша атлап чыгалар һ. б. Әйдәүче бүлмәгә кергәч, әлеге буталчыкны тәртипкә салырга, түгәрәкне үз хәленә кайтарырга тырыша.

Моңа нишләргә?

Уен башында һәр уйнаучыдан берәр әйбер (кулъяулык, йөзек, галстук, конфет, брелок һ. б.) алына. Алар тартмага (яисә бер уйнаучының баш киеме эченә) салына.Ике бала уенны алып баручылар итеп билгеләнә. Аларның берсе, уйнаучыларга арты белән борылып, урындыкка утыра. Икенчесе тартмадан бер әйберне ала да аны уйнаучыларга күрсәтә һәм беренче алып баручыдан (ул әйберне күрми): «Моңа нишләргә?» - дип сорый. Беренче алып баручы төрле биремнәр әйтә: биергә, шигырь сөйләргә, җырларга, бер аякта 5 тапкыр сикерергә, өстәл астында әтәч булып кычкырырга һ. б. Һәр уйнаучы үз әйберен әйтелгән биремне үтәгәннән соң гына ала ала.

III өлеш

Хөрмәтле татар халык иҗатын сөюче дуслар, минем белән күңелле итеп уйнаганыгыз өчен рәхмәт!



© 2010-2022